24–27 август көннәрендә Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә кикбоксинг буенча Казан мэры кубогы була. Ярышлар ике юнәлештә – тулы контаклы көрәш һәм «К-1» кагыйдәләре буенча оештырыла. Рингка Россиянең 22 төбәгеннән 400дән артык спортчы, шулай ук Кытай һәм Беларусь көрәшчеләре чыгачак. Бу чара турында аппарат киңәшмәсендә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.
Кикбоксинг буенча Казан мэры кубогы ярышлары икенче тапкыр уздырыла. Турнир бөтенроссия ярышлары һәм G-Pro лигасы версиясе буенча профессиональ көрәш мәйданчыгына әвереләчәк.
Көрәшләр ике юнәлештә каралган: 13 яшьтән 40 яшькә кадәр егетләр арасында «Фулл-контакт», ягъни тулы контаклы көрәш һәм 15 яшьтән 40 яшькә кадәр көрәшчеләр арасында «К-1» кагыйдәләре буенча булачак.
Турнирда танылган спортчылар катнашачак. Алар арасында Азия чемпионы, Кытайның гамәлдәге чемпионы, кикбоксинг һәм фри-файт буенча Кытай кубогы иясе Чжан Минъян, G-Pro лигасының дөнья чемпионы, Россия чемпионатының күптапкырлы призеры, кикбоксинг буенча Дөнья кубогы җиңүчесе Илья Соколов, спорт мастеры, Татарстанның әйдәп баручы сугышчысы Руслан Хаитов һәм спорт мастеры, кикбоксинг һәм муай-тай буенча Беларусьның күптапкырлы чемпионы Секу Бангура бар.
«Балаларыбыз төрле спорт төрләрендә үзләрен сынап карасын һәм сәләтен ачсын өчен шартлар тудыру мөһим. Универсиадага һәм аннан соң узган зур халыкара чараларга әзерлекне тикшереп, без өч төп нәтиҗәне аерып күрсәттек. Беренчедән, бу – сәламәт яшәү рәвешенә карата массакүләм кызыксыну. Спорт белән шөгыльләнү яшьләр арасында яхшы гадәткә керде – алар йөзү, җәяү йөрү, футбол, хоккей уен төрләре, падел яки өстәл теннисы белән шөгыльләнә. Бу инде яшәү рәвешенә әверелде. Икенчедән, без җиңүчеләр саны кискен артуын күрәбез. Көн саен минем өстәлгә Россия, Европа һәм дөнья чемпионатлары, Кубок этаплары призерлары турында хисаплар ята. Балаларыбыз, яшүсмерләр һәм профессиональ спортчылар Казан белән горурланырга һәрвакыт сәбәп бирә. Өченчедән, шәһәребез халыкара спорт өчен бик кирәкле мәйданчыкка әйләнде. Бу атнада без БРИКС илләренең иң көчле спортчыларын кабул итәбез. Бу дәрәҗә безнең өчен гадәти күренешкә әйләнсен өчен, без җентекләп һәм һөнәри нигездә әзерләнәбез», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Казанны спорт башкаласы дәрәҗәсенә күтәргән әлеге зур чараларны оештырырга ышаныч белдергәннәре өчен, мэр федераль үзәк җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.
«Бәйрәмнең соңгы көнендә – 27 августта – төп вакыйга БРИКС илләре чемпионы исеме өчен авыр һәм ярым авыр үлчәмдәге титуллы көрәшләр булачак. Рингта билбау гына түгел, ә үз исемеңне тарихка язып калдыру мөмкинлеге сынала», – дип билгеләп үтте Линар Гарипов.
Турнирны карарга теләүчеләр өчен мең данә билет әзерләнгән. Теркәлү шарты белән Физик культура һәм спорт комитеты бушлай тапшырачак.
Линар Гарипов ике ел эчендә кикбоксингка карата кызыксынуның сизелерлек артуын әйтте. Бүген Казанда бу спорт төре белән 350–400 бала һөнәри тренерлар җитәкчелегендә даими шөгыльләнә.
Хәзер яшүсмерләр клубларында махсус секцияләр ачылды, «Идел» олимпия резервы мәктәбендә кикбоксинг бүлеге эшли башлады. Анда балалар рәсми рәвештә спорт дәрәҗәләре ала.
Быел сентябрьдә Голубятников урамында Кикбоксинг үзәге ачылачак. Бу бина һәр көнне 180гә кадәр бала һәм яшүсмер шөгыльләнә алсын өчен махсуслаштырылган мәйданчык булачак.
«1 сентябрьдән Кикбоксинг үзәге базасында спорт мәктәбе бүлеге тулы куәткә эшләячәк, шулай ук бу спорт төре яңа ачылган «ФИЗРА» спорт үзәгендә де булачак».
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Казанда кикбоксинг буенча беренче тапкыр төбәкара Мэр кубогы узган иде. Ул чакта өч көн эчендә (22–24 август) Россиянең 10 төбәгеннән 103 спортчы көч сынашкан.