Партия җирле бүлегенең ХХXIII Конференциясенең икенче этабында Казан Мэры, «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлеге секретаре чыгышы
Хөрмәтле конференция делегатлары һәм кунаклары!
Хөрмәтле Фәрид Хәйруллович!
Уважаемые делегаты и гости конференции!
Быелгы 2020 ел тарихка истәлекле юбилейлар елы - ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елы буларак кына түгел, ә вирус таралу белән бәйле катлаулы сынаулар чоры буларак та кереп калачак.
Берничә көн эчендә безне чолгап алган дөнья тамырдан үзгәрде. Без бөтенләй яңа һәм барыбыз өчен дә куркыныч булган яңа чынбарлык белән очраштык.
Вирус таралу белән бәйле чикләүләр шәһәр икътисадын җитди какшатты. Әмма кешеләрнең тормыш иминлеге - иң югары өстенлек.
Без эшмәкәрләребезгә вәзгыятьне аңлаганнары һәм аек бәяләгәннәре өчен чиксез рәхмәтлебез. Үз ягыбыздан без бизнеска ярдәм итү буенча күп кенә чаралар күрдек. Болар:
муниципаль парковкалар эшенең яңа режимы;
- җәйге верандаларны бушлай урнаштыру;
- Төзекләндерү кагыйдәләрен бозу буенча штрафларга мораторий;
- реклама конструкцияләрен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә шартнамәләр буенча түләүләрне кичектерү;
- иң күп зыян күргән тармакларда эшләүче эшкуарларны аренда түләвеннән азат итү;
- ташламалы шәһәр кредитлау программасы буенча кредитларны реструктуризацияләү;
- үзмәшгульләр өчен грант программасы.
Барлык бу чаралар бизнеска, беренчел бәяләүләр буенча, якынча 760 миллион сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Һәм җавап рәвешендә бизнес та читтә калмады. Кризисның иң югары ноктасында мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары, медикаментлар, гигиена чаралары, бушлай транспорт белән ярдәм иткән хәйриячеләргә зур рәхмәт. Хәзер конкрет исемнәрне һәм предприятиеләрне санап тормыйм - изге эшләр сөйләнеп йөрүне сорамый.
Мин чын күңелдән бу көннәрдә пандемия белән көрәштә алдынгы сафта торучылар - табибларыбыз алдында баш ияргә телим. Алар кешеләрнең тормышын коткару өчен үзләренең сәламәтлеген куркыныч астына куеп, катлаулы шартларда эшлиләр. Без, кулыбыздан килгәнчә, аларга азык-төлек, яшәүне оештыру, автомашиналар белән, транспортта бушлай йөрү билетлары белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтәбез. Дай Бог им выстоять и победить!
Аллаһы Тәгалә аларга бу көрәштә җиңеп чыгарга насыйп итсен!
Шәһәр халкына ярдәм итү юлына баскан волонтерларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Алар үзләренең уңай энергиясе һәм игелек кылуга ихлас омтылышлары белән үзләренә тарталар.
Уважаемые коллеги! Хөрмәтле коллегалар!
Шушы көннәрдә илнең төп канунына төзәтмәләр өчен гомумхалык тавыш бирүе узды. Ул төрле яшьтәге һәм сәяси караштагы россиялеләрнең Конституциядәге үзгәрешләрне хуплавын күрсәтте. Казанда сайлаучыларның 64%-ы тавыш бирде, шуларның 80%-ы диярлек төзәтмәләрне хуплап чыкты.
Без Мәскәүдә зур Җиңү парадының шаһитлары булдык, ул бөтен дөньяга Россиянең куәтен, аның фашизм белән сугышта җиңүче ил булу статусын күрсәтте. Казанда да Җиңү көнен бәйрәм итү лаеклы дәрәҗәдә узды. Партиялеләр барлык бәйрәм проектларында, ветераннарыбызга шефлык итүдә актив катнашты.
3 миллионга якын кеше Казанга хезмәт батырлыгы шәһәре дигән мактаулы исем бирү турындагы инициативаны хуплады. Сугыш елларында шәһәрнең барлык предприятиеләре диярлек хәрби продукция чыгару рельсларына басты. Бу безнең хәтердә мәңгегә калачак хезмәт батырлыгы.
13-нче сентябрьдә узачак Татарстан Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлаулар шәһәребезне үстерүдә яңа этапның башлануы. Ул иртәгә Казанның нинди булачагын, гражданнарыбызның тормыш сыйфаты ничек үсәчәген билгеләячәк.
Партия конференциясендә Татарстан Президенты вазифасына кандидат итеп республика һәм аның башкаласы үсешенең төп трендларын алга куючы тәҗрибәле һәм көчле лидер Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тәкьдим ителде. Безнең киләчәккә планнарыбыз зур, һәм без аларны турыдан-туры Президентыбызның яңа срокка сайлануы белән бәйлибез. Шушы елларда ирешелгән бөтен нәрсә - Рөстәм Нургалиевич җитәкчелегендәге бердәм команда эшенең нәтиҗәсе. Бер генә шәһәр проблемасы да аның шәхси игътибарыннан читтә калмый. Җавапсыз калган бер генә сорау да юк.
Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович!
Сезнең йөзегездә республикабызның барлык җитәкчелегенә - шәхсән Сезгә һәм Дәүләт Советы депутатларына, Министрлар Кабинетына, барлык хакимият һәм идарә органнарына - дустанә, конструктив һәм нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез, шуның нәтиҗәсендә Казан елдан-ел барлык юнәлешләр буенча призлы урыннар алып тора. Рейтинглар өчен генә түгел, беренче чиратта, шәһәр һәм республика халкы өчен үсеш ала.
Коллегалар!
Бүгенге конференция бурычларының берсе - 2020 елның 13-нче сентябрендә партиядән Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлауларда катнашачак кандидатларны тәкъдим итү.
Алар барысы да праймериз процедурасын үтте, нәтиҗәләр буенча бердәм сайлау округы буенча партиядән 30 кандидат һәм бермандатлы округлар буенча 17 кандидат билгеләнде. Аларның өчтән икесе - яңа затлар, һәм без яңа кандидатлар Татарстан башкаласы өчен эшләргә әзер булган профессионаллар командасын тәшкил итәр, дип өметләнәбез.
Хәзерге депутатлар составы белән без тырышып эшләдек һәм күп нәрсәгә ирештек. 5 ел элек, шәһәр Думасы депутатларының чираттагы сайлаулары алдыннан без үзебезгә 12 бурыч-өстенлекләр куйган идек. Алар барысы да гамәлгә ашырылды һәм арттырып үтәлде.
Казанда футбол һәм су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары, WorldSkills, башка күренекле халыкара чаралар югары дәрәҗәдә узды.
Бу чорда кешеләр өчен 4 млн 124 мең квадрат метр торак төзеп, без төзелештә зур алга китеш ясадык.
Казан торак фондына капиталь ремонт темплары һәм сыйфаты буенча Россия шәһәрләре арасында флагман булды.
Соңгы биш елда 39 балалар бакчасы һәм 13 мәктәп төзелде, 85 балалар бакчасы һәм 57 мәктәп капиталь ремонтланды.
2018 елда Казан дөньяның иң чиста шәһәрләре бишлегенә керде.
2019 елда Казан юл хуҗалыгы торышы буенча Россиядә беренче урынны алды.
5 ел эчендә мең ярымнан артык ишегалды ремонтланды.
Башкала халкының һәм кунакларның яраткан ял итү урыннарына әверелгән 98 парк һәм сквер заманча төс алды. Тулысынча кипкән ике күл - Зур һәм Якты Аккош күлләре яңадан торгызылды.
Казан югары технологияле медицина һәм сәламәт яшәү рәвеше шәһәре булды.
Европа дәрәҗәсендәге медицина учреждениеләре төзелде, 80-нән артык хастаханә һәм поликлиникалар ремонтланды, 100-дән артык спорт мәйданчыгы һәм 15 заманча спорт объекты төзелде.
Спорт башкалада яшәүчеләрнең яртысы өчен диярлек (49,54 %) яшәү стиленә әверелде, бу, медицинадагы уңышлар белән беррәттән, 75,5 яшькә җиткән казанлыларның гомер озынлыгына уңай йогынты ясады. Бу 5 ел элек булганнан 4 ел ярымга диярлек күбрәк.
Өлкәннәр турында кайгырту белән бергә без яшьләргә ярдәм итүгә дә зур игътибар бирәбез. Өстәвенә, бездә 30 яшькә кадәрге 500 мең кеше бар, бу Оренбург, Кемерово, Пенза кебек өлкә үзәкләре халкы белән чагыштырырлык.
Яшьләргә белем бирү һәм тормышта үз-үзләрен табу, буш вакытны уздыруны оештыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Яшүсмерләр клубларын һәм шәһәр яны лагерьларын ремонтлау буенча моңарчы күрелмәгән эш алып барыла.
Президентыбыз ярдәме белән тарихта беренче мәртәбә В.И.Ленин исемендәге мәдәният йорты, «Заречье» мәдәният сарае, «Мәскәү» мәдәният үзәге, «Сәйдәш» мәдәният йорты һәм Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты капиталь ремонтланды.
2019 елда Казан 2023 елда Европа яшьләр башкаласы исеменә дәгъва кылучы һәм Forbes версиясе буенча Россиянең иң перспективалы шәһәрләре унлыгына керде.
Коллегалар!
Казан үсешенең югары дәрәҗәсе шәһәр халкының югары дәрәҗәдәге ихтыяҗларын тудыра. Без проблемалардан качмыйбыз, без алар турында беләбез, чишү юлларын төгәл күз алдына китерәбез һәм аларны эзлекле хәл итәбез.
Казан шәһәр Думасы сайлауларына без яңа гамәлләр программасы белән барабыз. Аның нигезендә - кешеләр турында кайгырту, яшәү өчен уңайлы мохит булдыру, үз-үзеңне табу өчен мөмкинлекләр һәм шартлар тудыру.
Социаль тикшеренүләр күрсәткәнчә, казанлыларның яртысыннан күбрәген пандемиядән соң нормаль яшәү рәвешенә кайту мәсьәләсе борчый, ә икенче урында гаилә керемнәрен торгызу тора. Шуңа күрә безнең тарафтан программа өстендә коронавируска кадәр үк башланган эшебез яңа чынбарлыкны исәпкә алып төзәтелде. Бурыч катлаулы, өстәвенә анда бүген дә билгесезлекләр күп. Әмма халыкта «Күмәк күтәрсә, күлне күчерер» дип очраклы гына әйтелми.
Аның нигезендә - дүрт төп блок.
Аларның беренчесе - сәламәт җәмгыятьне формалаштыру, саклап калу һәм ныгыту. Игътибарыгызны шуңа юнәлтәсем килә: физик яктан да, әхлакый яктан да сәламәт.
Безнең бурычлар.
Беренчедән, сәламәтлек саклау системасын үстерү, аны дәүләт сәясәтенең төп өлкәсенә әверелдерү.
Узган елларда Казанда медицина учреждениеләрен модернизацияләү буенча бик күп эш эшләнде, әмма бу җитәрлек түгел. Бу 5 ел эчендә тагын 6 яңа хастаханә һәм 6 яңа поликлиника төзергә кирәк, шул исәптән Заречьеда ДРКБ-2. Ул өлкәннәр өчен 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсе кебек балалар өчен югары технологияле һәм уңайлы үзәк булырга тиеш.
Тагын 15 сәламәтлек саклау объектын капиталь төзекләндерергә һәм һәр районда һәркем файдалана алырлык заманча, барлык кирәкле нәрсәләр белән җиһазландырылган медицина үзәкләре булдырырга кирәк.
Әмма диварлар түгел – кешеләр дәвалый
Но лечат не стены – лечат люди.
Безгә, лаеклы хезмәт хакы алу өчен икешәр смена эшләргә туры килмәсен өчен, табибларыбызның түләү һәм эш шартларын яңадан карарга кирәк булачак.
Бер үк вакытта сәламәт яшәү рәвеше культын ныгытуны дәвам итәргә кирәк. 2025 елга физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнү гадәте шәһәр халкының 60%-ы өчен тормыш нормасы булыр, дип өметләнәбез.
Физкультура, сәламәт туклану, начар гадәтләрдән баш тарту, сыйфатлы медицина белән берлектә казанлыларның уртача гомер озынлыгы 2025 елда өч елга артачак һәм 78 елдан артыкны тәшкил итәчәк.
Балалар сәламәтләндерү инфраструктурасын үстерү һәм башлангыч мәктәп укучыларын бушлай ашатуны кертү кирәк, ә алар инде хәзер 72 мең кеше!
Сәламәт җәмгыять - түр башында гаделлек һәм үзара ярдәмләшү торган җәмгыять. Шәһәр белән идарә итү күзлегеннән караганда, шәһәр өчен мөһим карарларны кабул итү процесслары ачык һәм үтә күренмәле булырга тиеш.
Шәһәр халкы белән даими элемтәдә тору аеруча мөһим. Бүген аларның нәрсәгә мохтаҗ икәнлекләрен, иртәгә нәрсә кирәк булачагын аңларга кирәк.
Безнең төп капиталыбыз - салымнар һәм җыемнар түгел, ә кешеләр. Һәм безнең өстенлегебез булып һәрбер кеше - эшмәкәр, эшче, табиб, укытучы турында кайгырту торырга тиеш.
Безнең сайлау алды программасы гражданнарыбызның тәкъдимнәре белән тулыланырга тиеш, һәм без һичшиксез кисәтүләр, идеяләр һәм тәкъдимнәрне җыячакбыз. Аны бит сезнең белән безгә генә түгел, Казанда яшәүче барлык кешеләр белән бергә гамәлгә ашырырга кирәк булачак.
Икенче мөһим өстенлек - шәһәрнең экологик иминлеген арттыру.
Без ләм кырларын чистарту корылмалары төзү һәм рекультивацияләү, шәһәрне төзекләндерү эшләрен дәвам итәчәкбез.
Якын киләчәктә Казанда тагын 6 яңа парк барлыкка киләчәк.
Исегезгә төшерәм: 8 ел элек шушы ук аудиториядә күңелсез статистика китергән идем - шәһәрдә 2011 елда 24 мең яңа автомашина теркәлгән, ә бары тик 7 мең агач утыртылган иде. Бүген без алдыбызга яңа бурыч куябыз - киләсе бишьеллыкта 100 мең агач утырту!
Безнең шулай ук елгаларны һәм сулыкларны чистарту, чүп-чар белән эш итүнең яңа стандартларын кертү белән шөгыльләнәсебез бар.
Быел «Бердәм Россия» инициативасы белән һәм Татарстан Президенты тарафыннан хупланган «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 460 Казан күпфатирлы йортлары ишегаллары төзекләндереләчәк.
Һәм иң мөһиме - күпчелек халыкны борчыган әйбер. Пандемия шартларында без казанлыларның тормыш дәрәҗәсен мөмкин кадәр саклап калырга, инвестицияләр җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру өчен шартлар тәэмин итәргә тиеш. Кече бизнеска ярдәм итүнең яңа, нәтиҗәле формаларын табарга, соры базарны кыскартуга һәм предприятиеләрдә һәм оешмаларда хезмәт өчен түләү фондын үстерүгә ирешергә. Шәһәр икътисадына 5 ел эчендә триллион сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итүне тәэмин итәргә. Икътисадның үсеш темпларын арттыру өчен шартлар тудырырга.
2025 елда Казанда уртача хезмәт хакы кимендә 55 мең сум булырга тиеш.
5 елдан, безнең фаразлар буенча, мәктәп укучылары саны 40 процентка артачак һәм 200 меңгә якын күрсәткечкә җитәчәк! Инде бүген үк беренче сыйныфларда 10-лап параллель бар. Шуңа күрә, һичшиксез, яңа балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү, шулай ук гамәлдәге учреждениеләргә капиталь ремонт ясау дәвам итәчәк. Яңа мәктәпләр иң югары стандартлар - бассейннар һәм актлар заллары, төзекләндерелгән территорияләр һәм спорт мәйданчыклары, йорт җиһазлары һәм уку җиһазлары белән тулы комплектлы рәвештә төзелә.
Ышанып әйтәм, һәрбер чит ил колледжы да мондый дәрәҗә белән мактана алмый.
Матди базаны яңарту белән бергә безгә белем бирү сыйфатын да күтәрергә кирәк - балалар бакчасыннан алып югары мәктәпкә кадәр.
Казан фәнни мәктәбенең 200 еллык яхшы традицияләре белән заманча технологияләр - Казанга иң яхшы яшьләрне җәлеп итәчәк әлеге магнит безнең шәһәрнең көндәшлеккә сәләтле булуын тагын да үстерәчәк.
Хөрмәтле коллегалар!
Без барыбыз да Казанның уңышлары белән чын күңелдән горурланабыз. Безнең бөтен дөньядан килгән кунакларыбыз (исегезгә төшерәм: былтыр безгә 3,5 миллион турист килде) Казанда уздырылган көннәр турында җылылык һәм мәхәббәт хисе белән сөйлиләр һәм түземсезлек белән тагын килергә әзер булын әйтәләр.
Узган ике бишьеллык та алдыбызга югары һәм ирешеп булмастай тоелган бурычлар куйдык. Әмма монда, спорттагы кебек, - зур йөкләнешләрдән башка лаеклы нәтиҗәләргә ирешеп булмый.
Без ирешкән биеклекләр - барлык казанлыларның дустанә, җайлашып эшләве нәтиҗәсе. Безнең бизнес, укытучыларыбыз, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре, хокук саклау органнары, төзүчеләр - үз шәһәренә ихлас мәхәббәт берләштергән барлык кешеләр.
Һәм алдагы 5 елга без үз алдыбызга гүзәл Казаныбызны яңа чикләргә чыгарырга һәм тагын да уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк чираттагы җитди бурычлар куябыз.
Илнең иң имин, иң акыллы, иң матур һәм иң яхшы шәһәре булу.
Яшисе, укыйсы, эшлисе, иҗат итәсе, гаилә төзисе, балалар үстерәсе, тәрбиялисе килә торган шәһәр исемен йөртү.
Хаклы рәвештә горурланырга мөмкин булган шәһәр булу.
Без бергә җиңәчәкбез!
Вместе мы победим!