Казан Мэрының Казан шәһәр
Думасының XII сессиясендә 2021 елгы эш нәтиҗәләре турындагы чыгышы
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
Хөрмәтле депутатлар, чакырылган кунаклар!
Без ике аеруча да катлаулы булган елны үттек.
Пандемия һәм аның нәтиҗәләре
планетаның һәр кешесенә дә кагылды,
һәр ил, һәр шәһәр икътисадына җитди басым ясалды, миллиардлаган кешеләрнең дөньяга карашын үзгәртте. Әмма без бирешмәдек, нык тора һәм алга таба
хәрәкәт итә алдык. Әлеге трибунадан барлык казанлыларга, беренче чиратта табибларыбызга
рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез.
2740
табиб һәм шәфкать туташлары йогышлы госпитальләрдә эшли. Бүген алар башкарган
эш – ул чын батырлык үрнәге. Калган табиблар да үз өсләренә зур йөк алды – ковид
фонында башка чирләр беркая да югалмады. Аллаһы Тәгалә аларга сәламәтлек, ныклы
ихтыяр көче һәм сабырлык насыйп итсен! Раббыбыз аларга сәламәтлек, батырлык һәм
ныклык бирсен! Әлеге вакыт эчендә без табибларга кулдан килгәнчә ярдәм итә
алдык.
Табибларны
чакыруларга илтү өчен үз машиналарыбызны тәкъдим иттек, үзебез үк волонтерлар
булып эшләдек.
Бизнес та читтә калмады –
«Яндекс. Такси» 75 машина бирде, «Ситимобил» – 70
машина, «КАН АВТО» һәм
«ТрансТехСервис» автосалоннары бушлай куллануга 23
автомобиль тапшырдылар. Татарстан
Республикасы Президенты карары буенча Казанның сәламәтлек саклау учреждениеләре
өчен 123 автомобиль сатып алынды.
Үз сәламәтлекләре һәм тирә-юньдәгеләрнең саулыгы өчен җаваплы булган казанлыларга да рәхмәт.
Казанда
прививканың беренче компонентын өлкән яшьтәгеләр санының 81% ы ясаткан, шул
исәптән 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең 69,5% ы.
Республика
җитәкчелегенең сәламәтлек саклау системасына игътибары бездә аеруча да нык. Узган
биш ел эчендә шәһәрдә берничә медицина учреждениесе төзелде һәм
модернизацияләнде. 2021 елда Казанда Балалар республика клиник
хастаханәсе каршында Балалар онкологиясе,
гематологиясе һәм хирургиясе үзәге ачылды. 7 нче номерлы шәһәр
хастаханәсенең дәвалау-тернәкләндерү үзәге төзелеше тәмамланды. Якын арада шушы
ук мәйданчыкта перинаталь үзәк төзелеше башланачак, ул йөкле хатын-кызларга һәм
яңа туган балаларга медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын сизелерлек яхшыртырга
мөмкинлек бирәчәк.
Балалар
республика клиник хастаханәсендә капиталь ремонт төгәлләнде, өч эре медицина
үзәген төзекләндерү дәвам итә: сугыш ветераннары өчен госпиталь, Казан федераль
университетының медицина-санитар часте һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәге. 2022
елда 2 нче һәм 16 нчы номерлы шәһәр хастаханәләрендә капиталь ремонт
башланачак. Солнечный городта, Спорт
станциясендә, Константиновкадагы амбулаториядә поликлиниканың филиаллары файдалануга тапшырылачак.
Башкаланың медицина
учреждениеләрен модернизацияләүнең башка проектлары да тормышка ашырылачак.
Гаврилов урамында 480 урынга исәпләнгән балалар хастаханәсе, Дәрвишләр
бистәсендә балалар поликлиникасы, «Салават күпере»
һәм «Весна» торак комплексларында өлкәннәр өчен поликлиникалар төзелеше планлаштырыла. Бу балалар һәм өлкәннәрнең сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән әһәмиятле карарлар.
Коллегалар!
Президентыбыз җитәкчелегендә бердәм эшләү нәтиҗәсендә без үсеш темпларын гына
саклап калмадык
– ун ел элек хыяллана да алмаган проектларны
гамәлгә ашыруга керештек.
2021
елга Казан бюджеты икътисадый вәзгыятьнең югары билгесезлеге шартларында
формалашты. Шуңа да карамастан, керемнәр буенча бюджет үтәлеше 38 млрд сумга
якын булды, бу расланган планнан 9,8 млрд сумга артыграк, шул исәптән салым һәм
салым булмаган керемнәр буенча – 4,2 млрд сумга, бюджетара трансфертлар буенча –
5,6 млрд. сумга. Шәһәр икътисады тотрыклы нәтиҗәләр күрсәтте. Җитештерү,
төзелеш һәм халыкка түләүле хезмәт күрсәтү күләмнәре артты. Төп капиталга
инвестицияләр күләме югары дәрәҗәдә саклана. Рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр
саны һәм, шуңа бәйле рәвештә, эшсезлек дәрәҗәсе дүрт тапкырга диярлек кимеде. Хезмәт
хакы үсте, ваклап сату һәм җәмәгать туклануы әйләнеше артты. 2021 елда сәнәгать
җитештерүе индексы 108,4% тәшкил итте.
«Нәфис
Косметикс» продукция җитештерүне 29% ка арттырды, көнкүреш химиясе базарында
Procter&Gamble һәм Henkel белән беррәттән лидерлар өчлегенә керде,
Россиянең алдынгы җитештерүчеләре арасында беренче урында тора. Күмәч-кондитер
комбинаты өч яңа җитештерү линиясен эшләтеп җибәрде. Куәте 2,5 тапкырка артты.
Казанның икмәккә ихтыяҗы 25-30% запас белән тәэмин ителергә мөмкин.
Казан
вертолет заводы 2021 елның гыйнварында төзелгән контракт кысаларында 66
вертолетның беренче 17 сен төзеде һәм Илкүләм санитар авиация хезмәтенә
тапшырды. Казан авиация заводы аэродромыннан өр-яңа технологик базада Цифрлы
технологияләр кулланып төзелгән Ту-160М стратегик ракетоносец беренче очыш ясады.
«КОМЗ»
акционерлык җәмгыяте, экспортка сату максаты белән, газ исәпләү приборларын
җитештерүне үзләштерде. Завод «Россия
Федерациясенең иң яхшы товары – 2021» илкүләм конкурсы
лауреатлары реестрына кертелде.
Пандемия шартларында без кече һәм
урта бизнесның аеруча да зыян күргән тармакларына ярдәм
итү буенча кайбер чаралар күрдек. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен
штрафларга мораторий кертелде, парковкаларның ташламалы эш режимын саклап калдык.
Реклама конструкцияләрен
урнаштыру өчен түләүләрне кичектердек. Кафе һәм
рестораннар
каршында җәйге верандалар
өчен бушлай режим кертелде. Ташламалы кредит бирү программасын һәм «Аренда каникуллары» проектын
дәвам иттек. Әлеге чаралар бизнесны җанландырырга ярдәм итте, шуңа күрә
эшмәкәрләр үтенече буенча алар 2022 елга да озайтылды.
Кризис
булуга карамастан, Казанда кече һәм урта предприятиеләр саны кимемәде, ә 3,8
меңнән артыкка артты. Үзмәшгуль гражданнар саны
32,6 дан 58 меңгә кадәр үсте.
Казан
эшмәкәрләре интернет-мәйданчыклардан да актив файдалана, маркетплейсларга
чыгалар. Әлеге юнәлештә республиканың «Маркетплейс. Легко» электрон сәүдә үзәге
нык ярдәм булып тора. Бүгенге көндә чагыштырма күрсәткечләрнең гомуми
рейтингында Казан ышанычлы рәвештә алдынгылар рәтендә бара. Республика буенча
маркетплейсларның товар әйләнешенең 41% ы һәм маркетплейслар аша үз
продукциясен сата торган республиканың барлык эшкуарларыннан 41,5% ы Казанга
туры килә.
Хөрмәтле
Рөстәм Нургалиевич, хөрмәтле депутатлар һәм чакырылган кунаклар!
1000 еллык Казанда бик зур икътисадый һәм мәдәни
потенциал бар. Казан – хакимиятнең барлык тармаклары да бердәм команда
булып эшли торган шәһәр, мондый төбәк башкалалары сирәк. Докладка
әзерләнгәндә, 2007 елдагы беренче хисаптан башлап, әлеге
трибунадагы барлык чыгышларыма анализ ясадым. Безнең өчен хисап сессиясе – үз эшебезгә тәнкыйть аша
карау, эшне көчәйтү, үстерү, башка шәһәрләрнең иң яхшы тәҗрибәләрен карау өчен
сәбәп. ТР Президентына һәм хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән иң катлаулы проблемалар
буенча да без һәрвакыт ярдәм алдык.
Бүген
берничә ачык мисалын да китерәм. 2016 елда
без Казанның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый
үсеш стратегиясен кабул иттек. Бу еллар эчендә Россия Президентының Илкүләм максатлар һәм үсешнең стратегик бурычлары турында Указы
кабул ителде, Икътисадны һәм социаль өлкәне цифрлы трансформацияләү стратегиясе расланды.
Федераль
дәрәҗәдәге әлеге карарлар безнең өстенлекләрне (Казанны тотрыклы үсеш шәһәре;
зур мөмкинлекләр башкаласы; актив, җаваплы һәм креатив шәһәрлеләр өчен уңайлы
кала; сәламәтлек, имин шәһәр тирәлеге, экология һәм ачык хакимият территориясе;
бер тапкыр килгәннән соң, кабат әйләнеп кайтасы килә торган шәһәр итү) ассызыклады.
Без
стратегия үтәлешенең арадаш нәтиҗәләрен анализладык – аның төп ориентирлары
2017 елдан 2021 елга кадәр үтәлде. Бөтенроссия халык санын алуның якынча
мәгълүматлары буенча, башкаладагы халык саны 1 млн 300 меңнән артык кеше тәшкил
иткән. Казан, без планлаштырганча, студентлар һәм яшьләрне үзенә
тартып торучы шәһәргә әйләнде. Бүген бездә 70 илдән 168 мең студент белем ала. Чит
шәһәрләрдән килгән студентлар өлеше 65% тан артык, шул исәптән чит ил
студентлары – 9,5%, бу Казан мәгарифенең югары дәрәҗәсен раслый. 10 ел элек
Казанның югары уку йортларында чит ил студентлары нибары 3% кына укый иде.
Ел
нәтиҗәләре буенча безгә 3 миллион турист
килде. Шулай итеп, без 2020 ел күрсәткечләрен (1,7 млн) җитди узып киттек, әмма
чикләүләр аркасында тармак шактый артка чигенде. Шуңа
да карамастан, 2030 елга Стратегиядә билгеләнгән 5 млн турист китерү планын үтәүдә бер шигебез дә юк.
Гомер
озынлыгын 2030 елга 76 яшькә җиткерү фаразланган иде, инде бүген ул 76,3 елны
тәшкил итә. Безнең бурыч – аны Стратегияне гамәлгә ашыру ахырына 80 яшькә кадәр
арттыру. Бүгенге көндә казанлыларның 53% ы даими рәвештә физик культура һәм
спорт белән шөгыльләнә. Стратегиядә әлеге күрсәткечкә без 2030 елга гына
килергә тиеш идек.
8
елдан соң казанлыларның 75% ы спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен табигый норма итеп
сайласын өчен, без барысын да эшләячәкбез.
Коллегалар!
Хисап
елында 1000 еллык Казан тарихында рекордлы күләм – 1 млн 253,5 мең кв. метр
торак файдалануга тапшырылган. Соңгы 5 ел
эчендә, шул исәптән Президент программасы буенча да, 4 млн 760
мең кв. метр торак төзелгән.
Илкүләм һәм республика проектлары, ТР Президенты инициативасы
һәм ярдәме белән биш ел эчендә 7535 урынга исәпләнгән 34 яңа балалар бакчасы
төзелде, тагын 51 балалар бакчасы ремонтланды. Шушы биш елда 15 мең укучы өчен 12
мәктәп төзелде. 10 ел элек без мондый
темплар турында хыяллана да алмый идек.
Ремонтланган һәм төзелгән
мәктәпләр барлык кирәкле кабинетлар – актлар һәм спорт заллары, бассейннар һәм мәктәп
рестораннары белән җиһазландырылды. Исегезгә
төшерәбез, без мәктәптә туклануны реформалаштыра башлаганда, Казанда
мәктәп укучыларының 37% ы гына кайнар төшке аш белән тәэмин ителгән иде.
Рөстәм
Нургалиевич, сезнең аңлавыгыз һәм тармакны финанслау, үзәкләштерү, ашханә
җиһазларын тапшыру турындагы карарларыгыз нәтиҗәсендә мәктәп туклану
системасында тәртип урнаштырылды.
Укучыларның 82% ы балансланган кайнар ризык ала. Бүген 113 мәктәптә заманча
мәктәп рестораннары эшли, һәм без ел саен калган ашханәләрне яңа форматка күчерү өстендә эшлибез. Башкалабыз «Город, где хочется жить» дип аталган БДБ һәм Евро-Азия икътисадый
берләшмәсенең 14 нче халыкара шәһәр практикалары конкурсында мәктәпләрдә
сәламәт туклануны оештыру номинациясендә беренче урынны алды.
Безгә укырга киләләр һәм үрнәк
итеп куялар.
Әмма
иң мөһиме, бу уңай динамикага китерде – укучылар арасында ашкайнату органнары
авыруларының кимүе билгеләнә. Без белем бирү сыйфаты буенча даими рәвештә алда
барабыз, БДИ нәтиҗәләре аның бер күрсәткече булып тора.
Рус
теле, математика, химия, инглиз теле буенча уртача баллар Россия буенча уртача
күрсәткечләрдән югарырак. Йөз балл җыючылар саны артты. Узган ел алар 98 булса,
быел – 125. 832 чыгарылыш сыйныф укучысы медальгә ия булды, бу 2020 елга
караганда 53 кә күбрәк дигән сүз. Казан Бөтенроссия мәктәп укучылары
олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча тотрыклы рәвештә 3 нче
урында бара.
2021
елда Казан мәктәпләре укучылары 115 призлы урын яулады – бу Татарстан җиңүләренең
яртысыннан артыгы (54%). Исегезгә төшерәбез, башкалада республика мәктәп
укучыларының 35% ы укый. Ә бәйсез экспертлар мәгълүматларына караганда, Казан,
Россия субъекты булмаган килеш, алар арасында Мәскәүдән кала икенче урында
тора.
Хөрмәтле
Рөстәм Нургалиевич!
Без
барыбыз да – шәһәр хакимияте дә, педагоглар да, балалар да, аларның әти-әниләре дә – Сезгә әлеге мөһим тармакка ярдәм иткәнегез өчен чиксез рәхмәтлебез. Башкарылган
һәм хәзерге вакытта эшләнә торган эшләр – бик зур алга китеш.
Күршеләребез өчен сөенергә дә, көенергә дә белмим, Казан – 90 нчы елларның демографик уңышсызлыгына карамастан, туучылар саны арту буенча Идел буе федераль округы башкалалары арасында лидер булып калган бердәнбер шәһәр. 2021 елда мәктәп укучылары 2020 елга караганда 11 меңгә күбрәк иде. Ә биш елдан аларның саны 30% ка артачак һәм 200 меңнән күбрәк булачак.
Бүген балалар бакчаларында 78 мең нәни казанлы тәрбияләнә, алар иртәгә мәктәп парталары артына утырачак. Бу Республиканың Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Чистай кебек шәһәрләрендә яшәүчеләр белән чагыштырырлык.
Мәктәпләр
һәм балалар бакчаларын төзү темплары югары булса да, аларга ихтыяҗлык бик зур.
Моннан тыш, 197 балалар бакчасы
капиталь ремонтка бик мохтаҗ.
Мәктәпләрдә
дә шул ук хәл – бер ел эчендә генә дә без күзәтчелек органнарыннан 527 мәгариф объекты буенча дистәләгән күрсәтмә алдык.
Татарстанның
башка муниципалитетларында мондый проблемалар калмады инде, ә бездә ярты
гасырдан артык капиталь ремонт күрмәгән балалар бакчалары һәм мәктәпләр бар.
Хөрмәтле
коллегалар!
Теләсә
кайсы шәһәргә баргач, без иң беренче чиратта юлларга игътибар итәбез һәм
аларның сыйфаты буенча шәһәр хакимияте эше турында фикер йөртәбез.
Рөстәм
Нургалиевич ярдәме белән, катлаулы вәзгыятькә карамастан, узган ел Казанда юл
эшләренә һәм ишегалларын төзекләндерүгә рекордлы 18 млрд 400 млн сум акча бүлеп
бирелде, бу 2020 елга караганда өчтән бер өлешкә күбрәк һәм 2019 елга караганда
2,5 тапкырга күбрәк дигән сүз.
115 км озынлыктагы һәм гомуми
мәйданы 1,3 млн кв. метр булган 167 урам ремонтланды.
Хөрмәтле депутатлар һәм чакырылган
кунаклар!
Шәһәрне дөньяның иң яшел
шәһәрләренең берсе итү – безнең барыбызның да зур теләге. Узган ел башкалада 26 меңнән
артык агач һәм 13 меңнән артык куак утыртылды. 2011
елда, «Яшел рекорд» программасын башлаганда, Казанда 200 мең
агач һәм 300 мең машина бар иде. Бүген без әлеге
тискәре статистиканы үзгәрттек – 460 мең автомобиль санына карата 550 мең агач
утыртылды.
Барыбыз
өчен дә шәһәребезнең һәр җәй саен чәчәккә күмелүе матур традициягә әверелде. 2012 елда без Универсиада алдыннан 2,5 млн чәчәк утырту
планнары турында сөйләшкән идек. Соңгы 10 елда 50 миллионнан
артык чәчәк утыртылды – елына уртача 5 миллион. Ишегаллары, балконнар, офислар,
кунакханә, кафе һәм рестораннарда чәчәк утыртучы шәһәрлеләр һәм эшмәкәрләрнең саны елдан-ел арта.
Хөрмәтле
Рөстәм Нургалиевич, сезгә һәм үз хезмәтләре белән шәһәрне яхшырак һәм матуррак
итәргә омтылучы, башкалабызга битараф булмаган һәр казанлыга рәхмәт белдерергә
рөхсәт итегез!
Сезнең
карарыгыз ярдәмендә бөтен республика буенча һәм, беренче чиратта, аның
башкаласында 2015 елда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча әһәмиятле
программа тормышка ашырылды. Горький һәм «Крылья Советов» парклары, Кабан
күлләре һәм Казансу елгасы ярлары танымаслык булып үзгәрде, күлләр системасын
һәм «Аккош күле» урман паркын экореабилитацияләү үткәрелде, Горки-Әмәт урман
паркы, «Авангард» скверы һәм «Ак чәчәкләр» бульвары булдырылды.
Хисап
елында «Салават күпере» микрорайонындагы паркның беренче чиратын төзекләндерү
эшләре башкарылды, «Акчарлак
күле» яңа паркы ачылды, Түбән Кабан күле яр буен
төзекләндерүнең беренче ике этабын гамәлгә ашыру төгәлләнде, Толстой скверын
реконструкцияләү һәм «Черек күл» паркын өстәмә төзекләндерү эшләре башкарылды.
«Акчарлак күле» паркын төзекләндерү проекты «Россиянең сәламәт
шәһәрләре» конкурсында «Халык арасында физик активлыкны үстерү буенча иң яхшы
проект» номинациясендә җиңде һәм «Город, где хочется жить» 14 нче халыкара
смотр-конкурсның дипломы белән бүләкләнде.
Европадагы
иң яхшы «Урам» экстрим-паркы Казан яшьләре өчен чын бүләк, яшь буынны сәламәт итеп
тәрбияләү урыны, «Наркотикларга – юк!» дигән лозунгны тормышка ашыруның чын
үрнәге булды.
Башкалада барлыгы 150 парк һәм
сквер (бу мәйдан буенча 600 футбол кырына тигез) бар.
Алар барысы да шәһәрлеләр һәм
башкала кунакларының яраткан урыннарына әверелде.
Хөрмәтле
коллегалар!
2018
ел өчен хисап тотып, без Президентыбызның игътибарын яшүсмерләр клубларының һәм
шәһәр читендәге лагерьларның торышына юнәлттек. Башка шәһәрләрдән аермалы
буларак, без аларны саклап кала алдык. Реакция
тиз булды – шул ук елны
балалар лагерьларын һәм клубларын капиталь ремонтлау һәм төзү программасы старт
алды.
2021 елда «Восток» һәм «Юнитур» балалар
лагерьларында капиталь ремонт эшләре тәмамланды.
«Молодая гвардия» лагерен ремонтлау дәвам итә. Һәм болар
барысы да фасадларны ремонтлау гына түгел, ә яшьләр ихтыяҗлары нигезендә яхшы ремонт ясау да. Бүген әти-әниләр,
лагерьларда яшәү шартлары турында белеп алгач, марттан алып апрельгә кадәр
урыннарны алдан ук броньлыйлар. Сезон вакытында алар тулган була инде.
«Сандугач»,
«Вертолет» яшьләр үзәкләрендә ремонт дәвам итә. Бу – балаларыбызның яңача
сәламәт, кызыклы һәм файдалы ял итү һәм вакыт уздыру рәвеше. Моның өчен
балалар, аларның әти-әниләре, Казан яшьләре исеменнән Президентыбызга аерым
рәхмәт.
Хөрмәтле
коллегалар!
2013
елда монда, Ратушада, экология өчен гаять зур зыян китергән Самосырово чүплеге
проблемасы яңгырады. Бу мәсьәлә буенча Президентыбыз ярдәм күрсәтте, һәм бүген
ул хәл ителде. Чүплекне реконструкцияләүне без 2020 елда тәмамладык, ә узган ел
«Чиста ил» федераль программасы кысаларында без күрше «Казан экология
комплексы» полигонын рекультивацияләүгә керештек.
2014
ел өчен хисап тотып, Президенттан дүрт район үсешен тоткарлый торган кискен
проблеманы хәл итүдә ярдәм сорадык. Бүген сезнең, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич,
карар һәм ярдәм белән төзелгән «Заречная» канализация-насос стациясенә
агымнарны күчерү буенча эшләр төгәлләнде, һәм без сезне аны карарга чакырабыз.
Бер
елдан соң, 2015 елда, экология өчен тагын бер стратегик бурычны билгеләдек –
яуган явым-төшемнәрне утильләштерү заводын төзү һәм ләм кырларын
рекультивацияләү. Быел завод файдалануга
тапшырылачак, дип игълан итәм.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич,
хөрмәтле депутатлар һәм чакырылган кунаклар!
Сезгә торак-коммуналь хуҗалык
өлкәсендәге төп казанышларның берсе турында искә төшерергә рөхсәт итегез, аңа
старт Татарстан башкаласында 2007 елда бирелгән иде. Ил өчен хәлиткеч
программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Казанда 3,5 меңнән артык күп
фатирлы йорт ремонтланды. Федераль үзәк ярдәменнән һәм аңлавыннан башка торак
ремонтлау проблемасы беркайчан да хәл ителмәс иде – бу шул очрак. Әмма рамкалар артында норматив
срокка хезмәт иткән челтәрләрне капиталь ремонтлау мәсьәләсе калды. Без бу
сорауларны федераль дәрәҗәдә куябыз. Казанда алар 1700 км дан артык, һәм ел
саен бу сан 75 км га арта.
Миллионлы шәһәрләр өчен
челтәрләрне реконструкцияләүгә максатчан программалар юк, ә шәһәр бюджетының
һәм «Водоканал»ның инвестпрограммасының финанс мөмкинлекләре чикле. Безнең энергетика
предприятиеләре һәм «Водоканал» федераль кредитлау проектында катнашу өчен үз
гаризаларын әзерләделәр. Әмма бу проектлар яңа төзелеш белән бәйле, ә
проблемалар гамәлдәге төзелештә дә җыелган.
Ремонтланып бетмәгәнне җиренә җиткерү һәм «Водоканал» челтәрләрен карап тотуның норматив дәрәҗәсенә чыгу өчен 65 млрд сумнан артык акча кирәк. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, Водоканалның 7 еллык инвестицион программасын раслау турындагы карар өчен рәхмәт белдерәбез.
Шуның аркасында кискен
проблемаларны бетерә алачакбыз, әмма коммуналь предприятиеләргә максатчан ярдәм
программасыннан башка турыдан-туры челтәрләрне реконструкцияләүгә чыгып булмый.
Заманча уңайлы шәһәр өчен мөһим үсеш юнәлеше булып җәмәгать транспорты тора. Исегезгә төшерәм, без Россиядә беренче булып транспорт реформасын эшләдек һәм керттек. Бу бик катлаулы проект иде, аның дошманнары союздашларга караганда күбрәк булды, ләкин ул вакытта безне республиканың беренче Президенты да, Рөстәм Нургалиевич та хуплады.
Казанның транспорт челтәре, күп
кенә Россия экспертлары фикеренчә, бүгенге көндә иң заманча һәм уңайлы булып
тора һәм илнең 76 эре шәһәре арасында лидерлар өчлегенә керә. Без
ирешелгәннәрдә тукталып тормыйбыз, әле күп нәрсә эшлисе бар.
2021 елда 40 берәмлек автобус
яңартылды. 2022 елда тагын 250 не яңартырга кирәк. Бу безнең контрактларга да,
законнарга да нигезләнгән һәм, барыннан да элек, пассажирлар һәм юл хәрәкәте
иминлегенә юнәлдерелгән.
Катлаулы финанс хәленә бәйле
рәвештә, транспорт предприятиеләре гамәлдәге тарифлар һәм газ автобусларының
бәясе аркасында, үз акчалары хисабына яңарту таләпләрен үти алмый.
Хәзерге вакытта без «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында федераль бюджеттан 60% һәм лизингка 40% субсидияләү шартларында күчмә составны яңартуга гариза әзерлибез. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, көн саен җәмәгать транспортын төп хәрәкәт итү чарасы итеп сайлаган 500 мең казанлы исеменнән сезнең ярдәмегезгә өметләнүебезне җиткерәм.
Хөрмәтле депутатлар һәм
чакырылган кунаклар!
Агымдагы ел Президентыбыз карары
буенча республикада Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Бу – тормышның һәм
мөмкинлекләрнең яңа дәрәҗәсе. Рөстәм Нургалиевич инициативасы һәм ярдәме белән
«Спартак» фабрикасын яңарту буенча масштаблы проектны гамәлгә ашыру башланды,
анда реконструкциядән соң үз мәйданында талантлы IT-белгечләрне берләштерәчәк
Цифрлар йорты ачылачак.
Профильле министрлык белән
берлектә «Акыллы шәһәр» булдыру буенча берничә революцион проект өстендә
эшлибез. Тагын үткәннәргә әйләнеп кайтмыйча булдыра алмыйм. Эшебезнең башында
Бөтендөнья банкы белән берлектә эшебезне ачуга киткән чыгымнар буенча тикшеренү
уздырдык. Ул вакытта әлеге цифрлар безне шаккаттырды. Зур булмаган сәүдә
ноктасын төзү һәм ачуга рөхсәт алу өчен, барлык килештерүләр һәм рөхсәтләргә
350 дән 700 календарь көнгә кадәр сарыф итәргә кирәк иде (шул ук вакытта
муниципаль килештерүләр өлеше 30% чамасы гына булган).
Без барлык процессларны
оптимальләштерү буенча җитди эш башладык. 65 хезмәтне цифрлы форматка
күчерделәр, аларның күп өлешен КФҮ системасына тоташтырдылар, мәгълүматлар
белән электрон рәвештә сетевиклар һәм дәүләт учреждениеләре белән алмашу
турында килешүләр төзеделәр, комплекслы геомәгълүмат системасын
керттеләр.
Нәтиҗәдә хезмәт күрсәтү вакыты 2
дән 8 тапкырга кыскарды, еш кына алар федераль нормативлардан күпкә кимеде. Мәсәлән,
реклама конструкциясен урнаштыруга рөхсәт бирү вакыты регламенттагы 60 көннән 8
көнгә калды.
Шуңа да карамастан, проблемалар
әле калганын танырга тиешбез, һәм алар балласт кебек, артка тартмасалар да,
безнең корабльгә ирекле йөзәргә бирмиләр. Бездә әлегә кадәр, мәсәлән, җир
кишәрлекләрен яңадан бүлү буенча хезмәт күрсәтү срогы, норматив буенча 22 көн
булырга тиеш, ләкин ул, уртача алганда, 90 көн тәшкил итә.
Шәһәр төзелеше бәяләмәсен әзерләү
процессы федераль стандарт буенча билгеләнгән 22 көн урынына 122 көн тәшкил
итә.
Барлык күрсәткечләр буенча
лидерларда булырга күнеккәнбез, һәм безне бу вәзгыять бөтенләй
канәгатьләндерми. Без җитди анализ уздырдык, җитешсезлекләрнең сәбәпләрен
ачыкладык. Кайдадыр бу искергән җиһазлар, кайдадыр кеше факторы.
Иң мөһиме – теләсә кайсы система
актуаль мәгълүмат базаларыннан башка эшләми, һәм аларны тулыландыру өчен күп
көч куярга кирәк: шәһәр электрон планшетларына инженерлык челтәрләрен, кызыл
линияләр, юллар, яшел зоналар, су объектлары чикләрен һәм башкаларны кертергә
кирәк.
Әгәр планнарыбызны тормышка ашыра
алсак, йөзеп кенә калмыйча – без алга очачакбыз.
Үзебезнең тәкъдимнәребезне
әзерләдек һәм аларны сезнең карарга тәкъдим итәргә әзер, хөрмәтле Рөстәм
Нургалиевич.
Хөрмәтле депутатлар һәм
чакырылган кунаклар!
Безнең тирәдәге дөнья бик тиз
үзгәрә. Интернет кеше тормышының барлык өлкәләренә үтеп керде һәм кардиналь
рәвештә аралашу процессларын (шул исәптән кешеләр белән хакимият арасында да)
үзгәртте.
15 ел элек без елына 16 мең
мөрәҗәгать ала идек, һәм аларның күпчелеге кәгазьдә почта аша килде.
Бүген җитди каршылыкка юлыктык –
дистәләгән мең мөрәҗәгать йөз меңгә җитте, һәр кешенең кулында – контроль
коралы һәм берничә коммуникация каналы (интернет-кабул итү бүлмәсе, «Халык
контроле», социаль челтәрләр).
Без инде элеккегечә 30 көн җавап
әзерли алмыйбыз.
Әгәр дә бизнес 15 минут эчендә
кешегә азык-төлек китерә икән, бездән дә кешеләр аңлатмалар гына түгел, ә тиз
арада реакция, сорауның оператив чишелешен көтә.
Бу – яңа чынбарлык.
Без кешеләр ихтыяҗларына идарә
итү системасын ориентацияләү һәм кешелек центрик алымын куллану процессларын
эчке үзгәртеп коруны башладык.
Бүген Казан Мэриясендә
мөрәҗәгатьләрнең 50% тан артыгы бер тәүлек эчендә эшкәртелә.
Ә иртәгә алдан баручы технологик
чишелешләр автомат рәвештә табу һәм проблемалар турында кешегә зарланырга туры
килмәслек итеп хәбәр итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Хөрмәтле депутатлар һәм
чакырылган кунаклар!
Республикабыз һәм аның башкаласы
күп кенә халыкларны, телләрне һәм диннәрне берләштерә.
Алар арасындагы мөнәсәбәтләрдә
тигезлекне саклап калу –гармонияле үсеш нигезе.
Татарстанда Туган телләр һәм
халыклар бердәмлеге елы бу юнәлештәге эшнең ачык мисалы булды.
Рөстәм Нургалиевичка бу карар
өчен тагын бер кат рәхмәтемне белдерәсем килә.
Әлеге инициативаны җәмәгатьчелек,
активистлар һәм шәһәр халкы да хуплап чыкты.
2021 елның күп кенә башлангычлары
киләчәктә дә дәвам иттереләчәк.
Хөрмәтле депутатлар һәм
чакырылган кунаклар!
Безнең республика һәм аның
башкаласы – күп халыкларның, телләрнең һәм диннәрнең тупланган урыны.
Алар арасындагы мөнәсәбәтләрдә
балансны саклап калу – гармонияле үсеш нигезе.
Татарстанда туган телләр һәм
халыклар бердәмлеге елы 2021 елда бу юнәлештә эшләүнең якты мизгеле булды.
Мин тагын бер тапкыр Рөстәм
Нургалиевичка бу карары өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Әлеге инициативаны җәмәгать
эшлеклеләре, активистлар һәм шәһәр халкы бик җылы кабул итте һәм
хуплады.
Бу елның күп кенә башлангычлары
киләчәктә дә дәвам иттереләчәк.
Күп кенә мәдәни вакыйгалардан
тыш, Туган телләр елында Казанда мәктәп укучылары арасында татар телендә җиде
фән – математика, физика, химия, биология, география, җәмгыять белеме, Татарстан
тарихы буенча ел саен үткәрелә торган олимпиада да узды.
Быел шәһәр этабында 625 укучы
катнашты, шуларның 131 е призер һәм җиңүче булды.
Билгеле булганча, башкалабыз бу
юнәлештә – беренче, безнең тәҗрибә республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары
өчен файдалы булыр дип ышанам.
2021 елның 21 нче июлендә Мәскәү
һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл тарафыннан Казан Изге Ана иконасы соборын
изгеләштерү безнең барыбыз өчен дә бөек вакыйга булды.
Изге образ Россия тарихындагы иң
мөһим вакыйгалар белән аерылгысыз бәйләнгән. Ул илебез халкының бердәмлеге
үрнәге булып тора.
1612 елда Кузьма Минин һәм
Дмитрий Пожарский ополчениесе Казан Изге Ана иконасы белән поляк интервентларын
куып чыгара.
Соборны торгызу эше 2016 елда
башланды, аңа бөтен Россиядән иң яхшы реставраторлар һәм осталар җәлеп ителде.
Бүген собор үзенә тартып тору һәм
паломниклык үзәгенә, рухи изге урынга, күп динле Казанның энҗесенә әйләнде.
Россия Президенты Владимир
Владимирович Путин йөкләмәсе буенча 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам
динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү планлаштырыла.
Бу датаның әһәмияте бәяләп
бетергесез.
922 елда бабаларыбыз тарафыннан
ислам динен кабул итү илебезнең уникальлеген билгеләде, ул конфессияара татулык
нигезләренә нигез салган традицион диннәрнең кыйммәтләрен берләштерә.
Хөрмәтле коллегалар!
Казанлылар – гаҗәеп, хезмәт сөючән,
игелекле һәм ярдәмчел халык.
Алар – туган шәһәренең меңьеллык
тарихы белән тәрбияләнгән, түземле һәм толерант, актив һәм башкаларның
кайгысына битараф булмаган кешеләр.
Пандемия вакытында дистәләгән мең
волонтер авыру, карт, мохтаҗларга һәм балаларга ярдәм итте.
«Игелекле Казан» проекты, хәйриячелек культурасын формалаштырып кына калмыйча, мохтаҗларга, социаль яктан
якланмаган гражданнарга ярдәм кулы сузып, дистәләгән мең кешене игелекле
эшләргә җәлеп итеп, фондлар, оешмалар һәм волонтерлык хәрәкәтләре берләштерелгән бердәм мәйданчыкка әверелде.
2021 елда без мөмкинлекләре
чикләнгән кешеләр өчен шәһәр мохитеннән файдалану һәм укыту, үсеш өчен инклюзив
шартлар булдыру темасына аерым игътибар бирдек.
Без берьяклы тәртиптә берни дә
эшләмибез, һәр адымны шартлар тудырган кешеләр белән чагыштырабыз.
Ел дәвамында инвалид балаларның
әниләре, экспертлар һәм фонд җитәкчеләре белән берничә тапкыр очраштык.
Бергәләп шәһәр объектларының үтемлелеге мониторингы үткәрелде.
«Социаль няня» программасы
мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче аналарга ярдәм итү өчен яңа форма
булды.
Шәһәрдә инклюзив мәктәпләр,
балалар бакчалары саны үсә, социаль объектларның уңайлылыгы арта.
«Салават Күпере»ндәге 46 нчы һәм
«Столичный» торак комплексында 150 нче номерлы балалар бакчаларында үзенчәлекле
балалар өчен төркемнәр үз ишекләрен ачты.
Бүген ике меңгә якын
мөмкинлекләре чикле бала гомуми белем бирү мохитенә кертелгән инде.
156 нчы номерлы мәктәп «Россиянең
иң яхшы инклюзив мәктәбе» бөтенроссия конкурсының «Мөмкинлекләре чикләнгән балалар
өчен махсус шартларның иң яхшы системасы» номинациясендә җиңүче булды.
Һәр спорт объектында
мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дәресләр үткәрелә, бер үк вакытта «Ярдәм»
мәчете каршындагы күп функцияле спорт үзәге төзелеше тәмамланып килә.
78 нче номерлы лицей каршындагы
инклюзив шәһәр спорт белем бирү үзәген проектлаштыру буенча әзерлек этабы бара.
Быел беренче тапкыр «Безнең
ишегалды» программасын тормышка ашыру кысаларында инвалидлар яши торган йортлар
янында махсус ихтыяҗлары булган кешеләр өчен тулысынча җайлаштырылган шартлар
тудырылачак.
«Игелекле Казан» штабы буларак
оештырылган беренче шәһәр коворкингы ачылуга әзерләнә – игелекле эшләргә җәлеп
ителгән хәйрия фондлары, волонтерлар һәм шәһәрлеләр өчен яңа мәйданчык.
Коллегалар!
Социаль җаваплылык күзлегеннән
караганда, барлык төбәкләр алдында кискен торучы йорт хайваннары проблемасы да
мөһим.
Ул җәмгыятьтә капма-каршы
реакцияләр тудыра, ләкин без аның чишелешенә кече туганнарыбызга яхшылык һәм
гаделлек позициясеннән чыгып алынырга телибез.
Республика Дәүләт Советындагы
хезмәттәшләребез белән бергә без хәзер Дәүләт Думасы тарафыннан карала торган
закон проекты өстендә актив эшкә керештек.
Казан мәктәпләренең укыту
программасында «Без кулга ияләштергәннәр өчен җаваплы» дигән курс барлыкка
килде. Балалар бездән яхшырак булырга тиеш, һәм алар хайваннарга булган
мөнәсәбәтебезне дә үзгәртә алачак.
Без укучылар, аларның ата-аналары
һәм укытучылар өчен хайваннар белән эш итү буенча проектлар әзерләүгә «Лапа
дружбы» дип аталган грантлар конкурсы игълан иттек.
Шәхси приютлар челтәрен үстерергә
һәм ярдәм итәргә ниятлибез. Поселокларда бушлай күчмә стерилизацияләүне
оештырдык, анда 300 дән артык хайванга операция ясалды.
Шәһәр паркларында приют этләренең
күргәзмә-фестивальләрен уздырабыз.
38 эт инде үзенең яңа хуҗаларын
тапты. Бу – диңгездәге бер тамчы, әмма тамчы артыннан тамчы белән кешеләрнең
йөрәкләрен игелек белән тулыландырырга мөмкин һәм кирәк тә.
Ышанам, бу этләрнең берсен дә
урамга чыгарып ташламаслар.
Хөрмәтле депутатлар һәм
чакырылган кунаклар!
«Игелекле Казан» брендының
шәһәребез символына әверелүе очраклы түгел.
Ул өстән, кемнеңдер кушуы буенча
түгел, ә яхшылыкка һәм игелек идеалларына ышанудан барлыкка килде.
Сезгә якыннарыгыз һәм якын
булмаган кешеләр өчен эшләгән һәм эшләячәк барлык гамәлләрегез өчен чын
күңелдән рәхмәт белдерәсем килә.
Гүзәл Казаныбыз дөньядагы иң яхшы
шәһәр булсын өчен, без бергәләп бөтен көчебезне куярбыз дип ышанам.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!