Казан Мэрының дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының V хисап сессиясендә ясаган чыгышы.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
Хөрмәтле депутатлар һәм чакырылган кунаклар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре!
Хөрмәтле казанлылар!
Хисап елы бөтен кешелек, илебез, Татарстан Республикасы һәм Казан өчен моңарчы күрелмәгән җитди сынау булды.
Безгә барыбызга да таныш булмаган кешеләр белән катлаулы мәсьәләләрне – пандемия нәтиҗәләрен кисәтү һәм дәвалаудан алып, Икътисади һәм кеше потенциалын, мәгариф процессын, шәһәрнең яшәешен тәэмин итү системаларын саклауга кадәр оператив рәвештә хәл итәргә туры килде.
Бер ел элек, 2019 елда башкарылган эшләр турында хисап биреп, без үз алдыбызга яңа планкалар куйдык, программаны «2020 елга Казанның 20 максаты»дип атадык. Бу 20 мәсьәләне пандемия шартларында хәл итү башта чынга ашмаслык булып тоелды.
Без караган кыска фильм Казанда бу авыр кәбисә елында нәрсәләр эшләнгәнлеген тулы күләмдә күрсәтә алмады. Ләкин сез казанлыларның ничек берләшүен тоярга тиеш идегез. Бүген без үз планнарыбызны тиешенчә саклап, җиренә җиткереп үтәдек, шуның өчен барыгызга да зур рәхмәт – шәхсән Сезгә, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, республика Хөкүмәтенә, федераль хакимият органнарыннан булган хезмәттәшләребезгә, каһарман табибларга, укытучыларга, коммуналь өлкә хезмәткәрләренә, шәһәребезнең барлык халкына.
Казанлыларның берләшүен сез дә сизгәнсездер.
Без бирешмәдек, барлык планнарыбызны үтәдек һәм арттырып үтәдек, дип бүген ышаныч белән әйтә алабыз. Моның өчен барыгызга да – шәхсән Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка, республика Хөкүмәтенә, безнең батыр йөрәкле табибларга, укытучыларга, коммуналь өлкә хезмәткәрләренә, шәһәребез халкына зур рәхмәт!
Күргәнегезчә, без күргән медикларга ярдәм итү чаралары шунда ук эшмәкәрлектә дә өлешен тапты. Без алар өчен хезмәт автомобильләре, бушлай йөрү машиналары бүлеп бирдек. Эшмәкәрләр читтә калмады – такси һәм автосалон операторлары табибларга бушлай автомобильләр, кунакханә хуҗалары – медиклар өчен номер фонды, сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре – бушлай туклану, мохтаҗлар өчен азык-төлек җыелмалары, мебель, җиһазлар, хастаханәләр өчен гигиена чаралары оештырды.
Барлык битараф булмаганнарга – шәхсән Сезгә, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, «Ярдәм янәшәдә» һәм «Ярдәм» фондларына, «Бәхетле» компаниясенә, КazanExpress мәйданчыгына, «Нәфис», «Яндекс-Такси» һәм «Ситимобил», «Канавто» һәм «Транстехсервис» компанияләренә, безнең волонтерларга һәм башка бик күпләргә рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез.
Казан ташучылары илдә беренчеләрдән булып җәмәгать транспорты салоннарын дезинфекцияләүне, ә торак хуҗалары – көн саен подъездларны санитар эшкәртүне кертте.
Болар барысы да казанлыларның үздисциплинасы белән бергә вирус таралуның критик темпларына юл куймаска ярдәм итте, шәһәр халкының дистәләгән мең гомерен коткарды.
Кече һәм урта эшмәкәрлеккә аеруча җитди зыян килүен аңлап, без аңа ярдәм итү буенча чаралар күрдек:
–төзекләндерү кагыйдәләрен бозган һәм муниципаль паркингларның эш режимын йомшарткан өчен штрафлардан баш тарту;
– шәһәр кредитлау программасын субсидияләү һәм үзмәшгульләр өчен грантлар бирү;
– стационар булмаган сәүдә объектлары һәм тышкы реклама чаралары буенча түләүләрдән азат итү;
– ресторан һәм кафелар өчен урам верандаларын бушлай урнаштыру кебек чаралар кабул итү.
Эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә юнәлтелгән акчаларның гомуми суммасы 372 млн сум тәшкил итте.
Икътисад
Пандемия берничә тармакка зыян китерде. Ел нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше, узган ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда, 93,7 процент тәшкил итте, ә җәмәгать туклануы әйләнеше дүрттән бер өлешкә кимеде (26,3%). Сәүдә үзәкләрендә сатып алу трафигы 30%-ка кимеде.
Шулай да, кыенлыклар булуга карамастан, шәһәр икътисадының күпчелек юнәлешләре буенча күрсәткечләр тотрыклы булып калды. Гыйнвар-декабрь айларында сәнәгый җитештерү индексы 101 % тәшкил итте. Ел башыннан эре һәм урта предприятиеләр тарафыннан төп капиталга 160 млрд сумга якын инвестиция җәлеп ителде.
Бюджет
2020 елга шәһәр бюджеты 24 млрд 964 млн сум күләмендә расланган. Аның үтәлеше катлаулы икътисади хәлдә узды. Икенче кварталда керемнәр буенча җыеп бетермәү, 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 930 млн сум тәшкил иткән.
Беренчел чираттагы чыгымнарны: хезмәт хакын, салымнарны, коммуналь түләүләрне һәм чыгымнарны оптимальләштерүне тәэмин итү безнең өстенлегебез булды (без 380 млн сум акчаны янга калдыра алдык).
Керемнәр керү белән бәйле вәзгыять дүртенче квартал ахырына тотрыкланды, ул 20% үсеш белән башкарылды.
Тулаем алганда, 2020 елда керемнәрне үтәү 29 млрд 51 млн сум тәшкил итте.
Республика Президенты һәм Хөкүмәте ярдәме белән без 3,4 млрд. сумлык сизелерлек финанс ярдәме алдык.
Бу чорда шәһәр икътисадына федераль һәм республика программалары җитди ярдәм күрсәтте. Шунысын да билгеләп үтәм, пандемия шартларында аларның берсе дә ябылмады яки туктатылмады
Торак төзү
Төзелеш өлкәсендәге эшләр күләме 12 айда 37,7 млрд. сум тәшкил итте, бу узган елгы дәрәҗәдән 2 процентка артыграк. Хисап елында Казанда 885 мең кв. м торак кулланышка тапшырылды – бу республика күрсәткеченең 33%-ы. Аларның 700 меңгә якыны – күпфатирлы. 2021 елга 960 мең кв. м кертү планлаштырылган, шуларның якынча 850 меңе – күпфатирлы.
«Социаль ипотека» президент программасы кысаларында, 2020 елда 124 мең кв. м (республика күләменең 57%-ы) кулланышка тапшырылды. 2021 елга 106 мең кв. м. төзелеш планлаштырылган.
Ел нәтиҗәләре буенча бер кешегә торак тапшыру 0,7 кв. м тәшкил итте, шул ук вакытта Россия буенча уртача күрсәткеч – 0,53. Казанда бер кешене торак белән тәэмин итү якынча 27 кв. метр тәшкил итә.
Балалар лагерьларын һәм яшүсмерләр клубларын ремонтлау эше дәвам итте. Спорт объектлары саны 105 берәмлеккә артты. Мәктәпләрдә 10 универсаль мәйданчык, физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм ике яңа»Искәндәр» һәм «Максат»футбол манежы төзелде.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
Балалар – тормышыбыз мәгънәсе. Аларның аңлы, тәвәккәл һәм белемле булуы өчен бүген без җавап бирәбез. Үзебез ирешеп бетә алмаганнарга алар ирешә алсын дип телибез. Чөнки балалар – киләчәгебез.
(Перевод: Дети – смысл нашей жизни. Мы сегодня отвечаем за то, чтобы они были сознательными, решительными и образованными. Хочется, чтобы они добились того, чего не смогли мы и к чему стремятся они сами. Потому что дети – наше будущее).
Сезнең инициативагыз һәм ярдәмегез, федераль илкүләм проектлар расланганчы ук старт алган «Бәләкәч» программасы ярдәмендә Казан, Мәскәүдән кала, төзелгән балалар бакчалары саны буенча субъект-шәһәрләр арасында беренче урында тора.
2020 елда 10 балалар бакчасы һәм 3 мәктәп файдалануга тапшырылды. «Демография» һәм «Стимул» федераль программалары буенча 2021 елга 8 балалар бакчасы һәм 2 мәктәп төзү планлаштырыла. Казанда 2006 елдан 2020 елга кадәр 125 балалар бакчасы төзелде! Бу яңа, суперзаманча, уңайлы, әни-әтиләрне сөендерүче һәм кечкенә принц-принцессалар өчен төзелгән сарайлар.
Әмма, шундый зур күләмгә карамастан, 2009 елда башланган туучылар санының көчле артуы, бэби-бум аркасында Казанда урыннар барыбер җитми, бигрәк тә яңа, куе торак районнарда.
Республика җитәкчелеге ярдәме белән соңгы 10 елда 66 балалар бакчасы һәм 143 мәктәп бинасы ремонтланды, аның гомуми суммасы 6,15 млрд. сум тәшкил итте.
Шундый зур саннарга да карамастан, 1960-1970 елларда төзелгән 200 балалар бакчасы һәм 27 мәктәп бар, алар бу унъеллыкта капиталь ремонт күрмәгән, без Сезгә хәбәр иткәнчә, Рөстәм Нургалиевич, алар үз сәгатен көтә, һәм без Сезнең ярдәмегезгә бик ышанабыз.
Юл хуҗалыгы һәм төзекләндерү
Хөрмәтле коллегалар, тагын бер мөһим юнәлеш, «егермелек»нең киләсе өстенлекле мәсьәләсе – юл челтәрен үстерү, ул шәһәр икътисады үсеше темпларын һәм эш урыннарын саклап калырга мөмкинлек бирде.
Хисап елында юл ремонтына, ишегалларын төзүгә һәм төзекләндерүгә моңарчы күрелмәгән финанслау – 14,3 млрд сум бүлеп бирелде! 2025 елга сыйфатлы һәм куркынычсыз юллар белән тәэмин итү буенча Россия Президенты тарафыннан куелган бурычны без инде үтәдек һәм бу юнәлештә эшне дәвам итәбез.
Шәһәрнең урам-юл челтәренең 83%-ы бүген норматив хәлдә. Без бу турыда хыяллана да алмый идек. Барлык казанлылар исеменнән Сезгә, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, шушы ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәсем килә! Рәхмәт бик зур!
Безнең шәһәрлеләр язган һәм квартал эчендәге юлларның иң таушалган участокларын ремонтлау эшләре башкарылды.
Зур Казан боҗрасы участогының Мидхәт Булатов урамыннан алып Борисково урамына кадәр төзелешенең мөһим этабы тәмамланды.
Борисково урамыннан Техника урамына кадәр участокта транспорт хәрәкәте ачылды.
Россиядәге иң озын булган 34 километрлы трамвай маршруты эшли башлады.
Максимов урамындагы участокны Петр Витер урамыннан Дементьев урамына кадәр реконструкцияләү тәмамланды.
Несмелов урамыннан 32 нче Хәрби шәһәрчеккә кадәр дүрт полосалы автомобиль юлы төзелешенең беренче этабы төгәлләнде.
2020 ел йомгаклары буенча барлыгы 90 юл участогы һәм 30 км га сузылган машина юллары ремонтланды һәм төзелде.
2021 елда юл эшләренә һәм ишегалды территорияләрен төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан төзекләндерүгә Казан өчен 10 (10,26) млрд сумнан артык акча планлаштырылган.
Аларның дүрттән өч өлеше юлларны ремонтлауга юнәлдереләчәк.
Төзү дәвам ителәчәк:
Зур Казан боҗрасы,
Несмелов урамыннан 32 нче Хәрби шәһәрчеккә кадәр юл, ул киләчәктә Горький шоссесы дублеры булачак.
Вознесение тракты төзелеше башланачак, ул берничә бистә һәм торак комплексларда яшәүчеләрнең проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк һәм Мамадыш трактын бушатачак.
Оренбург тракты ягыннан шәһәргә керү юлында ике дәрәҗәле борылыш төенен төзү буенча проектлау һәм әзерлек эшләре алып барыла.
12 юлга һәм 78 квартал эчендәге юлга, 22 бистә юлына капиталь ремонт ясалачак, бакчачылык ширкәтләренә илтүче 3 юл салыначак.
«Безнең ишегалды»
Хисап елында чираттагы моңарчы күрелмәгән «Безнең ишегалды» ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча бишьеллык президент программасы старт алды. Бу бурычны 20 өстенлек исәбендә үтәүне без аерым контрольгә алдык.
Төзекләндерү проектлары халык фикерен, экспертларны, җәмәгатьчелекне җәлеп итүне исәпкә алып эшләнгән. 120 мең шәһәрле яшәүче 460 йортның ишегалды территорияләре төзекләндерелде.
Агымдагы елда программа дәвам иттереләчәк – без 2,6 млрд сум күләмендә финанслау көтәбез.
Хисап елында гомуми суммасы 2 млрд сумнан артык булган 276 йортка капиталь ремонт ясалды. Барлыгы 3 ел эчендә 6,4 млрд. сумлык 724 йортны ремонтлау планлаштырылган.
Экология
Хөрмәтле коллегалар, безнең 20 максат исәбендә – экологик проблемаларны хәл итү.
2020 елда «Заречная» канализация насос станциясенең төп төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнде, һәм узган атнада объект дәүләт экспертизасының уңай нәтиҗәсен алды, һәм «Заречная» канализация насос станциясе эксплуатациягә әзер. Бу киләчәктә 4 млн кв. м. торак төзергә мөмкинлек бирәчәк.
Ләм кырларын эксплуатацияләүне туктату өчен агынты сулар утырмаларын термо эшкәртү корылмалары төзү төгәлләнде, эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре алып барыла.
Федераль программага рекультивация проектын кертү эше дәвам итә – бүген ул дәүләт реестрына кертелгән инде.
Экология өлкәсендә тагын бер мөһим проект – чүп-чарны аерып җыю һәм эшкәртү культурасын кертү. 2020 елда шәһәрдә калдыкларны аерып җыю өчен контейнерлар белән җиһазландырылган 229 заманча мәйданчык төзелде. Шәһәрдә калдыкларны аерып туплау өчен 1290 контейнер мәйданчыгы кулланыла – аларның гомуми санының 71%-ы.
2020 елның гыйнварында шәһәр мәктәпләрендә пилот проекты старт алды – пластик тара һәм алюминий банкалар өчен фандоматлар урнаштырылды. Мәгариф учреждениеләрендә, барлык эре сәүдә үзәкләрендә файдаланылган батареялар өчен махсус урналар урнаштырылды. Шәһәр йортлары ишегалларында пластик җыю өчен савытлар куелды.
Узган ел Самосырово чүплеген рекультивацияләүнең соңгы этабы тәмамланды: грунтны планировкалау, үләннәр, куаклар һәм агачлар утырту, без аны быел да дәвам итәчәкбез, фильтратны чистарту буенча станция урнаштырылды.
Без чүп-чарны аерып җыю культурасын тәрбияләү эшендә зур юл уздык.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
Сезнең ярдәмегез белән Казан халыкара стандартлар буенча калдыкларны җыю һәм эшкәртү өлкәсендә Россиядә беренче сынау проекты була алыр иде, без бу эшкә әзер.
Иҗтимагый киңлекләр
Иҗтимагый киңлекләрне яңарту буенча моңарчы күрелмәгән Президент программасы шәһәр атмосферасын тамырдан үзгәртте.
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты кысаларында республика бюджетыннан 1,3 млрд сум бүлеп бирелгән, 5 объектны төзекләндерү башкарылган.
Шәһәрнең иң борынгы паркларының берсе – «Черек күл»не төзекләндерүнең өченче этабы башлана.
Озак еллар бу залда, шул исәптән бу трибунадан без бер генә булса да мәдәният йортын ремонтларга хыялланган идек.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, берничә дистә ел эчендә беренче тапкыр төзекләндерүдән соң 6 шәһәр Мәдәният сарае икенче тормыш алды – хәзер бу, чыннан да, мәдәният сарайлары! Рәхмәт сезгә бик зур!
Тулы канлы эшне «Сәйдәш» мәдәният үзәге, Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты, Юдинода Тимерьюлчылар мәдәният йорты, «Чулпан» мәдәни үзәге, Ленин исемендәге мәдәният йорты, «Мәскәү» мәдәни үзәге башлап җибәрде.
Алафузов театры капиталь ремонтланды, ул «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең арт-резиденциясе булачак.
«Теплоконтроль» районында иске төзелеш торак йортлары арасында Авангард урамы буенча хуҗасыз территория урынына памп-трек, сәхнә, балалар һәм спорт мәйданчыклары белән яңа сквер барлыкка килде.
Түбән Кабан күле яр буенда 2 км озынлыктагы яр буе зонасы төзекләндерелде. Бүген биредә – барбекю зонасы, амфитеатр, футбол кыры, тренажерлары булган спорт мәйданчыгы, көймәләр һәм катамараннар прокаты, ишү спорт төрләре базасы, 200 м озынлыктагы җәяүлеләр күпере, күл тирәли әйләндереп алынган 5 чакрымга сузылган җәяүлеләр маршруты.
«Казан» милли-мәдәни үзәгенең озак көтелгән реконструкциясе белән берлектә аның янәшәсендәге авышлыклар төзекләндерелде – автомат су сибү системасы барлыкка килде, уникаль төнге яктырткыч, велосипед юлы, сәхнә һәм амфитеатр, зур үлчәмле агачлар һәм куаклар утыртылды.
Җиңү паркында, аның 75 еллыгы уңаеннан, Азат итүче сугышчыга һәйкәл куелды, территорияне төзекләндерү эшләре башкарылды.
Миллениум күпере янында уникаль, Россиядә иң зур 22,4 мең кв. м мәйданлы «Урам» экстрим-паркы төзелде. Ул экстремаль спорт төрләрен яратучы балалар һәм яшьләр өчен чын бүләк булды. Бу парк кына түгел. Бу дөнья дәрәҗәсендәге ярышлар өчен тулы кыйммәтле мәйданчык!
Хисап елы йомгаклары буенча парк зоналарының гомуми мәйданы 20 гектарга арткан. Бүген Казанда 432 гектар мәйданлы 145 парк һәм сквер бар.
Шәһәрнең 70 үзәк урамын яшелләндерү буенча зур эш башкарылды, аларда 7770 агач утыртылды һәм 2600 эре агачлар утыртылды. Әлмәт магистрале авышлыкларын яшелләндерү үткәрелде. Тулаем алганда, Хисап елы нәтиҗәләре буенча шәһәр территориясендә 43 мең агач, 35,5 мең куак һәм 35 мең кв. метрдан артык чәчәк утыртылган.
2021 елда 7 иҗтимагый киңлекне төзекләндерү планлаштырыла, шул исәптән – Түбән Кабан күле ярының дәвамын, «Черек күл» паркын, 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсе янындагы Акчарлак күлен, «Салават күпере» торак комплексында паркны, Авыл хуҗалыгы академиясе янындагы Толстой скверын, Спорт паркын..
Казансу елгасын үстерү стратегиясе
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
Сезнең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2020 елга еллык юлламагызда Казансу елгасының үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруның мөһимлеге билгеләнде. Аның максаты – яр буе паркларының иң зур экосистемасын булдыру, ул Казанның тотрыклы үсеш ресурсы булачак.
Проектлау зонасы 68 км озынлыктагы һәм 3 мең гектар мәйданлы территорияне колачлый, Зәңгәр күлләрдән Иделгә кадәр җәелгән хәлдә. Әлеге проект илдәге беренче шәһәр читендә урнашкан милли парк булачак дип планлаштырыла.
Аны гамәлгә ашыру гаять көчле савыктыру эффекты бирәчәк һәм республикабыз башкаласын экология планында бөтендөнья дәрәҗәсенә чыгарачак. Безнең өчен бу стратегик максат, без әлеге уникаль проект өстендә талантлы архитекторлар, Наталия Фишман командасы, безнең экологлар, җәмәгатьчеләребез, һәм, бигрәк тә битараф булмаган казанлылар белән эшлибез.
2021 елга дүрт паркны – «Манзара»ны, Спорт, Савиново һәм Рус-Немец Швейцариясен проектлау планлаштырылды.
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Хисап елы Казан шәһәре һәм аның халкы өчен архитектура-шәһәр төзелеше парадигмалары буенча әһәмиятле ел булды.
Без илдә яңа үзгәргән нормалар буенча беренче булып шәһәрнең Генераль планын эшләдек һәм расладык. Аны эшләгәндә һәм килештергәндә, үзгәргән демографик вәзгыятьне исәпкә алып, социаль, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасын җайга салу механизмнары беренче тапкыр кулланылды.
Җирдән файдалану һәм төзелешнең яңа кагыйдәләре, шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативлары да эшләнде. Без аларны шәһәр халкы, төзүчеләр һәм архитектура җәмәгатьчелеге белән җентекләп тикшердек. Безнең битараф булмаган халкыбызга рәхмәт. Фикер алышулар кайчак бик кайнар, әмма нәтиҗәле булды.
Һәм шәһәр өчен мөһим булган мондый документлар, һичшиксез, һәрвакыт шәһәрнең күпчелеге һәм киләчәге мәнфәгатьләрендә кабул ителә.
Генпланнан һәм җирле нормативлардан тыш, тарихи җирлек территориясен тотрыклы үстерү концепциясе расланды.
Болар барысы да безне шәһәрнең үсеш институтын булдыру зарурлыгына китерде, анда без иң яхшы архитектура көчләрен, җәмәгатьчелеген, шул исәптән безнең архитектура-төзелеш университетының талантлы чыгарылыш укучыларын җыярга телибез.
Аның төп бурычы – уйланылган, заманча урбанистик проектларны, шәһәргә, бизнеска һәм гади шәһәр халкына кирәкле проектларны эшләү.
Болар барысы да республика Президенты Рөстәм Нургалиевич тарафыннан хупланды һәм ярдәм кулы сузылды. Казанның тарихи йөзен саклау буенча зур ярдәмегез һәм зур эш башкарганыгыз өчен сезгә зур рәхмәт, һәм бу зур һәм мөһим эштә катнашучыларның барысына да аерым рәхмәт сүзләре!
Хөрмәтле депутатлар һәм чакырылган кунаклар!
Яңа шәһәр төзелеше документларында территорияне комплекслы үстерү принциплары билгеләнгән, алар кирәкле барлык социаль инфраструктура төзүне күз алдында тота.
Беренче булып Порт, Родина урамнары районнары, тимер юл вокзалы артындагы территория булачак, торгынлык хәлендәге сәнәгать мәйданчыкларын яңарту юлы белән аларны яңа җәлеп итү үзәкләренә әйләндерү планлаштырыла.
Порт урамында 247 гектар мәйданлы территориядә яңа шәһәр булачак. Сәнәгать зонасы һәм йөк порты урынында кешеләр өчен ябык территорияне энҗегә әверелдерү планлаштырыла, ул инвесторлар, туристлар, бизнес һәм барлык казанлылар өчен магнит булачак – киң яр буе, яшелләндерү, тарихи артефактлар һәм яңа иҗтимагый киңлекләр белән.
Проектның һәр звеносы, эре объект яисә хәтта тулы бер зона булсынмы, конкурс нигезендә сайланыр дип планлаштырыла – бу үзен яхшы яктан күрсәткән тренд, ул шәһәр төзелешен проектлау буенча иң яхшы дөнья практикаларын кулланырга мөмкинлек бирә.
Россия тимер юллары техник паркын чыгарганнан соң, Татарстан урамына таба күтәрелеп, урта катлы күпфункцияле төзелешне гамәлгә ашыру күздә тотыла. Бу гадәти булмаган, стандарт булмаган, мәйданы буенча гына түгел, характеры буенча да торакка күптөрле тәкъдиме булган территория булачак.
Проект елга порты территориясен яңартудан башлана – автовокзал янында транспорт-күчеп утыру төене, Идел яр буен масштаблы төзекләндерү планлаштырыла. Хәзер бөтенләй файдаланылмый торган территориядә тормыш башланачак.
Шәһәрнең энҗе бөртеген Иске Татар бистәсен торгызуга һәм төзекләндерүгә аерым игътибар бирелде. Беренче өч кварталны төзекләндерү проектын гамәлгә ашыру барышында 1,5 млрд сумга якын бюджет акчалары һәм шәхси инвестицияләр кертелде. Нәтиҗә шуңа тора: туристлык кунакчыллыгының алга киткән комплексы конфигурациясе тәмам формалашкан, бистә шәһәр халкының һәм шәһәр кунакларының яраткан урынына әверелде.
Җиңүгә 75 ел
Хөрмәтле коллегалар!
2020 ел тарихка Бөек Җиңүнең юбилей елы буларак кереп калачак. 8 меңнән артык Казан ветераны, тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучылар истәлекле медальләр, бүләкләр һәм түләүләр алды.
Ветераннар яши торган йортларга килү юллары ремонтланган һәм төзекләндерелгән, 70 фатир ремонтланган. Без һәр ветеран сүздә түгел, ә гамәлдә дә җылылык һәм кайгыртучанлык тойсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштык.
Төрле яшьтәге кешеләр катнашкан дистәләрчә юбилей чаралары узды: быел виртуаль режимда узган Җиңү парадыннан һәм «Үлемсез полк»тан алып, «Йолдызлык» балалар фестиваленә кадәр.
Безнең өчен шулай ук хәтер һәм дан елының күренекле вакыйгасы Россия Федерациясе Президенты Указы белән Казанга сугыш елларында халыкның фидакарьлеге һәм батырлыгы, Казан предприятиеләренең Җиңүгә керткән зур өлеше өчен «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү булды.
Исегезгә төшерәм, Казан өчен бөтен Россиядән һәм Ватаныбыздан читтә 2,4 млн граждан тавыш бирде.
ТАССРга 100 ел
Быел Казан бөтен республика белән бергә билгеләп үтелгән тагын бер дата –ТАССРның 100 еллыгы. Республикабызның данлы тарихына, аның геройларына, иҗатчыларына, иҗат итүчеләренә без концертлар һәм очрашулар, экскурсияләр һәм лекцияләр, күргәзмәләр һәм мураллар багышладык.
Хөрмәтле депутатлар һәм чакырылган кунаклар! 2021 ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Тел язмышы – милләт язмышы, диләр һәм ул югалырмы, үсештә булырмы – монысы өчен һәрберебез җаваплы.
Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы
2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Тел язмышы – милләт язмышы, диләр һәм ул югалырмы, үсештә булырмы – монысы өчен һәрберебез җаваплы.
Тарихи яктан шулай килеп чыкты ки, Казанда, Европа һәм Азия киселешендә, 115 милләт вәкиле – рус һәм татар, чуаш һәм мари, белорус һәм украиннар, грузин һәм әрмән, әзербайҗаннар, үзбәкләр, таҗиклар һәм казахлар, алманнар һәм еврейлар – кемнәрнедер атамыйча үпкәләтүдән куркам гасырлар буена дус һәм тату яши.
Үзенең туган телен белмәгән кеше – берни күрми, берни ишетми. Күршеләр, дусларының телен белмәүчеләр, аеруча. Безнең бөтен көчебез – бергәлектә.
Глобальләшү чорында зур мәдәниятләр кече халыкларны йота – бу табигый процесс, ләкин яшь буынны туган телгә тартырга көннән-көн авыррак. Шуңа безнең буын алдында яңа максат-бурычларлар тора.
Үз телләрен белмәгән кеше чукрак һәм сукыр.
Өчләтә – күршеләрең, дусларыңның теле, һәм безнең көч – бердәмлектә.
Шуңа күрә безнең буын алдында яңа мәсьәләләр тора.
Без бер ел эчендә телләр проблемасын хәл итеп булмавын ачык аңлыйбыз. Әмма белем бирү һәм мәдәни мохитне үстерү принципларына нигез салу, туган телләрне үстерү өчен шартлар тудыру – монда мин безнең беренчел бурычыбызны күрәм.
Республикада «Адымнар» полилингваль мәктәпләре төзелү –нәкъ шушы юнәлешнең башлангычы. Бу – зур алга китеш. Анда балаларга туган телләр белән беррәттән чит телләр өйрәнү мөмкинлекләре дә бирелгән. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрипович теләге, Сезнең, Рөстәм Нургалиевич, турыдан-туры ярдәмегез белән хыялыбыз тормышка ашты! Моның өчен сезгә Казан халкы исеменнән зур рәхмәт!
Без бу елга зур планнар белән керәбез. Шул хакта шәһәр Башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча яңа урынбасары Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова сөйләр.
Федераль Җыен Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар
Хөрмәтле дуслар, хөрмәтле коллегалар, хөрмәтле Президент!
Билгеләнгән барлык планнардан тыш, безгә Федераль Җыен Дәүләт Думасына депутатлар сайларга туры киләчәк.
Бу безнең барыбыз өчен дә – бигрәк тә заманча шартларда, яңа технологияләр, шул исәптән сәяси шартларда чираттагы мөһим сынау.
Без сезнең белән көн саен сайлаучыларга, безнең халыкка үзләренең киләчәкләре, Казан һәм республиканың тотрыклылыгы һәм чәчәк атуы өчен юкка гына тавыш бирмәүләрен күрсәтергә тиеш.
Бергә булганда – без көчле!
Барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим!
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!