Казан Мэрының Казан шәһәр Думасының XLI сессиясендәге «Өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасы эшенең нәтиҗәләре турында»гы чыгышы.
Хөрмәтле коллегалар!
Өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасы эше тәмамлана. 2015 елда, депутатлар буларак сайланып, без үз өстебезгә Казанның киләчәк язмышы һәм аның халкының иминлеге өчен зур җаваплылык алдык. Сезнең белән безгә күп нәрсә бәйле булды, һәм бүген, биш ел эшләгәннән соң, кайбер йомгакларны ясый алабыз. Дума, үз вәкаләтләрен үтәп, шәһәрнең алга таба үсешенә ничек йогынты ясый алуы турында сөйләшер вакыт җитте.
Хәзерге депутатлар составы белән без яхшы эшләдек һәм күп нәрсәгә ирештек. 5 ел элек, шәһәр Думасы депутатларын чираттагы сайлаулар алдыннан, без үзебезгә күптөрле бурычлар куйдык, һәм алар үтәлде.
Без төзелештә җитди алга киттек, Казан Россия шәһәрләре арасында торак фондын капиталь төзекләндерү темплары һәм сыйфаты буенча флагман булды.
Соңгы биш елда 39 балалар бакчасы һәм 13 мәктәп төзелде, 85 балалар бакчасы һәм 57 мәктәп капиталь төзекләндерелде.
Казан дөньяның иң чиста шәһәрләре бишлегенә керде һәм юл хуҗалыгы торышы буенча Россиядә беренче урынны алды.
5 ел эчендә мең ярымнан артык ишегалды төзекләндерелде.
Башкала халкының һәм кунакларның яраткан ял итү урыннарына әверелгән 98 парк һәм сквер заманча төс алды. Тулысынча кипкән ике күл – Зур һәм Якты Аккош күлләре яңадан торгызылды.
Казан югары технологияле медицина һәм сәламәт яшәү рәвеше шәһәренә әверелде. Европа дәрәҗәсендәге медицина учреждениеләре төзелде, 80-нән артык хастаханә һәм поликлиникалар ремонтланды, 100-дән артык спорт мәйданчыгы һәм 15 заманча спорт объекты төзелде.
Мәгариф, яшьләргә үз юлларын табу, буш вакытны уздыруны оештыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.
Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән тарихта беренче тапкыр шәһәрнең барлык мәдәният сарайларына диярлек капиталь төзекләндерү ясалды, һәм без быел Юдинодагы тимерьюлчылар мәдәният сараен һәм Җиңү проспектындагы «Чулпан» мәдәни үзәген тәмамлыйбыз.
Барлык яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт ясадык диярлек, шәһәр яны лагерьларын капиталь төзекләндерү һәм төзү буенча зур эш алып барыла. Без, мөгаен, Идел буе төбәкләреннән генә түгел, Россия Федерациясенең дә шәһәр яны лагерьлары челтәрен саклап калган аз санлы төбәкләреннән берседер, аларны капиталь төзекләндерә һәм яңа тормыш бирә алганбыздыр.
Сессияләрдә депутатлар нәкъ менә шушы сорауларны күтәрде, республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.
Казанда футбол һәм су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары, Worldskills, башка масштаблы халыкара чаралар югары дәрәҗәдә узды.
Тагын бер мөһим казаныш: быел депутатлар тарафыннан кабул ителгән мөрәҗәгать барлык дәрәҗәләрдә хупланды, һәм Россия Федерациясе Президенты Указы белән Бөек Ватан сугышы елларында күрсәтелгән зур хезмәт батырлыгы өчен Казан шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Кадерле дуслар!
Күп эшләнде, һәм барысын да санап чыгарга вакыт җитмәде, әмма әлеге чорда казанышлардан тыш, безгә зур сынаулар да килде. Быелгы 2020 ел тарихка истәлекле юбилейлар елы буларак кына кереп калмаячак – ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү генә түгел, ә пандемия белән коронавирус инфекциясе китереп чыгарган ныклыкка тикшерү вакыты да булды. Авыру таралу белән бәйле чикләүләр шәһәр икътисадын җитди какшатты, әмма кешеләрнең тормыш иминлеге – һәрвакытта да беренче урында. Депутат корпусы, Башкарма комитет шәһәрдә эшмәкәрлеккә ярдәм итү мәсьәләсен даими контрольдә тотты, һәм вакытында элемтәгә керергә һәм тулы бер ярдәм чаралары әзерләргә мөмкинлек бирде.
Хөрмәтле коллегалар!
2030 елга кадәр Казанны социаль-икътисадый үстерү стратегиясен эшләү һәм гамәлгә ашыру депутат корпусы өчен төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул төп максатка ирешүгә – Казанны Россиянең иң уңайлы шәһәре итүгә юнәлдерелгән.
Стратегия артыннан мәдәният, мәгариф, яшьләр сәясәте, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм башка тармакларны үстерү программалары расланды. Һәм бөтен җирдә Дума депутатлары катнашты.
Шәһәр өчен чираттагы мөһим адым шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативларын һәм Генераль планны раслау булды.
Нәтиҗәдә, барлык төзелеш тармагы өчен бердәм кагыйдәләр расланды, транспорт һәм коммуналь инфраструктураның үсеш нокталары билгеләнде, һәм хәзер барыбыз да шәһәрнең ничек һәм кайсы юнәлештә үсәчәген яхшы аңлый башлады.
Депутатлар корпусының игътибар үзәгендә Казан бюджетын формалаштыру, кабул итү һәм аның үтәлешен тикшереп тору мәсьәләләре булды.
Бюджет һәрвакыт социаль юнәлешкә ия иде: акчаларның 70%-ка якыны социаль-мәдәни өлкәне үстерүгә юнәлдерелде. Социаль чыгымнар тулысынча финансланды.
Депутатларның инициативалары һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә бюджетта халыкның социаль ихтыяҗлары өчен акчалар табылды:
- тәрбиягә алган гаиләләргә өстәмә түләүләр;
- аз керемле гаиләләрдән булган балаларны бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү;
- балалар бакчаларындагы балаларны карап тоткан өчен ата-аналар түләвенә компенсация бирү;
Без сезнең белән инвалид балалы гаиләләргә милек салымы буенча ташламалар ясадык; хосусый балалар бакчаларын үстерү максатларында салымның түбән ставкасын куллану рәвешендә ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителде.
Депутатлар транспорт тармагын һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагын финанслау мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.
Депутатлар Казанда туризмны үстерү перспективаларына зур игътибар бирделәр. Казанда туристик агымны арттыруга юнәлтелгән махсус программалар уңышлы гамәлгә ашырыла, һәм нәтиҗәдә шәһәр елына 3 миллионнан артык туристны кабул итә.
Депутатлар физик тәрбия һәм спортны үстерүгә ярдәм итү эшендә катнашты, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шартлар тудыруга зур игътибар бирде.
Казан шәһәре халкына медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсе депутатларның аерым контролендә тора. Депутатлар шәһәрнең медицина учреждениеләрен капиталь төзекләндерү барышын, «Дустанә поликлиника» проектын гамәлгә ашыруны даими рәвештә игътибар үзәгендә тотты. «Демография» илкүләм проектын һәм «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында депутатлар өлкән яшьтәге кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсен контрольгә алды.
Шәһәр халкын җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуга җәлеп итү буенча күп эш башкарылды. Территориаль иҗтимагый үзидарәләр төзү һәм үстерү өчен зур ярдәм күрсәтелде.
Хөрмәтле дуслар, хезмәттәшләр!
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык чакырылыш дәвамында депутатларның сайлаучылар белән турыдан-туры эшләүгә төп игътибары гамәлгә ашырыла торган проектларны аңлату буенча гына түгел, аларны конкрет объектларда башкару буенча да башкарылды.
Дума эшенең депутат рейдлары, объектларда даими депутат контроле, түгәрәк өстәлләр һәм депутатларның конкрет шәһәр проблемалары буенча министрлыклары һәм ведомстволары белән очрашулары кебек формалары үзләренең нәтиҗәлелеген раслады. Шулай итеп, депутатлар шәһәр поликлиникаларында, мәктәпләрдә һәм мәдәният сарайларында шәхси кабул итүне алып бардылар. Депутат контроле илкүләм проектларның барлык объектларында урнаштырылды.
Без барыбыз да балаларыбызның мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында сыйфатлы туклануын, бистәләрне һәм ишегалларын төзекләндерүне, күпфатирлы йортларга капиталь төзекләндерү ясауны күзәттек.
Түбәндәге мәсьәләләр буенча депутат рейдлары аеруча мөһим рольне уйнады:
- санкцияләнмәгән сәүдә;
- автотранспорт һәм автобус маршрутлары эшләре;
- балигъ булмаганнар эшләре буенча иҗтимагый палаталарның һәм комиссияләрнең эшләре;
- шәһәр яны лагерьлары эше.
Әмма иң мөһиме шунда ки, Думада урыннарда, хезмәт коллективларында, конкрет объектларда асылын өйрәнмичә бер генә мәсьәлә дә каралмаган. Хезмәт коллективлары, төзүчеләр, территориаль иҗтимагый үзидарәләр вәкилләрен, яшьләрне, ягъни теге яки бу проектларны гамәлгә ашыруда турыдан-туры катнашучыларны барлык сессияләргә һәм утырышларга чакыру гадәткә керде.
Даими комиссияләрнең тиешле министрлыклар, ведомстволар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән шәһәр проблемаларын уртак тикшерү һәм хәл итү буенча эш нәтиҗәлелеген билгеләп үтәргә кирәк. Мәсәлән, сәламәтлек саклау буенча даими комиссия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән тыгыз эшли. Белем бирү буенча даими комиссия Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, шәһәр эчке эшләр идарәсе һәм балигъ булмаганнарның хокукларын үтәү һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча прокуратура белән берничә чара үткәрде.
Законлылык буенча даими комиссия дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча Дәүләт Советы комитеты белән системалы рәвештә эшләде, күп кенә мәсьәләләр уңышлы хәл ителде, мәсәлән, шәһәр округларында яшәүчеләрнең үзара салым мәсьәләләре буенча инициатива хупланды.
Башка даими комиссияләрдә дә министрлыклар һәм комитетлар белән хезмәттәшлекнең һәм эшләүнең шундый ук тәҗрибәсе бар.
Казан шәһәр Думасы депутатларының җирле үзидарә органнарының норматив базасын камилләштерү буенча Россия Федерациясенең башка субъектларының җирле һәм дәүләт хакимиятенең вәкиллекле органнары белән үзара хезмәттәшлегенең башка мисалларын да китерергә мөмкин.
Кадерле дуслар!
Бу чакырылышта депутатларның шәхси өлешен, үз предприятиеләре акчаларын салуны, сайлаучыларның мондый үтенечләрен һәм наказларын хәл итүгә иганәчеләр җәлеп итүне аерым билгеләп үтәргә кирәк:
- ишегалларын, балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерү;
- спорт залларын төзекләндерү һәм мәктәпләр, балалар бакчалары, яшүсмерләр клублары өчен җиһазлар сатып алу;
- авыру балаларны һәм өлкәннәрне дәвалау өчен түләү;
- сәләтле балаларны үстерүгә ярдәм күрсәтү;
- балалар һәм спорт клубларын карап тоту;
- паркларда хәйрия туклануын оештыру.
Депутатларның фамилияләрен дә атарга мөмкин булыр иде, ул вакытта бөтен депутат исемлеген укырга туры киләчәк.
Хөрмәтле коллегалар!
13-нче сентябрьдә узачак Татарстан Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлаулар шәһәребезне үстерүдә яңа этапның башлануы. Ул иртәгә Казанның нинди булачагын, гражданнарыбызның тормыш сыйфаты ничек үсәчәген билгеләячәк.
Безнең бурыч – Дума эшләгәннәрнең барысын да яңа депутатларга тапшыру, эшнең уңай һәм нәтиҗәле формаларын гына түгел, ә нәкъ менә депутатлар хәл итәргә тиешле мәсьәләләрне һәм проблемаларны да җиткерү. Депутатларга алда торган беренче дәрәҗәдәге бурычны халык белән эшләү мөмкинлекләреннән тулысынча файдаланып башкарырга кирәк. Эш формасы күп: территориаль иҗтимагый үзидарәләр, йортлар буенча актив һәм өлкәннәр белән очрашулар һ.б.
Яңа чакырылыш депутатларына һәм Башкарма комитетка халыкны барлык шәһәр проблемаларын хәл итүдә катнашуга актив җәлеп итәргә кирәк.
Хезмәттәшләр!
Казан үсешенең югары дәрәҗәсе шәһәр халкының югары дәрәҗәдәге ихтыяҗларын тудыра. Казан шәһәр Думасына хәзерге сайлауларга без барыбыз да, партиягә карамыйча, яңа гамәлләр программасы белән барабыз. Аның нигезендә – кешеләр турында кайгырту, яшәү өчен уңайлы мохит формалаштыру, үз юлыңны табу өчен мөмкинлекләр һәм шартлар тудыру.
Пандемия шартларында без казанлыларның тормыш дәрәҗәсен максималь саклап калырга, инвестицияләр җәлеп итү, яңа эш урыннары булдыру өчен шартлар белән тәэмин итәргә, кече эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең яңа нәтиҗәле формаларын табарга, предприятиеләрдә һәм оешмаларда хезмәт өчен түләү фондын арттыруга ирешергә тиеш.
Хөрмәтле депутатлар һәм чакырылган кунаклар!
Әлеге чакырылыш шәһәр тормышында якты эз калдырды. Хәлиткеч карарлар кабул ителде. Муниципалитетның җирле дәрәҗәдәге мәсьәләләрне тулысынча хәл итәргә мөмкинлек бирә торган гамәлдәге органнары системасы булдырылды.
Узган биш елда Казан шәһәр Думасының, аның составындагы барлык сәяси фракцияләрнең, Башкарма комитетның, сайлау комиссиясенең һәм контроль-хисап палатасының уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә Казан динамик рәвештә үсеш алды, шәһәр тормышының барлык өлкәләрен колачлады.
Безнең казанышларыбыз – барлык учреждениеләрнең, оешмаларның һәм сәнәгать предприятиеләренең һәм барлык шәһәр халкының уртак казанышы һәм хезмәте ул.
Барлык депутатлар корпусы, Башкарма комитет исеменнән Президентка, Хөкүмәткә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына һәм дәүләт хакимиятенең барлык органнарына бергәләп эшләгәннәре, үзара аңлашып, гаять зур эш башкарганы өчен рәхмәт белдерәбез. Без һәрвакыт өлкән хезмәттәшләребез һәм иптәшләребез ярдәмен тоябыз.
Казан шәһәр Думасы аппаратына, Башкарма комитет җитәкчесенең аппаратына, урынбасарларына һәм тармак идарәләре һәм комитетлары җитәкчеләренә аерым рәхмәт белдерәсем килә.
Тормышка ашмас кебек тоелган максат та көчләрне берләштергәндә чынбарлыкка әверелә!
Хөрмәтле депутатлар!
Бүген, өченче чакырылыш сессиясендә, эшчәнлегебезгә йомгак ясап, һәркайсыгызга зур рәхмәт әйтәсем килә. Сез, сайлаучылар белән эшләгәндә, даими комиссияләрдә, Думада һәрвакыт шәһәр вакыйгалары үзәгендә булдыгыз.
Үзегезнең депутат эшчәнлегегез белән Татарстан Республикасы башкаласының вәкиллекле органы имиджын булдырдыгыз, һәм без Казан шәһәр Думасы статусын югары дәрәҗәгә күтәрә алдык, эшнең профессионализмы дәрәҗәсен күрсәттек.
Мондый бәяне без үзебез генә куймыйбыз. Бу безнең республика җитәкчелегенең фикере, ул безнең сессияләрдә әлеге трибунадан әйтелеп килде. Республика Президенты һәм хөкүмәте Казан шәһәр Думасы һәм Мэрия һәм Башкарма комитетының барлык командасы эшенә югары бәя бирде. Эшебез ахырында мин барлык депутатларга да уңышлар, югары һөнәри һәм хезмәт казанышлары һәм, әлбәттә инде, иминлек телим. Мин барыгызга да Казаныбызны үстерү юлында тырыш хезмәт телим!
Хөрмәтле депутатлар!
Казан үсешенә керткән шәхси өлешегез өчен рәхмәт йөзеннән миңа дәүләт һәм шәһәр бүләкләрен тапшырырга рөхсәт итегез. Тагын бер кат уртак хезмәтебез һәм бергәләп шушы биш ел эчендә башкарган зур эшебез өчен рәхмәт белдерәсем килә.