Дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXI сессиясендә Казан Мэрының чыгышы.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
Хөрмәтле депутатлар, чакырылган кунаклар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре! Хөрмәтле казанлылар!
2022 ел безгә кешедән мөһимрәк нәрсә юклыгын бик яхшы күрсәтте. Шәһәр, республика, ил тормышы – бу саннар түгел, бу кешеләр. Эш нәтиҗәләрен километрлар һәм миллионнар белән, ә үсеш динамикасын коры процентлар белән генә үлчәп булмый. Шуңа күрә елны саннар белән түгел, ә Казан гаиләләренең төп кыйммәтләрен күрсәтәчәк видеоролик белән башларга рөхсәт итегез, нәкъ менә безнең эшебез дә, һәркем турында кайгыртып, аларга нигезләнә.
Шушы көннәрдә без Лисичанскига чираттагы гуманитар йөк колоннасын җибәрдек. Хәрбиләребезгә һәм азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм итү шәһәр үсеше бурычларын хәл итү белән беррәттән эшнең яңа җитди юнәлеше булып тора.
Россия Президенты үзенең соңгы мөрәҗәгатендә әйткәнчә: «Хәзер фронт линиясе миллионлаган кешеләрнең йөрәкләре аша үтә». Предприятиеләребез, бизнесыбыз, шәһәрнең барлык битараф булмаган кешеләренең тырышлыкларын «Игелекле Казан» фонды эгидасы астында берләштереп, без гуманитар ярдәм җыюны һәм җибәрүне оештырдык. 350 дән артык предприятие һәм меңләгән гади казанлылар кушылды.
725 тонна продукция җыелган, 38 фура җибәрелгән.
Бу эшләнгәннең барысы да түгел. Без беләбез, күп кенә предприятиеләр һәм кешеләр ярдәмне башка фондлар һәм каналлар аша җибәрделәр, үзләре азык-төлек һәм әйберләрне куркыныч зоналарга илтеп тапшырдылар. Аларның һәркайсына бу игелекле эшләр өчен рәхмәт. «Оекбаш бәйләгән әбиләргә дә, үз гаражында буржуйка ясаган эретеп ябыштыручыга да, кешеләргә ярдәм йөзеннән КамАЗлап кием-салым һәм азык-төлек җибәргән бизнесменнарга да.
Илебез Президенты Владимир Путинның махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү өчен дәүләт фонды булдыру турындагы тәкъдиме мөһим яңалык булды. Бик кирәкле карар! Ышанам ки, фондны булдыру белән гаиләләргә ярдәм итү мөмкинлекләре җитди артачак.
Без Казанда бу эшне узган елның көзендә үк башлап җибәрдек. Актуаль ихтыяҗларны ачыклау өчен хәрбиләрнең һәр гаиләсе белән элемтәгә кердек, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм итү өчен карарлар кабул иттек. Узган ел бик вакытлы ачылган «Игелекле Казан» коворкингы бер түбә астында 100 дән артык хәйрия берләшмәсе вәкилләрен берләштерде һәм мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча рәсми булмаган шәһәр үзәгенә әверелде.
«Ышаныч» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгенең барлык 10 филиалын модернизацияләү мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә читтән торып консультацияләр бирү генә түгел, ә шәхси консультацияләр һәм төркем терапиясе үткәрү мөмкинлеге дә бирде.
Шул ук вакытта бу эшне координацияләү өчен безнең җаваплылыгыбыз да артырга тиеш. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән элемтә, алар турында кайгырту калдык принцибы буенча түгел, ә өстенлекле рәвештә башкарылырга тиеш. Беренче чиратта бу социаль блок һәм район администрацияләре белгечләренә кагыла.
Моны өстәмә йөкләнеш буларак кабул итәргә кирәкми – бу шәһәребезнең Ватаныбызның киләчәген яклаган кешеләр алдында бурычы. Бүген безнең һәрберебез шуны аңларга тиеш: махсус хәрби операция белән бәйле кыенлыклар – начаррак эшләргә сәбәп түгел. Киресенчә, бу яхшырак, күбрәк, фидакарьрәк эшләргә этәргеч. Башкасы бирелмәгән.
Хезмәттәшләр!
Узган ел илебез өчен катлаулы ел булды. Көн саен без яңа авырлыклар белән очрашып тордык. Ләкин әлеге каршылыклар Казанның социаль-икътисади үсешен туктата алмады.
Хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең килешеп эшләве нәтиҗәсендә, 2022 ел нәтиҗәләре буенча Казан үсә баручы шәһәр булып калды. Бу демографиягә дә, икътисадка да, шәһәр инфраструктурасын үстерүгә дә кагыла.
Бюджет
Шәһәр территориясеннән бюджетның барлык дәрәҗәләренә 272,3 млрд сум салым кереме җыелган, үсеш – 60 млрд сумга якын, яки 28%. Федераль бюджетка 44,3% күчерелде, Татарстан Республикасы бюджетына – 49,1% һәм 7% тан да кимрәк шәһәр бюджетында калды.
2022 елда шәһәр бюджеты керемнәр буенча 39,8 млрд сум күләмендә үтәлгән, план буенча 22% үсеш белән 32,6 млрд сум булган.
Физик затларның керемнәренә салым буенча төп үсеш – 1 млрд сумнан артык һәм махсус салым режимнары – 573 млн сум, бу хезмәт хакы һәм кече һәм урта бизнес керемнәренең уңай динамикасын чагылдыра.
Чыгымнар буенча бюджет үтәлеше 40 млрд сумга якын тәшкил итә, шуларның 3/4 өлеше социаль-мәдәни өлкәне финанслауга юнәлтелгән. Шәһәрнең барлык чыгым йөкләмәләре тулысынча үтәлгән.
Икътисад
Ел йомгаклары буенча тулай территориаль продукт күләмен узган ел дәрәҗәсендә көтәбез.
Сәнәгать җитештерүе индексы 109,7 % тәшкил итте.
Төяп җибәрелгән продукция күләме – 644 млрд сум, үсеш – 11,2%.
Инвестицияләр күләме 252 млрд сум булыр дип көтелә, ягъни 105%.
Тугыз ай нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше 502 млрд сум тамгасында теркәлгән.
Уртача хезмәт хакы күләме – 53 мең 780 сум, үсеш – 9,2%, ә урта һәм эре предприятиеләрдә 2022 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча 63 мең сумга якын. Үсеш – 13,9%.
Җитештерүнең сизелерлек үсешен Казан предприятиеләре күрсәтте: резина һәм пластмасса әйберләр җитештерүчеләр («Данафлекс» ЯАҖ), машиналар һәм җайланмалар («Казанькомпрессормаш» АҖ, КМПО), химия тармагы вәкилләре («Казаноргсинтез, «Нәфис Косметикс»), шулай ук азык-төлек продуктлары.
Санкцияләр басымы һәм чит ил компанияләренең китүе илебездә җиһазлар һәм комплектлаучы материаллар эшләү өчен стимул булып хезмәт итә, шул исәптән «Казаньоргсинтез», «Казан вертолет заводы», «Казан авиация заводы», «Элекон заводы» кебек гигантлар өчен.
«Казанькомпрессормаш» акционерлык җәмгыяте – Россиядә һәм БДБ илләрендә сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен компрессор җиһазлары җитештерүче – ике ел элек тулысынча диярлек импортны алмаштыруга күчте, ә предприятие җитештергән төп продукция Россия базарына юнәлдерелгән, һәм аңа ихтыяҗ икътисади блокада чорында арта бара (сәнәгать җитештерүе индексы тугыз айда 200% тан артып китте, әйләнеш 10 млрд сумнан күбрәк тәшкил итте).
Эшсезлек дәрәҗәсе өчтән бергә диярлек кимегән. Шул ук вакытта безнең предприятиеләр 16 мең 700 дән артык вакансия тәкъдим итә.
Ел башыннан без оборона-сәнәгать комплексы ихтыяҗлары өчен дәүләт йөкләмәләрен үтәүче шәһәр предприятиеләре кадрларын тәэмин итү һәм икътисадны тотрыклы үстерү буенча эш алып барабыз – быел тагын 1600 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.
Узган елның мартында эре предприятиеләр һәм кече һәм урта бизнес оешмалары белән аларның өзлексез эшләве, чимал белән тәэмин итү, импортны алыштыру, логистика һәм башка мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек итү өчен кризиска каршы штаб булдырылды.
Кече һәм урта эшмәкәрлек
Бүген Казанда кече һәм урта эшмәкәрлекнең 80 меңнән артык субъекты үз эшчәнлеген алып бара.
2022 елда тулаем кече бизнес өлеше территориаль продуктның 42,2% ын тәшкил итә.
Кече предприятиеләр әйләнеше 2022 елның 9 аенда 700 млрд сумнан артык тәшкил итте, үсеш 7,4% ка. Шәһәр бюджетына кергән салымнар суммасы – 7,7 млрд сум, үсеш 13,5%.
Кече һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләр саны – 350 меңнән артык кеше.
Федераль һәм республика чаралары кысаларында эшкуарлар 40 млрд сумга якын акча алдылар.
Кризиска каршы шәһәр чаралары да гамәлдә: штрафларга мораторий, кафеларның бушлай җәйге верандалары, реклама конструкцияләрен арендалау буенча түләүләрне кичектерү, «Аренда каникуллары» программасы, муниципаль парковкаларның ташламалы режимы.
Үзмәшгульләр саны 40% ка диярлек арткан һәм 81 мең артык кеше тәшкил иткән.
Электрон сәүдә базары актив үсүен дәвам итә.
2022 ел нәтиҗәләре буенча маркетплейсларда үз продукциясен 17,5 меңгә якын Казан интернет-эшмәкәрләре саткан. Сатучылар саны 7907 берәмлеккә яки 82,5% ка арткан.
Цифрлаштыру
Бүген барлык социаль әһәмиятле муниципаль хезмәтләр буенча гариза бирүче өйдән чыкмыйча электрон рәвештә гариза һәм документлар тапшыра ала.
2022 елда муниципаль хезмәтләр алуга электрон рәвештә 47% гариза бирелгән, тагын 22%, документларның кәгазь күчермәләрен тапшырмыйча гына, КФҮ аша электрон рәвештә килгән (КФҮгә – 57 муниципаль хезмәт).
Цифрлаштыруның күп кенә мәсьәләләрендә Казан пионер-шәһәр булды һәм булып кала, анда беренче тапкыр күп кенә инновацион инструментлар булдырыла һәм сынала.
Цифрлаштыру елында без өч төп юнәлеш буенча 38 эре проектны гамәлгә ашырдык. Кайберләрен санап чыгыйм.
Беренче блог: «Кеше – шәһәр идарәсе үзәге»:
«Минем Казаным» телеграм-боты. Шәһәрне төзекләндерү проблемалары турында тиз һәм уңайлы хәбәр җибәрергә мөмкинлек бирә.
Урам артистлары, рәссамнар, башка иҗат жанрлары вәкилләре өчен мәйданчыкларны online-броньлау буенча Art-проспект.
«Игелекле Казан» сайты 112 хәйрия фондын берләштерде. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мөмкинлекләр турында мәгълүматны белергә була, «Социаль объектларның уңайлылыгы» дип аталган интерактив карта һәм телеграм-бот булдырылган.
Без транспортта, тукталышларда, җәмәгать урыннарында күрү мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен заманча блютуз-датчиклар кулланып сервис булдырырга планлаштырабыз.
Икенче блок уңайлы инфраструктура һәм шәһәр халкының тормышы өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлтелгән.
Бу комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасы. Анда шәһәр төзелеше һәм җирдән файдалану өлкәсендәге мәгълүматлар берләштерелгән. Бу хезмәтләр күрсәтү вакытын сизелерлек кыскарта һәм идарә карарларын кабул итүдә ярдәм итә.
«Ачык Казан» системасында без өстәмә модульләр һәм сервислар булдырдык – алар слайдта.
СитиСофт сервисы компьютер күзлеге аша урамнарны кардан чистартуның сыйфатын, махсус техника эшен күрә, ут янмый торган урамнарны ачыклый, юл билгеләрен күзәтә.
Һәм, ниһаять, өченче блок муниципалитетны цифрлы трансформацияләү бурычларын хәл итүгә юнәлтелгән.
Без кадрлар сәясәте өлкәсендә IT-продукт кертүгә керештек. Телефон һәм видео-конференц-элемтә өчен үзебезнең платформага күчтек.
Сезнең игътибарыгызга безнең проектлар турында ролик тәкъдим ителә.
Без һичшиксез шәһәр тормышына яңа цифрлы карарлар кертү эшен дәвам итәчәкбез. Дөньядагы иң яхшы тәҗрибәләргә таянып, шәһәр халкы һәм бизнес белән үзара хезмәттәшлектә, шәһәрне төзекләндерү торышын һәм шәһәр мохитенең куркынычсызлыгын күзәтүдә ясалма интеллект куллануны киңәйтәчәкбез.
Муниципаль хезмәтләрне башкару процессларын алга таба да автоматлаштырачакбыз, бу аларны күрсәтү вакытын киметергә һәм сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Безнең бурыч – шәһәрнең тулы кыйммәтле игезәген – барлык шәһәр мәгълүмат системаларыннан актуаль мәгълүматларга төзелгән модельне булдыру. Нәкъ менә бу безгә шәһәр халкы өчен, кунакларыбыз өчен уңайлы шәһәр ясарга, социаль киртәләрне киметергә һәм шәһәр мохитенең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Хөрмәтле депутатлар һәм чакырылган кунаклар!
Елдан-ел без шәһәребезне куркынычсызрак итәргә омтылабыз. Видеокүзәтү системасы 3 меңнән артык йорттагы 40 меңгә якын фатирда яшәүчеләргә ачык.
800 камера парк һәм скверларда эшли, 12 меңгә якын – социаль өлкә объектларында.
«Акыллы домофон» системалары белән 1000 гә якын күп фатирлы йорт җиһазландырылган.
Декабрьдә без мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә террорчылыкка каршы саклау системаларын урнаштыруны һәм монтажлауны 100% ка төгәлләдек. Росгвардия белән хезмәттәшлектә барлык процессларны җайга салу эше бара.
Виртуаль мониторинг үзәге булдырылды, аңа бүген 80 мәгариф объекты кертелгән. Махсус мобиль кушымтада объектның куркынычсызлык системасы торышы турында мәгълүмат алырга, диспетчерлык хезмәтенә гариза бирергә, аны үтәү турында хисап алырга мөмкин.
Хезмәттәшләр!
Безнең иң яхшы алты практикабыз «Яшәргә теләгән шәһәр» Евроазия икътисади берләшмәсенең XV Халыкара БДБ шәһәрләре практикалары смотр-конкурсы дипломнары белән билгеләп үтелде – сез аларны слайдларда күрәсез.
Казан Мэриясе Россия буенча 2 мең эре компания арасыннан HeadHunter компаниясенең еллык рейтингының иң яхшы 20 исемлегенә керде – бу безнең кадрлар сәясәте казанышларын җитди тану.
Төзелеш
Хөрмәтле депутатлар һәм чакырылган кунаклар!
Сез Казанда яшисез һәм эшлисез, үзегез дә ел саен үсә барган масштабларны һәм төзелеш эшләре темпларын күрәсез.
Казан миллионлы шәһәрләр арасында мәгариф объектларын төзү буенча алда бара.
10 ел эчендә 14 яңа мәктәп һәм 5 өстәмә уку корпусы, 91 балалар бакчасы төзелгән.
Р.Гәрәев һәм С.Хәким урамнары буенча тагын 2 мәктәп төзелә. Салават Күперендә һәм «Светлая долина» торак комплексында ике мәктәп буенча әзерлек эшләре башланды. Адоратский урамында ике балалар бакчасы төзелә.
2022 елда Р.Гәрәев урамында хәрби госпиталь файдалануга тапшырылды, Һади Такташ урамында «Юстиция кварталы» төзелде.
Рекордлы срокларда «Спартак» фабрикасы урынында безнең белгечләр өчен чын-чынлап сарай – Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк калыкты – заманча архитектура үрнәкләре булган башкала үзәгенең чын бизәге. Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт әйтәсе килә – бу аның шәхси инициативасы һәм ярдәме.
Кол Гали урамындагы 18 нче гимназиянең яңа корпусы – яңа мәктәп төзелә.
Без «Яшь гвардия» спорт-савыктыру лагерен актив төзүне дәвам итәбез.
Метрополитенның күптән көтелгән икенче линиясенең беренче участогы – «Фучик» станциясеннән «Сахаров» станциясенә кадәр төзелә.
Дәрвишләр поселогы өчен мөһим булган балалар поликлиникасы филиалы һәм башка объектлар төзелеше актив бара.
Болар барысы да шәһәрнең яшәвен, төзелүен һәм үсешен күрсәтә.
Яңа девелоперлык проектлары эшли башлый. Ташландык сәнәгать мәйданчыклары танымаслык дәрәҗәдә үзгәрә. Порт урамындагы территорияне реновацияләүгә старт бирелде.
Казанның төзелеш тармагы 100% йөкләнгән, ә исегезгә төшерәбез, бер төзүче 10-12 төрдәшен эш белән тәэмин итә.
2022 елда 874,5 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган. 2023 елга план – 1250 мең кв.м.
Төрле программалар кысаларында 1647 гаиләнең торак шартлары яхшыртылган, шул исәптән 1260 ының – социаль ипотека программасы буенча.
Бүген Казанда алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителде.
Кызганычка каршы, без сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән барлык кешеләрнең торак шартларын яхшыртуга булган ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмыйбыз.
Иске йорт проектлары да, заманча күпфатирлы йортлар да җайлаштырылган торакка ихтыяҗны тәэмин итми.
Бүген без Дәүләт торак фонды белән шәһәрнең Киров районында шундый шартлар булган йортны төзү мөмкинлеге турында фикер алышабыз.
Узган ел без 2019-2023 еллардагы авария хәлендәге торакны күчерү буенча муниципаль адреслы программаны вакытыннан алда тәмамладык, анда 51 йорт кергән, 503 гаилә төзекләндерелгән фатирларга күченгән.
Әмма тагын 91 күп фатирлы йорт авария хәлендә дип танылган һәм сүтелергә тиеш, аннан 1269 бинаны күчерергә кирәк, ә бу 2802 кеше.
Бу йортлар гамәлдәге программага кермәгән, чөнки 2017 елның 1 нче гыйнварыннан соң авария хәлендә дип табылган.
ТР Министрлар Кабинеты әлегә карар кабул итмәгән, әмма Россиянең кайбер төбәкләре программаның чираттагы этапларын гамәлгә ашыра башлаган инде.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, бу мәсьәләдә Сезнең ярдәмегезне сорыйбыз.
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау
Хөрмәтле коллегалар!
Федераль программа буенча хисап елында 2,4 млрд сумлык 158 күпфатирлы йорт капиталь ремонтланган.
2008 елда аны гамәлгә ашыру башланганнан бирле 3600 дән артык йорт ремонтланган, 600 меңнән артык шәһәр кешесе – Казан халкының яртысы диярлек үз торак шартларын яхшырткан.
Агымдагы елда 2,4 млрд сумлык 181 йортны ремонтлау планлаштырыла. Узган елларда экономияләү исәбенә программага өстәмә рәвештә тагын 31 йорт кертелгән.
Йортларны капиталь ремонтлау турында сөйләгәндә, тагын бер проблема турында әйтергә кирәк.
Соңгы елларда инженерлык челтәрләрендә аварияләр саны арта, һәм, шуңа күрә, шәһәр халкының бу проблемалар буенча мөрәҗәгатьләре саны да арта. Соңгы 2 елда гына да 2500 дән артык авария булган.
Инде халык арасында имгәнү очраклары да булды, барыбыз да Камал театры янындагы җәяүлеләр кичүендә булган убылуны хәтерлибез.
Безнең шәһәрнең катлаулы рельефларын һәм геологиясен исәпкә алып, без хәлнең елдан-ел начарлана баруын аңлыйбыз. Челтәрләр 70% тан артыкка искергән. Үткәргеч торбаларның күпчелек өлеше 10 ел норматив срокны үтәгән яки аннан да артыграк хезмәт иткән.
2022 елда гына да 1 миллиард 427 миллион сумлык эшләр башкарылган. 3,5 мең км челтәргә, 200 насос станциясенә һәм су җыю җайланмаларына хезмәт күрсәтә, чистарту корылмаларын реконструкцияләү һәм ләм кырларын рекультивацияләү проектларын гамәлгә ашыра торган «Водоканал»ның ресурслары үз инвестиция программасы хисабына дистә еллар дәвамында тупланган челтәрләрне ремонтламау проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирми.
Без аны күптәннән күтәрәбез – илгә Торакны капиталь ремонтлау программасы кебек (Казанда аңа старт безнең инициатива буенча бирелде) инженерлык челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча дәүләт программасы кирәк.
2023 елның 21 нче февралендә Россия Президенты В.В.Путин 10 ел дәвамында финанслау күләме 4,5 трлн сумнан ким булмаган торак-коммуналь хуҗалык системаларын төзү һәм ремонтлау буенча программа старт алуы турында игълан итте. Рөстәм Нургалиевич, Россия Дәүләт Советының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комиссиясе рәисе буларак, сезнең тырышлыкларыгыз өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез – ниһаять, безне ишеттеләр! Озак көтелгән программа якын арада старт алыр дип өметләнәбез.
Юллар
Хөрмәтле депутатлар!
Хисап елы юллар төзү һәм ремонтлау буенча рекордлы ел булды.
Рөстәм Нургалиевич карары ярдәмендә, 2021 елдагы рекордлы 18,4 млрд сумнан соң, 2022 елда 28 млрд сумга якын акча бүлеп бирелде.
Вознесение тракты төзелеше дәвам итә, ул 1969 елгы ук шәһәрнең Генераль планы белән планлаштырылган.
2024 елда файдалануга тапшырылганнан соң, бу очыш магистрале Мамадыш трактын шактый бушатачак һәм яңа территорияләрне үстерүгә һәм төзүгә керешергә мөмкинлек бирәчәк.
Реконструкция тәмамланды һәм Мехчылар урамындагы Зур Казан боҗрасында тест режимында хәрәкәт ачылды.
Горький шоссесын реконструкцияләү эшләре башланды – бу казанлылар, күрше шәһәр һәм бөтен Яшел Үзән районы халкы өчен генә түгел, ә республикабызга күрше төбәкләрдән килүче күпсанлы кунаклар өчен дә бик зур бүләк дип әйтүдән курыкмыйм.
Осиново урамы буенча юл участогы киңәйтелде, борылыш элмәкләре һәм җир асты кичүләре төзелә.
Кабан күле аша авария хәлендәге күперне реконструкцияләү эшләре башланды. Без аларны быел тәмамларга планлаштырабыз.
Миллионнан артык квадрат метрлы 62 урам участогы ремонтланган.
2023 елда 300 мең кв.м мәйданлы тагын 29 урам, Киндерле елгасы һәм Коры елга аша, Куземетьево поселогындагы күперләр төзекләндереләчәк.
Темпларны киметмичә, бу эшне дәвам итәрбез.
Поселок
Казан чикләрендә 97 торак массив исәпләнә. 200 меңнән артык казанлы шәхси секторда яши – бу 3 Алабуга яки 2 Яшел Үзән халкы кебек.
Казанда яңа төзелә торган торакның өчтән бер өлеше диярлек шәхси секторга туры килә. Казан үсә – аның составына керүче торак массивлар да үсә. Мәсәлән, Салмачы соңгы 25 елда 10 тапкыр үскән. Торак массивларда, шәһәр яны районнарында проблемалар җыела, кешеләр, шәһәр кешеләре буларак, бездән башкала яшәү шартларын – сыйфатлы юлларны, ышанычлы ресурслар белән тәэмин итүне, транспорт, социаль объектлар белән тәэмин итүне таләп итә. (Поселокларның инфраструктурасы күп катлы Казан стандартларыннан гына түгел, ә республиканың күпчелек район үзәкләренең тормыш сыйфатыннан да шактый артта кала). Һәм әлеге проблемаларны бер шәһәр көче белән генә хәл итеп булмый.
Казанның күпсанлы поселокларында яшәүчеләргә, «Сетевая компания», «Газпром» һәм «Водоканал» инвестиция проектлары ярдәмендә, «Поселок» уңышлы программасын яңартып, тиешле игътибар бирергә мөмкин.
Без әлеге ихтыяҗны үз эченә алган җиде еллык поселокларны үстерү программасын әзерләдек. Ул ТР Хөкүмәтенә карау өчен җибәрелде.
Җәмәгать транспорты
Җәмәгать транспорты һәр шәһәр тормышының мөһим өлеше булып тора.
2006 елда Казанда Россиядә беренче тапкыр пассажирларны ташу сыйфатына таләпләр югары булган конкурс нигезендә җәмәгать транспортында кардиналь реформа башланды.
Шул вакыттан бирле Казан җәмәгать транспорты сыйфаты рейтингында алдынгы позициядә тора. Безгә тәҗрибә өйрәнергә илнең барлык шәһәрләре һәм төбәкләре диярлек килде.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, тармакка булышканыгыз һәм игътибар иткәнегез өчен рәхмәт. Соңгы 5 елда хәрәкәт составы шактый яңартылды.
Көн саен эш көннәрендә җәмәгать транспорты белән 650 меңнән артык пассажир файдалана, бу башкаланың һәр икенче кешесе дигән сүз.
Узган ел җәмәгать транспортының барлык төрләре белән 221 млн пассажир ташылган, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 7% ка күбрәк, әмма 2019 ел белән чагыштырганда 15% ка түбәнрәк.
Ә автомобильләр саны 12% ка арткан.
Җәмәгать транспорты хезмәтләренә ихтыяҗның кимүенә аның җәлеп итүчәнлегенең кимүе, хәрәкәт составын яңартуда артта калу, инфраструктураның тузуы һәм искергән транспорт схемасы сәбәп булып тора.
Аерым торак комплексларда яшәүчеләрнең транспорт хезмәте күрсәтү сыйфатына карата шикаятьләре дә бар, моңа озак көтү вакыты һәм хәрәкәт интервалы сәбәп булып тора. Мәсәлән, «Весна» һәм «Светлая долина» торак комплексларында яшәүчеләрдән 2022 елда гына да 120 дән артык мөрәҗәгать килде.
70 нче һәм 71 нче автобус маршрутларында 11 минуттан 40 минутка кадәр хәрәкәт интервалы белән бары тик 11 берәмлек хәрәкәт составы йөри. Мамадыш трактыннан пик вакытында чыгу катлаулана бара. Безгә әлеге хәлне үзгәртергә кирәк.
Пассажирларның 2/3 өлеше 732 автобуста йөртелә. 263 – шуларның өчтән бере – ресурсны тулысынча эшләп бетергән һәм узган ел ук алыштырылырга тиеш булган.
Электр транспорты инфраструктурасы да тузган, бу пассажирлар йөртү тизлеген һәм сыйфатын киметүгә китерә. Безнең заказ буенча Россиянең әйдәп баручы автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты шәһәрнең пассажир транспорты маршрут челтәрен оптимальләштерү буенча эш башкарды, аның нәтиҗәләре турында без Сезгә аерым мәгълүмат җиткерергә әзербез.
«Безнең ишегалды»
«Безнең ишегалды» Татарстан Республикасы Рәисе программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2022 елда 466 ишегалды территориясе яки 530 мең кв. м. асфальт-бетон каплаулы мәйданы булган 266 объект төзекләндерелде. Программаның 3 елында 7,5 млрд сумлык 1356 күпфатирлы йортның территориясе төзекләндерелде.
Агымдагы елга тагын 274 йортны төзекләндерү планлаштырыла, ә бу – 2,8 млрд сумлык 482 күпфатирлы йорт.
300 мең казанлы бөтенләй башка тормыш сыйфатына ия булды инде. Сезгә, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, моның өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
Шулай да җиткерергә теләгән фикеребез бар. Программаны тормышка ашыру ахырына башкалабызда 2300 йорт яисә планның 66% ы төзекләндереләчәк, шул ук вакытта БТИның башлангыч инвентаризациясе нәтиҗәләре буенча программа шартларына туры килгән йортларның 34% ы (финанслауның агымдагы лимиты булганда) тотылмаячак, чөнки материалларга һәм төзекләндерү эшләренә бәяләр елдан-ел үзгәрә. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, әлеге программаны планны тулысынча ябу һәм Казан шәһәрендә калган ишегалларын төзекләндерү өчен дәвам итүне сорыйм.
Шул ук вакытта бүген аларны саклап калу мөһим, шуңа күрә без Комплекслы геомәгълүмат системасына йөкләнә торган һәм даими рәвештә актуальләштерелә торган ишегалларының мәгълүмати модельләрен булдыру буенча эш башладык.
Ишегалларыбыз турында барысын да – чикләрдән, яшел зоналар һәм балалар мәйданчыкларыннан алып торбалар һәм люкларның диаметрына һәм тирәнлегенә кадәр беләчәкбез.
Реаль вакыт режимында аварияләрне дә, ишегалдын җыештыру һәм чүп-чарны чыгару сыйфатын да, төзекләндерү кагыйдәләрен бозуны да күрәчәкбез.
Тротуарларны чистарту
Республика җитәкчелегенең игътибары һәм ярдәме белән безнең юл предприятиеләре заманча техника белән комплектланган, һәм гомумән, төгәл оештырылган логистика һәм цифрлы технологияләр кулланып контроль системасы ярдәмендә без юлларны норматив хәлдә тота алабыз.
Шулай да тротуарларны кардан һәм бозлавыктан чистарту сыйфаты әле бик үк мактанырлык түгел. Шәһәр халкы безне моның өчен гадел тәнкыйтьли. Әлбәттә, урам җыештыручылар җитмәү кебек объектив сәбәпләр бар. Кышкы сезон башында идарәче оешмаларда булган эшчеләр саны, эш күләме арту һәм һава шартлары начарлану белән, кагыйдә буларак, уртача 10% ка кими. Бүгенге көндә шәһәрдә 500 ләп җыештыручы җитми.
Кадрлар җитмәү безнең төзекләндерү предприятиеләрендә дә күзәтелә. Хәзерге вакытта тротуарларны тотуга 700 кеше урынына 224 юл эшчесе җәлеп ителгән, ягъни ун урамны тотуга 1 юл эшчесе туры килә.
Бүгенге көндә машина йөртүчеләргә кытлык – 26%. Шулай итеп, без машина йөртүчеләр булмау сәбәпле, 2 сменада бер берәмлек өчен 10 млн сумлык техниканы нәтиҗәле куллана алмыйбыз.
Аларның уртача хезмәт хакы 51 мең сум тәшкил итә, ә коммерция секторында шундый ук вакансия 100 мең сумнан артык. Хезмәт хакы буенча базар белән ярыша алмыйбыз.
Әлеге хәл бары тик кул хезмәтен минимальләштерү һәм тротуарларны җыештыруны максималь механизацияләү ярдәмендә генә чишелә ала. Тротуарларны тиешенчә тоту өчен беренче чиратта 105 берәмлек техника кирәк. Әмма машина йөртүчеләрне техникага һәм юл эшчеләренә җәлеп итү өчен тротуарларны тоту тарифын арттыру ихтыяҗы да бар. Республика Хөкүмәтеннән әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итүне сорыйбыз.
Хисап елындагы тагын бер проблема – чүп-чар чыгару.
Калдыклар белән эш итү системасын реформалауның өч еллык тәҗрибәсе җитешсез урыннарны ачыклады.
Федераль законнар үзгәргәннән соң, без, калдыклар белән эш итү буенча лидер шәһәр, чүп-чар белән тулган контейнер мәйданчыкларын, сортларга бүлү системасының булмавын, полигоннарның тулып бетүен күзәтә башладык, законсыз чүплекләр саны күп тапкыр артты, кызганычка, хәтта Казан Кремленнән биш минутлык юлларда да чүплекләр очрый башлады.
Төбәк операторлары чүп-чарны вакытында чыгару өчен тиешле җаваплылыкны үз өстенә алмаганнар, коммерция мәнфәгатьләрен беренче урынга куйганнар.
Без әлегә аларның активлыгын калдыкларны утильләштерү инфраструктурасын үстерүдә дә күрмибез.
Нәтиҗәдә, шәһәр халкының шикаятьләре саны арта, ишегаллары чүпләнә.
Без оператор компаниясе җитәкчелеге белән очраштык, җитди сөйләшү булды, тәртип урнаштырырга вәгъдә бирелде. ТКХ комитетыннан әлеге мәсьәләләрне катгый контрольгә алуларын сорыйм.
Хәзер закон буенча бу безнең вәкаләтләр түгел, ләкин кешеләр – безнеке! Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, региональ оператор белән конструктив хезмәттәшлекне җайга салыгыз. Ниһаять, прокуратура органнары, шул исәптән табигатьне саклау органнары да бар.
Парклар һәм скверлар
2022 елда Татарстан Республикасы Рәисе программасы ярдәмендә җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү эше дәвам ителде.
Әлеге чараларга 1,4 млрд сум акча бүлеп бирелгән.
Бу – Салават күперендәге парклар һәм «Светлая долина» торак комплексы, «Зеркала Татарстана», Төзелеш тармагының 100 еллыгы скверы һәм Балыкчы бакчасы, Юнысов мәйданы һәм Акчарлак күле.
Бөек Ватан сугышы ветераннары аллеясы һәм Академик Парин урамындагы сквер ремонтланды.
Бауманның үзәк урамы төзекләндерелде.
Быелгы планнарда – «Светлая долина» торак комплексы янындагы Нокса буендагы паркның 2 нче чираты, Балыкчы бакчасы һәм Юнысов мәйданы буенча эшләр, Серов урамындагы бульварның 1 нче чиратын һәм Горький паркының керү төркемен төзекләндерү – барлыгы 826 млн сумга.
Төньяк вокзал янындагы скверда «Казан – Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы урнаштырылачак. Эшләрне финанслау 130 млн сум тәшкил итәчәк. Исегезгә төшерәбез, бу мактаулы исемгә безнең башкала Россия Президенты Указы буенча Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы елында лаек булды.
Кремль дамбасында велосипедта йөрү маршруты эшли башлаячак, аның төзелеше узган ел башланган иде. Маршрут велосипедчылар арасында гына түгел, ә барлык казанлылар һәм шәһәр кунаклары арасында да популяр булыр дип ышанам. Ул «Казансуны үстерү стратегиясе»н гамәлгә ашыруда этап булачак.
Казан су туризмын һәм яр инфраструктурасын үстерү өчен бай потенциалга ия.
Тарихи яктан казанлылар елга белән бик тыгыз бәйләнгән һәм су янында рекреациягә мохтаҗ. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәр чикләрендә Идел елгасының яр буе озынлыгы 78 км, ә төзекләндерелгән яр буе 0,5 км гына. Казансу елгасының яр буе шәһәр чикләрендә 56 км тәшкил итә, шул ук вакытта төзекләндерелгән яр буе 4,2 км гына.
Сезнең ярдәмегез белән, Рөстәм Нургалиевич, шәһәрдә җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча зур эш башкарылды.
Ләкин без үзебез Казансу елгасы акваториясендә су тигезлеген куллану потенциалын җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәдек. Озак вакыт шәһәр чикләрендә Идел елгасының яр буе да игътибарсыз калды.
Судноларны йөртү өчен су инфраструктурасы, суда оештырылачак вакыйгалар һәм җилкәнле спорт туристлар агымын арттырачак, кече һәм урта бизнесны үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк, шулай ук шәһәр икътисадына инвестицияләр җәлеп итәчәк. Шуңа күрә без «Казан – судагы шәһәр» концепциясен эшләдек.
Без әлеге концепцияне тәкъдим итәргә һәм аны гамәлгә ашырырга әзер.
Хөрмәтле депутатлар һәм чакырылган кунаклар!
Казан үсеш алган инфраструктура, бай тарих һәм традицион кунакчыллык аркасында илнең иң кызыклы туристлык үзәкләренең берсе булып кала.
2022 елда Казанга 3,6 млн турист килгән, бу 2021 елга караганда 20% ка күбрәк. Кунакханәләрнең уртача йөкләнеше 65,2% тәшкил итә, ә бәйрәм даталарында 95% ка кадәр җитә.
Туристлар шәһәр икътисадын гына түгел, ә шәһәребезнең кеше капиталына да өлеш кертә. Уңайлы, куркынычсыз, үсештә булган шәһәрдә кунак булып, аңа кире кайтырга һәм аннан соң бөтенләйгә күченергә телиләр.
Мондый фикерләр, беренче чиратта, энергияле, максатчан, иҗади яшьләргә килә. Алар өчен безнең башкалада белем алу, эш һәм арзан торак табу, балалар табу өчен барлык шартлар да бар.
Хөрмәтле депутатлар һәм чакырылган кунаклар!
2022 елда Казанда 18 мең 704 сабый тууы теркәлгән. Без Идел буе федераль округы буенча күршеләребездән бер ярым һәм аннан да күбрәк тапкыр (инде беренче ел гына түгел) алдарак барабыз.
Казан округта өченче ел балалар туу буенча уңай динамиканы саклаган бердәнбер миллион халыклы шәһәр булып тора. Туучылар саны үлем актлары саныннан 26% ка артык.
Мәгариф
Туучылар санының артуы һәм миграция процесслары казанлыларның яхшы социаль иминлеген һәм аларның иртәгәсе көнгә ышанычын күрсәтеп кенә калмый, ә безнең алга яңа бурычлар да куя.
Казанда 2022 елның 1 нче сентябрендә 166 мең укучы парта артына утырды, бу Россия үлчәүләре буенча зур шәһәр халкы белән чагыштырырлык. Кайбер параллельләрдә инде 15 сыйныфка кадәр бар.
Төзелешнең югары темпларына карамастан, безгә барыбер мәктәпләр һәм балалар бакчалары җитми.
Шәһәрдә капиталь ремонтланырга тиешле 153 балалар бакчасы бар, анда көн саен 26,5 мең бала йөри. Бу бакчаларның күпчелегенең төзелүенә 50 елдан артык.
Совет чорыннан Пионерлар йортлары буларак билгеле булган өстәмә белем бирү үзәкләренең торышына аерым игътибар бирергә телим, чөнки хәзер алар да реновациягә мохтаҗ. Бигрәк тә заманча пионерлар – «Беренчеләр хәрәкәте» безнең күз алдында яңадан торгызыла. Хәзерге вакытта Казанда капиталь ремонт үткәрүгә мохтаҗ булган 59 объект бар, аларга даими рәвештә 50 меңнән артык бала йөри.
1000 еллык Казан – яшь шәһәр. Росстат мәгълүматлары буенча, 572 мең казанлы – 35 яшьтән яшьрәк кешеләр, ә бу шәһәр халкының 44% ы дигән сүз.
Якын киләчәктә без балалар саны буенча үсәчәкбез, мәктәпләр һәм балалар бакчалары җитмәү проблемасы үзе хәл ителмәячәк. Федераль үзәк һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән әлеге проблеманы хәл итү өчен күп эшләр башкарыла. Мәктәпләр һәм балалар бакчаларын төзү масштаблары турында мин инде сөйләдем.
2022 елда 70 тән артык социаль объект капиталь ремонтланды, аларның гомуми суммасы 3 млрд сумга якын – мәктәпләр, балалар бакчалары, китапханәләр, яшүсмерләр клублары һәм балалар лагерьлары.
1905 елда төзелгән Петр Ильич Чайковский исемендәге балалар музыка мәктәбенә ремонт ясалды, бина ремонттан соң чын сәнгать гыйбадәтханәсенә әйләнде.
1 нче сентябрьдә ремонттан соң 5 мәктәп ачылды.
31 мәктәп ашханәсе ремонтланды – хәзер алар чын рестораннар. Яңа уку елында аларның саны 144 кә кадәр артты, бу барлык ашханәләрнең 78% ын тәшкил итә. Тагын 21 мәктәп ашханәсен реконструкцияләү планлаштырыла.
2023 елда 17 мәктәп, 4 балалар бакчасын ремонтлау планлаштырыла.
Казан соңгы берничә ел дәвамында, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң, Бөтенроссия укучылар олимпиадасында лидерлар өчлегендә бара, ә бу бөтен илдән 6 миллион бала дигән сүз.
2022 елда Казан мәктәпләре укучылары 142 призлы урын яулады, бу 2021 елга караганда 27 гә күбрәк. Без Казан егетләренең Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстанның нәтиҗәлелегенә зур өлеш кертүенә шатбыз, аларның өлеше 60% ка якын тәшкил итә. Соңгы 7 елда Казан укучылары арасында призерлар һәм җиңүчеләр саны 2 тапкырга диярлек артты.
Олимпиада нәтиҗәләре гадәттә интернет-ресурслар рейтингында күрсәтелә, анда күрсәткеч буларак төбәкнең 100 мең халкына призерлар саны нисбәте алына.
Казан, субъект статусына ия булмау сәбәпле, әлеге рейтингларга керми. Ләкин гади арифметиканы кулланып, нәтиҗәлелек буенча без Россия башкаласыннан калышмавыбызны күрәбез (Казанның 10,86 дипломы – Мәскәүнең 10,43 дипломына каршы).
Хөрмәтле дуслар!
Казан – тынычлыкта һәм татулыкта 115 тән артык милләт вәкилләре яши торган шәһәр.
Хәзерге шартларда әлеге килешүне дә, безнең барлык мәдәниятләрнең уникальлеген дә, үзенчәлеген дә саклау мөһим.
2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы эгидасы астында узды.
2022 ел Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы дип игълан ителде.
Бу ике ел эчендә Казанда Татарстан башкаласында яшәүче халыкларның мәдәниятен саклауга, үстерүгә һәм популярлаштыруга зур өлеш керткән масштаблы проектлар гамәлгә ашырылды, аларның күбесе елдан-ел үз ихтыяҗларын исбатлый.
Әлеге проектларны тормышка ашыруда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия зур роль уйный.
Безнең республика һәм аның башкаласы бөтен Россия халкының күптөрлелеген һәм бердәмлеген чагылдыра.
Ялгыз агачны җил борган, күмәк агач җилне борган, ди халык мәкале.
Инешләр кушылгач, елга барлыкка килә, кешеләр берләшкәч, көч барлыкка килә.
Бүгенге тынычсыз вакытта әлеге сүзләр аеруча зур мәгънәгә ия. Безнең төп көчебез һәм горурлыгыбыз – халыклар, диннәр һәм мәдәниятләрнең бергә дустанә яшәвендә.
Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителгән 2023 ел – әлеге проектларны даими итү, яңа идеялар башлау һәм җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны саклау буенча системалы эшне дәвам итү өчен искиткеч мөмкинлек.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
Казан халкының сорауларын хәл итүдә ярдәм күрсәтүегез өчен шәхсән Сезгә рәхмәтемне белдерәм!
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
Шәһәр халкы, Казан предприятиеләре, эшмәкәрләр исеменнән Сезгә һәм республика хөкүмәтенә оператив реакция, шәһәр һәм шәһәр халкы тормышы һәм эшчәнлеге өчен мөһим булган барлык мәсьәләләрне вакытында хәл итүдә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез!
Күп нәрсә эшләнде һәм башкарылды, һәм, нинди генә авырлыклар булуына карамастан, тагын да күбрәк эшләргә кирәк.
Без үзебезнең төп максатыбыз – Казанны шәһәр халкы өчен иң яхшы шәһәр итү турында бер секундка да онытмыйбыз.
Моның өчен Сезнең ярдәмегез дә, әби-бабаларыбызның кыйммәтле тәҗрибәсе дә, шәһәр халкының характерында салынган тарихи традицияләр дә – кунакчыллык һәм тырышлык, үз тамырларына, үз Ватанына мәхәббәт һәм тугрылык та бар.
Кадерле казанлылар!
Без җиңел булмаган чорда яшибез, күп нәрсә бик тиз үзгәрә – технологиядән алып яшәү рәвешенә кадәр.
Без традицияләр белән көчле, һәм мин төп тормыш кыйммәтләрен саклап калачагыбызга, аларны яңа мәгънәләр һәм өстенлекләр белән тулыландырачагыбызга чын күңелдән ышанам.
Әйдәгез, игелекле эшләрне һәрвакыт истә тотыйк, үзебез дә якыннарыбыз алдында ике тапкыр игелеклерәк һәм өч тапкыр җаваплырак булыйк.
Авырлыклар безне көчлерәк, акыллырак һәм камилрәк итсен.
Фидакарь хезмәтегез өчен барыгызга да рәхмәт! Ярдәмчеллегегез һәм инициативагыз өчен рәхмәт!
Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтен телим!
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!