И.Метшин агачларны рөхсәтсез кисү турында
Марат Мөгыйнов фотосы
Урицкий исемендәге паркта агачларны рөхсәтсез рәвештә кисеп
ату – зыян салу очрагы, искитәрлек хәл, моңа күз йомарга ярамый. Подрядчыга
авария хәлендәге агачларны кисү эше йөкләнгән иде, ә ул исә агачларны аргтыгы
белән, шул исәптән шәһәрлеләр өчен әлеге паркның символы булып торган агачны да
юкка чыгарган. Мондый хәл булырга тиеш түгел!
Әлбәттә, хәзер без үзебезне кисеп алынган агачның черек булып
чыкканлыгы белән генә тынычландыра алабыз. Берәр давыл вакытында агач, кемнең дә
булса өстенә килеп төшеп, бәла-каза сәбәбе була ала иде. Әмма бу подрядчының
эшен акламый. Мондый гамәлләр бары тик рөхсәт белән генә башкарылырга тиеш. Шәһәрнең
30-дан артык парк һәм скверында реконструкция буенча башкарылган зур күләмдәге эшнең
дәрәҗәсе бер намуссыз подрядчы аркасында юкка чыккан кебек булды.
Алга таба мондый хәлләр кабатланмасын өчен без конкрет
чаралар күрдек. Беренчедән, һәр подрядчы үтәргә тиеш булган төгәл регламент
булдырылды, икенчедән – эксперт советы төзелде. Төзекләндерү комитетларыбыз Башкарма
комитеттан агачларны кисүгә рөхсәт алганчыга кадәр, эксперт советы белгечләр
белән бергә һәр конкерт агач буенча мәҗбүри тәртиптә карар кабул итәчәк.