Салават
күперендә парк ачу – безнең ике ел буена башкарган зур эшебез буенча төп
имтихан. Моңа кадәр 30 меңгә якын кеше яши торган торак комплексында гаилә
белән ял итә алырлык парк яки бульвар юк иде. Район халкы яңа җәмәгать киңлеген
яратыр дип өметләнәм, чөнки без һәрвакыт казанлылар белән парклар һәм
скверларны ничек күрергә теләүләре турында киңәшләшәбез.
Бу парк
безнең өчен башка төрле. Без, мөгаен, беренче тапкыр 6 гектарлы бушлыкны паркка
әйләндерәбез. Бу бушлык кына түгел, ә дистә еллар дәвамында тупланган
аңлашылмаган рельеф белән тулы төзелеш мәйданы. Төзүчеләр, төзекләндерү белән
шөгыльләнүче кешеләр һөнәренең матурлыгы нәрсәдә, – нәрсә булган һәм ничек
үзгәргәнен карау, ә соңыннан бәхетле балаларны, яшь казанлылар белән бергә
үсәчәк агач үсентеләрен күрү. Һәм бу парк тормыш белән тулачак.
Салават
күперендәге яңа җәмәгать киңлеге актив һәм тыныч ял итү зоналарын – балалар һәм
спорт мәйданчыкларын, җәяү йөрү өчен каралган яр буен, амфитеатр һәм мәдәният
үзәген, күзәтү мәйданчыкларын, эт йөртү мәйданчыкларын үз эченә ала.
Шәһәр халкы
монда килгәч үзләрен Татарстан Республикасы башкаласында яшәүчеләр итеп хис
итсен өчен, биредә чаралар программасы башка паркларга караганда да кызыклы
булыр дип ышанабыз.