Безнең
алда шәһәрнең ерактагы һәр районын уңайлы спорт объектлары белән тәэмин итү
бурычы тора. Бистәме ул, «Салават күпере» микрорайонымы яки Юдино торак
массивымы – анысы мөһим түгел.
Мөһимлеге
буенча спорт объектлары территорияләрне үстерүдән дә, мәктәпләр һәм балалар
бакчалары, сәламәтлек саклау объектлары төзелешеннән дә калышмый. Бу –
балаларның, яшүсмерләрнең мәшгульлеге, бу барлык Казанлыларның да,
искәрмәләрсез, сәламәт яшәү рәвеше: яшьләрнең дә, профессиональ спортчыларның
да, өлкән кешеләрнең дә.
Без даими
рәвештә спорт белән шөгыльләнүче, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы казанлылар
санын арттыруга омтылабыз. Бу безнең өчен төп бурычларның, төп өстенлекләрнең
берсе. Без бу күрсәткеч ел саен артсын өчен системалы рәвештә эшлибез.
Шәһәрдә
спорт инфраструктурасын үстерү дәвам итә. Бүген Татарстан башкаласында 12 чаңгы
базасы, 8 чаңгы трассасы, массакүләм шуу өчен 18 шугалак, 78 ачык хоккей
тартмасы, 10 боз аренасы эшли, прокатта 3000 пар тимераяк бар. Яңа ел
каникуллары вакытында паркларда, скверларда һәм спорт объектларында бик күп
санда гаиләләрне күрү бик куанычлы булды. Иҗтимагый киңлекләр үсешенең яңа
юнәлеш алуын күрү бик рәхәт. Без моның өчен шартлар булдыруны дәвам итәчәкбез.
Чөнки үсештән башка, системалы якын килүдән башка мондый нәтиҗәләргә ирешү
мөмкин булмас иде.