Казанның
Гаврилов урамы буенча 80 гектарда Казансу елгасының яр буе зонасына аерым
саклана торган табигый территория статусын беркетү җиңел булмады. Элегрәк бу
территория торак төзелеше өчен билгеләнгән иде. Әле 10 ел элек кенә теләсә
кайсы шәһәрнең үсешендә мөһим критерийларның берсе торак төзелеше, социаль
объектлар, юллар төзү булган. Шуңа күрә алдагы Генплан барлык шушы 80 гектар
җирне торак төзелешенә тулысынча үзләштерүне күздә тоткан. Яңа Генпланда
төзелешкә бары тик 20 гектар гына бирелгән, ә 60 гектар рекреацион зона
статусына ия булган.
Әмма
тормыш бик тиз үзгәрә, без халыкның ихтыяҗларына җавап бирергә тырышабыз. Әйе,
пандемия дә үз төзәтмәләрен кертте. Без халыкның без уйлаганнан да күбрәк
иҗтимагый киңлекләргә, паркларга, скверларга мохтаҗ булуын күрдек.
Шуңа күрә
74 гектарга балалар мәйданчыклары, сәламәтләндерү сукмаклары һәм кыйммәтле
экосистема участоклары булган парк җәелдерергә дигән карар кабул ителде. Инде
төзелә торган торак комплекс бердәнбер искәрмә булып калачак. Бу территориядә
торак төзелешен җәелдерергә планлаштырган инвесторларга без башка районны
үзләштерергә тәкъдим иттек.
Мин биредә
төзекләндерелгән иҗтимагый киңлек иртәгә үк барлыкка киләчәк, дип вәгъдә итмим,
әмма без эшкә керешәбез һәм, һичшиксез, аңа экологлар һәм биологларны җәлеп
итәчәкбез.