Теләсә нинди зур төзелеш билгеле бер
кыенлыклар белән бәйләнгән. Тик нәтиҗәдә, халык иң уңайлы транспортлы булачак.
Хәзер Казанны 11 метро станциясеннән башка күз алдына да китереп булмый, шуңа
күрә бу эшне дәвам итү мөһим.
Бу елларда республика безнең өчен мөһим
программаны финанслаганы өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт.
Күптән түгел генә Россия Президенты Владимир Путин федераль үзәкнең Россиянең
берничә шәһәрендә генә алып барыла торган метро төзелешенә ярдәм итәргә әзер
булуын белдерде. Бу Казан метрополитенының үсеш алачагына зур өмет. Һәм без
моңа әзер, экспертиза узган проект, көрәшкә сәләтле тәҗрибәле коллектив бар. Бу
программа дәвам итсен өчен бар да бар.