Узган атнада Татарстан Президенты Порт урамындагы 287 га мәйданлы территорияне комплекслы үстерү буенча мастер-планны раслады. Бу көнгә без берничә ел килдек. Бүгенге көндә бу депрессив территория, ул Казанны һәм аның халкын Иделдән аера. Совет чорында биредә тимер юл вокзалы, елга порты төзү икътисади яктан максатчан иде, ул вакытта матурлык һәм архитектур як беренче планда тормады.
Шәһәрнең үсеш күрсәткече һәм иртәгәсе көн булу – шундый зур проектлар. Аларны Россиядә теге яки бу сәбәпләр аркасында бөтен кеше дә тормышка ашыра алмый.
Татарстан башкаласы актив рәвештә үсә – бүгенге көндә шәһәрдә 1,3 миллионнан артык кеше яши. Шәһәр халкы саны арту белән яңа торак төзү таләп ителә. Безгә башка шәһәрләрдән дә актив киләләр, балалар күпләп туа. Шәһәр халкы саны арту белән яңа торак төзү таләп ителә. Алга таба да территориядән читкә чыгып үсәргә мөмкин булыр иде. Әмма, кызганычка каршы, бу коммуналь хуҗалык проблемалары, халыкны эшкә китерү мәсьәләләре белән бәйле. Шуңа күрә безнең өчен сәнәгать зоналарының депрессив территорияләрен әйләнешкә кертү бик мөһим. Шундый катлаулы территорияләрнең берсе – Порт урамы, чөнки анда милекчеләр уннарча түгел, ә йөзләгән. Әмма без алар белән диалогта зур эш башкардык, ул мастер-планга күчте. Беренче территориянең 6 га архитектура-киңлек концепциясе эшләнгән инде, без җәмәгатьчелек проектын тәкъдир итәбез.
Проектны эшләүгә «АрхМосквы» версиясе буенча 2022 ел архитекторлары дип табылган әйдәп баручы архитекторлар – Александр Цимайло һәм Николай Ляшенко җәлеп ителгән. Проектта Казанның бердәйлеге һәм милли колориты исәпкә алынуын сорадык. Архитектура дөньясында мондый проектлар фикер алышу предметы булып тора. Алга таба проектлана торган өлешнең архитекторлары башка булачак. Без архитектура фикере палитрасының төрле булуын телибез. Әмма аларның һәркайсына теләкләр дә бар – бөтенесе дә аңлаешлы булсын, чөнки бу Казан, ә Амстердам, Лондон, Мәскәү һәм Санкт-Петербург түгел.
Гадәттә, территорияне төзегәндә төзекләндерү өчен гомуми мәйданның 15% ы бүлеп бирелә, ә Порт урамы районында проектлана торган территориянең 25% ы бүленгән. Шулай ук 12 км озынлыктагы яр буе булдыру планлаштырыла. Без иң яхшы дөньякүләм тәҗрибәләрне өйрәндек. Бу шундый зур масштаблы төзелештә беренче тәҗрибә.
Порт урамы территориясе үз эченә торак һәм иҗтимагый-эшлекле зоналарны берләштерәчәк һәм талантлы яшьләр, креатив кластер өчен магнит булачак, шул рәвешле яшьләр Казанда үз талантларын ача алачаклар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның югары бәяләве безне рухландыра һәм әлеге проект өстендә эшне дәвам итәргә этәрә.