Патриотик тәрбия – бик
тә җаваплы бурыч. Без кемнедер патриот булырга мәҗбүр итә алмыйбыз. Бу – зур,
җентекле һәм мөһим эш. Без бүгенге көндә аның никадәр мөһим булуын күрәбез.
Гражданлык башлангыч әкренләп һәм әйләнә-тирә мохит белән комплекста гына үсә.
Ватанны яратыр өчен
подъездны, ишегалдын, футбол кырын һәм эшкә утырып бара торган җәмәгать
транспортын яратырга кирәк. Нәрсә генә эшләсәк тә, нинди максат өчен гамәл
кылсак та, болар барысы да – «Ватаныбыз» дигән зур эшнең бер өлеше. Һәркем үз
урынында үз өлешен кертә. Бу кар чистарту, торак йортларны һәм социаль
учреждениеләрне ремонтлау, юллар һәм эш урыннары төзү булырга мөмкин – болар
барысы да үз илең өчен горурлануга бер сәбәп. Бөтен дәүләт масштабында әлеге
мәсьәлә беренче урынга куелырга тиеш. Бу – безнең кулда, көчебездә һәм
мөмкинлекләребездә. Әлбәттә, безнең эшнең иң мөһим векторы – мәктәпләр. Беркемне
дә мәҗбүр итәргә кирәкми, аңлатырга һәм төшендерергә кирәк. Беренче хәйрия
ярминкәләрен ничек башлаганыбызны искә төшерегез әле, беренче булып 19 нчы
мәктәпне колачладык, аннары тагын биш мәктәптә башлап җибәрдек. Бүген кемдер
рәсем ясый, кемдер кул эшләре эшли, аннары моны сатарга куя. Балалар, олылардан
башка, сыйныф җитәкчеләреннән башка, акча җыю турында карар кабул итәләр,
аларның мәктәбендә кемдер ярдәмгә мохтаҗ икәнен белеп әлеге эшкә тотыналар, шул
рәвешле алар чын-чынлап үсә һәм карар кабул итү өчен җаваплы була башлыйлар. Аларның күзләрен күрергә кирәк – шундый зур эшне эшли
алулары һәм ярдәм күрсәтүләре белән горурланалар бит алар.
Бүгенге көн – бөтен ил өчен яңа чакыру, һәм бу да
балаларга барысын да мисалларда аңлату өчен яхшы сәбәп. Башта берничә волонтер
булачак, аннары – дистәләгән. Безгә, өстән нинди дә булса инструкция көтеп тормыйча,
әлеге эшкә тотынырга кирәк. Әгәр дә без әлеге өлкәдә эшләмәсәк, безнең өчен ят
булган кыйммәтләрне балаларыбызга сеңдерүчеләр шунда ук табылачак. Эш
зур, ләкин без кая барырга икәнлекне беләбез.