Без алдагы 50 һәм 25 ел элек
элгәрләребезнең хыял предметы булган гаять зур үзгәрешләрне, төзелешләрне дәвам
итәбез.
«Гомумән алганда, 11,7 млрд сум бүлеп
бирелде, без мондый күләмнәрне эре вакыйгалар алдыннан гына үзләштерә идек.
Быел безне чын мәгънәсендә зур күләмле эшләр көтә. Бүгенге көндә өч төп
программа тормышка ашырыла – юлларны ремонтлау буенча республика программасы,
«Имин сыйфатлы юллар» федераль проекты һәм Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы. Юлларны җиде подрядчы ремонтлаячак».
Быел барлыгы 23 шәһәр һәм 22 бистә
урамнарын, 78 квартал эчендәге машина юлын һәм бакчачылык ширкәтләренә 4 юлны
яңарту планлаштырыла. Барлык эшләр дә график буенча алып барыла.
2021 ел юл инфраструктурасы тарихына
Вознесение тракты төзелеше башлану белән кереп калачак. Бу зур магистраль,
Мамадыш тракты дублеры. Бу бик җаваплы проект – Әлмәт магистраленнән Җиңү
проспектына кадәр дүрт чакрымлы участокта ике юл чишелеше, җәяүлеләр кичүе,
челтәрләрне урнаштыру планлаштырылган.
Несмелов урамыннан алып «Серебряный бор»
торак комплексына кадәр дүрт полосалы автомобиль юлы – Горький Шоссесы дублеры
– Казан өчен «тормыш юлы» булачак, чөнки шәһәргә керү һәм аннан Горький Шоссесы
буйлап чыгу һәрвакыт авыр булды, ә бүген анда актив төзелеш алып барыла.
Узган ел башланган Оренбург трактындагы
борылыш элмәге һәм Мәүлетов урамындагы җир асты кичүе дә хәрәкәт иминлеге өчен
мөһим.
Юлларны ремонтлау белән беррәттән, бөтен
юл инфраструктурасы тәртипкә китерелә, шул исәптән яктырту да. Без үзебезнең
тарафтан булдырылган алымны саклыйбыз, социаль объектны ремонтлаганда яки
төзегәндә, мәктәпме ул, балалар бакчасы булсынмы, без якын-тирә территориядә юл
инфраструктурасына тулы капиталь ремонт ясарга тырышабыз. Болар барысы да
куркынычсыз хәрәкәт өчен әһәмиятле.