Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ахырына
якынлашты, безгә әле соңгы нәтиҗәләрне чыгарырга кирәк, барлык юнәлешләр буенча
эшне бәялисе бар, әмма инде хәзер үк әйтә алабыз – туризм өлкәсендә без планлаштырганнарның
барысын да, хәтта артыгы белән эшләдек. Без үзебезгә югары планка куйдык – “Мастерс”
ярышларын исәпкә алып 100 мең турист кабул итү бурычын. Спортның су төрләре
буенча дөнья чемпионаты көннәрендә 120 мең турист кабул иттек, “Мастерс” категориясе
белән бергә әлеге санны 150-170 мең кунакка җиткерербез дип уйлыйбыз.
Чемпионат көннәрендә кунакханәләрнең тулылыгы 90-95%-ны
тәшкил итте. Ачылыш тантанасын һәм Евразиянең җирле хакимияте конгрессын уздырган
вакытта кунакханәләр 100%-ка кадәр тулы иде. Димәк, без туристик агымның үсеше буенча
алда барабыз һәм алда ирешелгәннәрдә туктарга җыенмыйбыз!
Казан чемпионат кунакларының – катнашучылар, туристлар, волонтерлар,
җанатарлар күңелләрендә калыр дип ышанабыз, аларның башкаларга да шәһәребез
турында сөйлиселәре, киләчәктә дуслары, гаиләләре белән бирегә кайтасылары
килер, дип өметләнәбез. Телеаудитория игътибарына тагы да ныграк өметләнәбез,
аның аудиториясе якынча 4 млрд. кеше булган.
Безнең исәп-хисаплар уңышлы шәһәрләр практикасында төзелгән,
әйтик, шул ук Барселона шәһәре, бүгенге көндә бирегә елына 12 млн. турист килә.
1992 елга кадәр, ягъни Олимпия уеннарына хәтле, 20 ел элек аларда миллион
турист та булмаган! Димәк, туризм өлкәсендә куячак рекордларыбыз алда әле
безнең, дип уйлыйм мин. Безнең бит иң тәҗрибәле туристларга да күрсәтер,
шаккаттырыр һәм күңелне яулап алырлык җирләребез байтак!