И.Метшин Европа шәһәрләре берләшмәсендә Казанның урыны турында
KZN.RU Казан шәһәре
Казан республика һәм федераль хөкүмәт ярдәмендә глобаль дөньяга
кушылу һәм европа шәһәрләре берләшмәсендә лаеклы урынын табу өчен эзлекле
рәвештә хәрәкәт итә.
Әлбәттә, европаның кабатланмас атмосфералы һәм мәдәни җирлекле
Страсбург кебек шәһәрләре белән ярышу безнең өчен бик авыр. Ләкин Казан – бөтен
дөньяның иң әйбәт идеяларын да үз эченә ала торган һәм җайлаша ала торган
шәһәр.
Безнең шәһәрнең кабатланмас бер үзенчәлеге - ул аның өч мең
ел элек Көнчыгыш белән Көнбатышны тоташтырган юл өстендә урнашуы. Аның буенча
сәүдә йөкләре күчерелгән, бу икътисад үсешенән кала башка әйберләр өчен дә бик
мөһим булган. Әлеге юлда Көнбатыш белән Көнчыгышның мәдәнияте һәм
гореф-гадәтләре тормыш көнкүрешләре кисешкән. Һәм аларның кисешкән урынын
элек-электән Казан дип атап йөртәләр.