Безнең өчен төп күрсәткеч – массалык. Быел Казанның 20 500 кешесе чаңгыга басты, шәһәрнең һәр районында чаңгычылар саны артып тора, һәм без моңа бик шат. Кешеләр гаиләләре белән чаңгыда шуа.