И.Метшин Халыкара хатын кызлар көне турында
KZN.RU Казан шәһәре
Минем өчен 8-нче
март көне әнигә мәхәббәт белән бәйләнгән. Безнең һәрберебез иң элек бала. Мин
бәхетле бала, минем әти-әниләрем исән-сау һәм 8-нче март көне безнең әниләрне
котлый торган көн. Без хәзер балаларның үз әниләренә бүләк әзрләгәнен күзәтә
алабыз, һәм хатын-кыз өчен бу беренче открыткалардан һәм кул эшләреннән дә
кыйммәтрәк һәм якынрак әйбер дөньяда юктыр. Үз эчеңдә булган иң кыйммәтле иң
изге теләкләреңне, әниеңә булган мәхәббәтеңне әлеге котлауга кертәсең. Аллага
шөкер, хәзерге вакытта чәчәкләр күп, ә мин лалә яки канәфер чәчәкләрен алыр
өчен иртәдән алып чиратта басып торуларны хәтерлим. Яраткан хатын-кызларыбыз
өчен күбрәк күңел җылылыгы һәм мәхәббәт булуын телим.