18 мартта РФ
Президентын сайлаулар узды. Казанда сайлау кампаниясен әзерләү һәм уздыру
буенча зур эш башкарылды. Беренче чиратта бу сайлау кампаниясенең законлы булуына,
сайлау участокларында куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә кагылды.
Башка шәһәрләр
белән чагыштырганда, Казан югары килү дәрәҗәсен күрсәтте – 61,5% казанлы сайлау
участокларына килде, моның өчен аларга рәхмәт. Казан сәяси өлгергәнлеккә
чираттагы сынауны үтте. Казанның, бер гаилә кебек тавыш биреп, республикада,
Россиядә нәтиҗәләргә йогынты ясавы бик мөһим. Бергәләшеп без көчле Россиягә
атладык, лидерыбызны сайладык – Казанда Владимир Путин өчен 76% тавыш бирде.
Тулаем алганда,
күренми торган җаваплы оештыру эше башкарылды. Сайлау процессын оештырудан тыш,
күп төрле чаралар узды – районнар администрацияләре башлыклары, бүлекчәләр
җитәкчеләре халык белән ишегалларында, социаль учреждениеләрдә, мәктәпләрдә, югары
уку йортларында, медучреждениеләрдә очраштылар. Халкыбызны, аларның теләкләрен,
өметләрен ишеттек, аларны акларга тырышырбыз.