Шәһәрнең һәрвакыт
берничә өстенлекле проекты бар, аларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә без матди һәм
матди булмаган кыйммәтләргә дә ия булабыз. Матди яктан - яңа юллар, социаль
объектлар, парклар, скверлар, яр буйлары, яңа торак... Ә матди булмаганнардан –
финанслар белән түгел, ә кешеләргә, яшенә, кызыксынуларына, милләтенә
карамыйча, игелек кылу теләге. "Игелекле дулкын" фестивале бөтен
Россиядән битараф булмаган кешеләрне берләштерде. Шунысы куанычлы, игелекле
кешеләр өчен чикләр һәм аерма юк. Бу безне сөендерә.
Быел Президент
гранты ярдәме белән "Игелекле дулкын" фестивале Казаннан чикләреннән
чыкты, төбәк этапларында илнең 10 төбәгеннән балалар катнашты. Әлеге
фестивальгә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Игорь Крутой һәм аның
командасына бик зур рәхмәт, сайлап алу бәйгеләре бара торган барлык шәһәрләргә
һәм бергәләшеп игелекле дулкын башында торган барлык битараф булмаган
кешеләргә.
"Игелекле
дулкынның" төбәк сайлап алу турлары Казанда 6 июньдә старт алды һәм 9
шәһәрдә узды. Һәр шәһәрдә өч юнәлеш буенча 130 җиңүче билгеле булды: музыка,
хореография, сәхнә сәнгате.