Төзекләндерелгән ишегалды уңайлы шәһәр мохитенең мөһим
өлеше булып тора. Ишегалларын капиталь төзекләндерү буенча мөһим эшне 2011 елда
башладык. Ул вакытта әлеге эш күтәрә алмаслык йөк кебек иде. Республика
Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, ул ел саен акча бүлеп бирү турында карар
кабул итә. Бүгенге көндә Казанда күпчелек ишегаллары төзекләндерелде инде. Без
ишегаллары территорияләрен тулысынча яңартуга планлы рәвештә барабыз.
2019 елда 300 мең квадрат метрдан артык мәйданда 296
ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. Башкарылган эшләрдән соң 150 мең казанлы
яхшы якка үзгәрешләрне сизәчәк. Безнең планнарыбыз зур һәм халык тарафыннан
көтеп алынган – шәһәрлеләр безгә шалтыраталар, язалар, төзекләндерүгә мохтаҗ
булган ишегаллары турында хәбәр итәләр.
Тормыш ишегалларын комплекслы төзекләндерү кирәклеген
күрсәтә. Асфальт-бетон катламын ремонтлаудан тыш, күп кенә ишегалларында
балалар өчен уен комплекслары, спорт җиһазлары, эскәмияләр урнаштырыла,
машиналар өчен парковка урыннары булдырыла.
Һәр казанлы көн саен өйләреннән чыга һәм әйләнеп кайта.
Матур ишегалды күзләрне шатландырганда рәхәт. Өлкән кешеләр, балалы гаиләләр
ишегалдында шактый вакытларын уздыралар. Шуңа күрә без әлеге масштаблы
программаны гамәлгә ашыруга алындык һәм аны җиренә җиткереп башкарачакбыз.