Без чираттагы тапкыр дөнья спорт башкалаларының берсе булу
статусын расладык. Беренче тапкыр УЕФА Суперкубогы Россиядә, Казанда узачак.
Без моның белән горурланабыз, онытылмас УЕФА Суперкубогын үткәрергә карар
итүебезгә чын күңелдән шатбыз. Ул Казанның әлеге дәрәҗәле футбол турнирын
үткәрүгә гаризасын хуплаучыларга – УЕФА башкарма комитетына, илебез Хөкүмәтенә,
Россия футбол берлегенә рәхмәт белдерде. И.Метшин Казанның турнирны үткәрү
хокукын алуда җиңүе җиңел булмады, дип ассызыклады – Татарстан башкаласының
көндәшләре бик көчле иде: Хельсинки, Минск, Белфаст һәм Тирана.
Казанның дөнья дәрәҗәсендәге ярышлар уздыру өчен бөтен нәрсәсе
бар: заманча 45 мең кешелек стадион, үсеш алган кунакчыллык индустриясе,
волонтерлар һәм җанатарлар армиясе һәм футболга һәм гомумән спортка зур
мәхәббәт.
Без бу эшне
системалы рәвештә башкардык, бу Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, беренче
Президент Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Боларның
барысы да тамчылап исәпкә алынды һәм Амстердамдагы зур җиңү касәсенә җыелды. Бу
җаваплы вакыйга, Россия бер генә тапкыр да мондый ярышларны уздырмады, әзерләнү
өчен өч ел бар, ничек кенә булмасын, бу - зур вакыйга.
Татарстан
башкаласы инде халыкара чараларны – 2013 елгы Универсиаданы, 2015 елда Спортның
су төрләре буенча дөнья чемпионатын һәм 2018 елда Футбол буенча дөнья
чемпионатын кабул итте. Без бу искиткеч вакыйгаларны оештыруда катнашучылар, казыйлар,
экспертлар һәм җанатарлар куйган бәяләрнең һәрвакыт югары булуы белән
горурланабыз. Күрәсең,боларның барысы да карар кабул итү нигезенә яткандыр.
Казан – футбол шәһәре, Россия – футбол иле. Дөнья чемпионатыннан соң без моны
исбатладык.
УЕФА
Суперкубогы - Ауропа футболының иң яхшы командалары очраша торган легендар
ярышлар. Бу тарихның бер өлеше булу – мактаулы, мавыктыргыч һәм бик җаваплы!
Мин ышанам ки, бу хисләрне безнең белән күпсанлы Россия җанатарлары бүлешәдер. Һичшиксез,
УЕФА Суперкубогы шәһәр үсешенә яңа импульс бирәчәк.
Казан Олимпиадага тагын бер адымга якынлашты. Максатка
ирешүгә таба барганда һәр юлның беренче һәм соңгы адымы була. Без Олимпиадага бару юлының уртасына төгәл барып җиттек.
Суперкубокны уздыру - Казанда кышкы яки җәйге Олимпиаданы үткәрүгә таба бару юлында
тагын бер адым.