(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). РОСГОССТРАХ Россия
Чемпионатының 13-нче тур матчында “Рубин” “Краснодар”га оттырды. “Кубань”
стадионында үткән уен 2:1 исәбе белән тәмамланды. Хуҗалар кырында безнекеләргә
тупны ике тапкыр Ари керткән булса, рубинлылардан Максим Канунников та
көндәшләр капкасына гол кертүгә иреште.
Ике команда да бер атна эчендә Европа Лигасында җиңел
булмаган матчларда катнашты, ләкин матч алдыннан командаларның тренерлары
җанатарларга спортчыларның уенга әзер икәнлекләрен җиткерделәр. Нәтиҗәдә нәкъ
шулай килеп чыкты да. Командалар матчта бик яхшы итеп уйнадылар. Икенче тайм
ахырында гына футболчыларның арыганлыгы сизелде.
Уен хуҗалар һөҗүме белән башланып китте. “Рубин” исә каршы
атакага күчте. Шундый мизгелләрнең берсендә чемпионатка беренче тапкыр старт
составында чыккан Марко Девич уң як флангтан Карлос Эдуардога туп типсә дә, ләкин
бразилияле көндәшләр капкасына уңай позициядән туп кертә алмады.
Уенның 17-нче минутында “Краснодар” командасында уйнаучы Ари
Сергей Рыжиков капкасына туп кертте. Көндәшләрен куып тоту өчен “Рубин”га биш
минут кирәк иде. Гекдениз Карадениз тубын кабул итеп алган Максим Канунников буш
капкага гол кертте.
Ни кызганыч, ике минуттан соң ук хуҗалар безнең команданы
узып китте. Безнең сакчылар Ари артыннан куып тота алмадылар. Бразилия форварды
Рыжиков капкасына биш метр читтән бик матур гол кертте.
Шулай итеп, уен 2:1 исәбе белән хуҗалар файдасына тәмамланды,
дип хәбәр итә “Рубин” ФК матбугат хезмәте.