(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче гыйнвар). Казан Мэры Илсур
Метшин шәһәр халкын Раштуа бәйрәме белән котлады.
Хөрмәтле казанлылар!
Барлык православие динендәге кешеләрне
Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Мең еллар дәвамында әлеге бәйрәм ышаныч,
өмет һәм мәхәббәтнең сүнмәс яктылыгын җиткерә. Ул безне христиан диненең нигезендә
яткан, кешеләрнең акылларын һәм җаннарын туендырган мәңгелек кыйммәтләргә
юнәлтә. Раштуа чаралары безнең тормышыбызга гармония һәм мәрхәмәтлек китерә,
йөрәкләрне тынычлык белән тутыра.
Әлеге көннәрдә без бер-беребезгә
игътибарлырак булырга тырышабыз, башкаларга сынаулар килгәндә аларга ярдәм кулы
сузабыз, мохтаҗларга ярдәм итәбез. Мәрхәмәтле булу теләге һәрвакыт безнең белән
калсын иде, мин сезгә риясыз юмартлыкның Татарстан башкаласыннан беркайчан да
китмәве өчен рәхмәтлемен.
Сезнең һәрберегез күпмилләтле
Казанда конфессияара татулыкны саклауга зур өлеш кертә, бу аның
иҗтимагый-икътисади тормышының барлык якларын нәтиҗәле үстерергә һәм киләчәккә
ышаныч белән хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә.
Сезгә чын күңелдән рухи көч һәм
нык сәламәтлек телим! Һәр эшегез Аллаһы ярдәме белән башкарылсын, муллык һәм
чиксез бәхет насыйп булсын!