(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче ноябрь). Казан Мэры Илсур
Метшин шәһәр халкын Казан Изге Ана иконасын данлау көне һәм Халыклар бердәмлеге
көне белән котлады.
Кадерле казанлылар!
Сезне чын күңелдән Казан Изге Ана иконасын данлау көне
һәм Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!
Әлеге якты бәйрәмнәр чиксез илебез халыкларының
бердәмлеген, аларның ныклы ихтыярын һәм рух көчен символлаштыра, югары әхлакый
идеалларны гәүдәләндерә.
Дүрт гасырдан артык элек Казан могҗизалы икона табу
урыны булды һәм Россиянең бөеклеген торгызуда үз ролен уйнады. Нәкъ менә Изге Богородица
образы белән Минин һәм Пожарскийның халык ополчениесе азат ителгән Мәскәүгә
керә һәм Болгавыр чорга нокта куя.
Бүген без кабат Ватаныбызның данлы үткәненә хөрмәт
күрсәтәбез, ул күп яктан бәйсез үсеш юлын билгеләде һәм күпмилләтле федерацияне
монолитка әйләндерде.
Без, гомерләрен куркыныч астына куеп, үзбилгеләнү
хокукыбызны яклаган геройлар һәм бүген бердәм сафта үз Ватаныбыз чикләрен,
тигез хокуклылык һәм гаделлекнең какшамас принципларын, күп гасырлык
рухи-әхлакый кыйммәтләрне яклаучылар белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Татарстан башкаласы – безнең яраткан Казаныбыз – яхшы
күршелек һәм конфессияара татулыкның ачык мисалы булып торуы сөендерә.
Бу истәлекле көнне чын күңелдән бәхет, муллык һәм изге
теләкләр җиткерәм! Һәр көн сезгә бәхет китерсен, йортыгызны игелек һәм үзара
хөрмәт ташламасын. Һәрбарчагызга тынычлык һәм иминлек!