StartFragment
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче сентябрь). Казан Мэры Илсур Метшин РФ Герое С.А.Ашихмин исемендәге 130 нчы мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысын якынлашып килүче туган көне белән котлады – иртәгә Альберт үзенең 13 яшьлеген билгеләп үтәчәк. Шәһәр башлыгына малайның абыйсы аны махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче әтисе исеменнән котлауны сорап мөрәҗәгать иткән. 14 яшьлек Тимур үзенең энесе Альберт белән бер мәктәптә укый.
Илсур Метшин үтенеченә җавап бирде һәм бүген мәктәпкә туганнар янына килде. Фойеда шәһәр башлыгын Тимур үзе каршы ала һәм алар бергә Альберт рус теле дәресендә булган класска керде. Ул бернәрсәдән хәбәрдар түгел иде, һәм Мэрның килүе аның өчен сюрприз булды.
«Туганнарның бер-берсе турында шулкадәр кайгыртулары мине бик нык дулкынландырды», - дип мөрәҗәгать итте укучыларга Мэр. - Миңа абыйсыннан электрон почтага хат килде. Ул энесенең туган көне булуын һәм аны котлавымны сораган иде, чөнки әтиләре хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә хезмәт итә.
«Альберт, Тимур, һәм сез, балалар, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз, апа-абыйларыгыз, эне-сеңелләрегез, әниегез, әтиегез турында кайгыртыгыз. Минем үземнең дә абыем бар. Без дә дус булып үстек», - диде Илсур Метшин.
Тимур дзюдо буенча республика чемпионы исеменә ия булган энесе белән горурлануы турында да әйтте. «Афәрин! - дип мактады малайны шәһәр башлыгы. - Казанда мондый балаларның үсүенә мин бик шат. Сезнең әтиегез Ватанны саклый. Сез дә үсәчәксез һәм яклаучылар булачаксыз. Без армиядә хезмәт иттек, һәркем үз бурычын үтәде. Шуңа күрә әтиегез белән горурланыгыз. Аллаһ насыйп итеп, ул тиз арада кире әйләнеп кайтсын, сезне кочаклап алсын».
Мэр ике туганга да бүләк ясады – аларга смартфоннар бүләк итте. «Син – әтиеңә, ә ул сиңа шалтыратсын өчен», – диде Илсур Метшин Альбертка мөрәҗәгать итеп. Хушлашканда алар истәлеккә фотога төштеләр, һәм шәһәр башлыгы балаларның сыйныфташларына яхшы уку елы теләде.
Исегезгә төшерәбез, Казан районнары администрацияләре даими рәвештә махсус хәрби операциядәгеләрнең гаиләләре белән элемтәдә торалар һәм аларга кирәкле ярдәм күрсәтәләр. Льготалар исемлеге балалар бакчаларына бушлай йөрүне һәм аларда туклануны, мәктәпләрдә бушлай ике тапкыр кайнар ризык белән туклануны һәм җәмәгать транспортында йөрүне үз эченә ала. «Батыр» картасы буенча балалар түләүсез мәдәни һәм спорт учреждениеләренә йөри ала. Барлык ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны KZN.RU порталындагы махсус бүлектә табып була.
Элегрәк Илсур Метшин мобилизацияләнгән казанлыларның гаиләләрен төрле бәйрәмнәр белән котлады. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан шәһәр башлыгы хәрби хезмәткәрнең хатыны һәм кызы янына кунакка килде һәм аларга бүләкләр тапшырды. Ә Яңа ел алдыннан Мэр әтисе махсус хәрби операциягә киткән 11 яшьлек Данилның «Теләкләр чыршысы»ннан хыялын тормышка ашырды.
Очрашуда шулай ук Социаль сәясәт идарәсе җитәкчесе Ирина Смирнова, мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов һәм уку йорты директоры Ирина Самаркина катнашты.