(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы ноябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Эчке эшләр
министрлыгының шәхси составын Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары
хезмәткәрләре көне белән котлады.
«Татарстан Республикасы
буенча Эчке эшләр министрлыгының бөтен шәхси составын Россия Федерациясе Эчке
эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Сезнең ярдәм белән Татарстан
илебезнең иң куркынычсыз төбәкләренең берсе булып санала, ә Казан законлылык
һәм хокук тәртибе үрнәге булып кала. Эшне оештыруның яхшы дәрәҗәсен, ведомство
хезмәткәрләренең югары квалификациясен безнең мегаполисның һәр кешесе һәм
кунагы көндәлек тормышта да, федераль һәм халыкара масштабтагы зур чаралар
үткәргәндә дә тоя.
Сезнең хезмәтегез –
җинаятьчелеккә каршы көрәштә барлыкка килгән катлаулы чакыруларга җавап
биргәндә зур сабырлык, үз-үзеңне тота белү һәм югары җаваплылык таләп итә
торган авыр хезмәт.
Эш оештырылышының югары
дәрәҗәсе һәм шәһәр полициясе хезмәткәрләренең югары квалификациясе безнең матур
шәһәрнең иминлеге нигезендә ята һәм гражданнарның тынычлыгы, аларның
законлылыкка һәм хокук тәртибенә ышануының нигезе булып тора.
Сезнең профессиональлегегез
һәм фидакарьлегегез аркасында Татарстан башкаласының һәр кешесе һәм кунагы
көндәлек тормышта да, федераль һәм халыкара масштабтагы зур чаралар үткәргәндә
дә үзен имин хис итә.
Чын
күңелдән уңышлар һәм куелган максатларга ирешүегезне телим! Сезгә һәм
якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, игелек һәм иминлек насыйп булсын!»