Казан Мэры Илсур Метшин Фәрит Гобәевның «Хәзинә» милли галереясында «Искусство присутствия» дигән фотокүргәзмәсендә булды һәм автор белән аралашты. Экспозициядә фотографның шул исемдәге альбомына кертелгән 100 гә якын рәсеме тәкъдим ителгән.
«Мин беренче тапкыр сезнең эшләрегезне 1983 елда күрдем. Шул вакыттан бирле сезнең иҗатны яратам», - диде Илсур Метшин. Ул фоторәссамны күргәзмә ачылышы белән котлады һәм аңа яңа иҗади уңышлар теләде.
Күргәзмә заллары буйлап экскурсия вакытында Фәрит Гобәев шәһәр башлыгына күргәзмә геройлары һәм фотографияләрне төшерү тарихы турында сөйләде. Шәһәр башлыгы рәссам эшен югары бәяләде. Аерым алганда, ул София Гобәйдуллинаның фотосурәтләре композитор укыган яңартылган П.И.Чайковский исемендәге 1 нче номерлы музыка мәктәбе диварларын бизи алыр иде, дип билгеләп үтте.
«Бернинди видео картинаның тирәнлеген тапшырмаячак. Күргәзмә бик матур килеп чыккан. Эшләр Казан, республика һәм Советлар Союзы тарихын чагылдыра», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Фәрит Гобәев Илсур Метшинга үзенең «Искусство присутствия» дигән беренче авторлык альбомын бүләк итте, анда 200 дән артык фотография җыелган.