Казан Мэры «Сдвиг» камера театры командасын биш еллыгы белән котлады
Марат Мөгыйнов
Быел
Казанның «Сдвиг» камера театры үзенең биш еллыгын билгеләп үтә. Кичә театрда
тантаналы чара узды, анда шәһәр Мэры Илсур Метшин да булды. Ул театр командасын
котлады һәм иҗат коллективына бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм
кичәсе «А не съесть ли нам кого-нибудь» дигән спектакль белән башланып китте,
(әсәр билгеле бер хәлләр аркасында ачык диңгездә кечкенә салда калган ир-атлар
хакында). Повесть кеше мөнәсәбәтләре, тормыш кыйммәтләре, рухның зәгыйфьлеге
һәм сүзнең көче турында сөйли.
Спектакльдән
соң Илсур Метшин театр коллективын Казан Мэрының рәхмәт хаты белән бүләкләде
һәм генераль продюсер Михаил Волконадскийга «Казан өчен мактауга лаеклы хезмәте
өчен» мактау билгесен тапшырды. Казанның мактау грамоталарын «Сдвиг» театры
режиссерлары Елена һәм Михаил Галицкийлар алды. Театрның техник директоры
Алексей Конев Казан Мэрының Рәхмәтенә лаек булды.
Казанның «Сдвиг»
камера театры 2017 елда ачылган, әмма ул студентлар театрыннан тулы канлы
репертуарлы театрга әйләнгәнче бик озын катлаулы юл узган. Бүген театр үз тарихының яңа чорын кичерә.
Учреждение репертуарында төрле жанрдагы һәм стильдәге 13 спектакль бар.