Илсур Метшин Казандагы «Алтын алка» бөтенроссия хоккей фестивалендә Татарстан командасы капитаны сыйфатында гала-матчта уйнады. Җыелма команданың көндәшләре «Красные звезды» командасы иде.
Спорт сарае
бозына командалар составында РФ спорт министры Олег Матыцин, РФ Дәүләт Думасы
депутаты Илья Вольфсон, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Төзелеш, архитектура һәм
торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, шулай ук атаклы Россия
хоккейчылары – Алексей Морозов, Данис Зарипов, Алексей Терещенко, Александр
Степанов, Евгений Медведев һәм башкалар чыкты.
Исәп очрашуның беренче минутында ачылды. Илсур Метшин кыр уртасыннан көндәш капкасына таба узды һәм
алканы Данис Зариповка ышанычлы тапшырды, хоккейчы гол кертте. Шулай ук команда капитаны Илсур Метшин уенның өченче
периодының җиденче минутында гол кертте. Матч 8:8 исәбе белән тәмамланды.
Уен башланыр
алдыннан, Казанга 2022/2023 еллар сезонының суперфиналын оештыручы буларак
«Алтын алка» ярышларының әләмен тантаналы рәвештә тапшыру булды. «Безнең
өчен «Алтын алка»ның суперфинал матчын кабул итү – зур мәртәбә. Бу турнир аша
безнең барлык танылган хоккейчылар узды, алар совет һәм Россия хоккее данын
дәвам итәләр», – дип билгеләде Мэр. «Алтын алка» турниры әләмен шәһәр
башлыгына Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк тапшырды.
Матчтан соң
Илсур Метшин һәм башка уенчылар шәһәрнең спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр
белән аралаштылар һәм истәлекле фотолар ясадылар. «Бүгенге көнне хоккей үсешенә
багышлавыбыз мөһим. Фестиваль безнең хоккей легендалары белән очрашу өчен менә
дигән мөмкинлек булды, – диде шәһәр башлыгы. - Без Татарстанда спорт югары
дәрәҗәдә булсын һәм балаларга сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү өчен
барысын да эшләячәкбез».