Илсур Метшин «Щелкунчик» симфоник әкиятен тавышландырды
KZN.RU Казан шәһәре
Казан Мэры Илсур Метшин һәм Г.Камал исемендәге театр
актриссасы Нәфисә Хәйруллина Татарстан Республикасының Дәүләт симфония оркестры
белән берлектә хәйрия концертында катнашты.Артистлар Петр Чайковский балетыннан
алныган музыкасына либретто укыдылар. Концерт 1973 елгы “Щелкунчик” совет
мультфильмыннан өзекләр һәм Казан хореография училищесы укучыларының чыгышлары
белән бергә узды.
Концерттан җыелган акчалар Татарстан Республикасында беренче
балалар хосписын оештыруга Анжела Вавилова исемендәге фондка күчереләчәк.
“Дулкынланам дип әйтсәм – бер нәрсә дә әйтмәгән кебек була!”,
- диде Мэр. Шулай ук, ул искиткеч музыкантлар белән бергә сәхнәгә чыгарга һәм
битараф булмаган кешеләрнең проектларында катнашырга бик кадерле һәм җаваплы эш
икәнен билгеләде.
“Концертта катнашырга тәкъдим минем өчен көтелмәгән булды. Оркестрның
балалар хосписы төзү өчен концертны инде дүртенче мәртәбә уздыруы миңа бик
ошады. Нәкъ менә эзлекелелек һәм адреслылык хәйрия эшендә зур нәтиҗәләргә
ирешергә мөмкинлек бирә”, – дип саный Илсур Метшин. Аның сүзе буенча, Казанда
хоспис төзү гражданлык инициативасы булып тора һәм әлеге чарада ул ярдәмгә мохтаҗ
булганнарга гади кеше буларак ярдәм итү өчен катнаша.