Илсур Метшин Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча фильм төшерү турында Чулпан Хаматова белән фикер алышты
KZN.RU Казан шәһәре
Очрашу “Современник” театрның Казанда гастрольдә булган вакытта
узды.
Соңрак, октябрьдә актриса Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен
ача” романы буенча күп серияле фильмны төшерү Казанда узарга мөмкин дип хәбәр
итте. “Бәлки проект шәһәр ярдәме белән гамәлгә ашырылачак”, - диде Ч.Хаматова.
Бу әле беренче фикерләр генә, төшереләчәк фильмның әлегә
кадәр режиссеры да, расланган сценарие да юк. Г.Яхина үзе баш рольгә Чулпан
Хамматованы тәкъдим итте. Ч.Хаматова сүзе буенча, “Россия” каналы өчен “әлеге
проект бик мөһим” шунлыктан алар аны башлау вакыты белән ашыкмыйлар.
Фиьмны Казанда төшерү Казанның 2030 елга кадәр булган күптән
түгел генә кабул ителгән үсеш стртегиясенә туры килә. “Без икенче Голливуд
булмасак та, Россиянең, БДБның һәм Көньяк Европаның кино индустриясе өчен үзәк
була алабыз”, - диде И.Метшин.