Бу елда Казан шәһәрендә
80-гә якын ишегалды һәм
мәктәп хоккей тартмалары ачылачак, 23 тартмада
боз катыру эше инде тәмамланган. Казан Мэры Илсур Метшин
Киров районындагы дәресләре 70-нче номерлы мәктәп
стадионында уза торган “Юность” яшүсмерләр клубының
тренировкасына килде. Татарстан башкаласы җитәкчесе бозның сыйфатын бәяләде
һәм яшь хоккейчылар белән аралашты.
70-нче номерлы мәктәп территориясендәге
(Краснококшайск ур., 178) пластик хоккей тартмасы 2007 елда урнаштырылган, ул
тиз арада 8 мең кеше яшәгән микрорайонның үзәгенә әверелгән.
Мәйданчык мәктәп һәм яшүсмерләр клубы укучыларының
тренировкалары өчен кулланыла, буш булган вакытта ─ массакүләм шуу өчен файдаланыла. 2014
елда хоккей тартмасында, боз катыру эшләрен җиңеләйтү һәм мәйданчыкны җәйге вакытта куллану өчен,
асфальтлы өслек салынган.
Казан Мэры балаларга яшь чагында хоккей командасының
капитаны булганлыгы, иптәшләре белән уен мәйданчыгын
боз белән катырыр һәм тренировкаларны башлар өчен
беренче салкыннарны көткәнен сөйләде.
Тренировка барышында И.Метшин клуб шәкертләренә
мастер-класс күрсәтте, ул хоккей капкасына берничә
тапкыр шайба кертеп шаккаттырды. Уенда кабул ителгәнчә,
Мэрның һәр уңышлы шайбасын укучылар кәшәкәне
бозга сугып сәламләделәр.