Илсур Метшин Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мариин театрының Симфоник оркестры концертында булды
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель). Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Валерий Герниев җитәкчелегендә Мариин
таетрының симфоник оркестры концерты узды. ХVII Мәскәү Пасха
фестивале кысасында уздырылган концертта Казан Мэры Илсур Метшин булып
кайтты.
Пасха фестивале – Россиянең зур музыкаль форумнарының берсе, ел саен меңнәрчә тамашачы җыя. 2002 елда ул Сәнгать җитәкчесе - Мариин театрының директоры Валерий Гергиев һәм Мәскәү хөкүмәте инициативасы буенча булдырылган, бүген Мәскәүнең Пасха фестивале
Россиянең һәм 5 илнең 145 шәһәрен
колачлап ала. Еллар дәвамында фестивальдә барлык дөньядан меңләгән
башкаручы катнашкан, шулар арасында дөнья күләмендә танылган артистлар һәм яшь сәләтләр – П.И.Чайковский исемендәге халыкара конкурс лауреатлары.
Казан концертлары, гадәти рәвештә,
форумның симфоник программасына
кертелә, 2018 елда ул
Россиянең 30-га якын шәһәрен колачлап алган.