(Казан шәһәре
KZN.RU, 7-нче май). “Рубин” һәм “Уфа” футбол клублары арасындагы матч 0:0
хисабы белән тәмамланды. Очрашу “Казан Арена” стадионында үтте һәм футбол
буенча ДЧ-2018 уеннарына әзерлек кысаларында тест матчы булды. Уенда ТР Президенты
Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур
Метшин булды.
“Рубин” ФК өчен
әлеге уен әһәмиятле булды. Матч бу сезонда соңгы өй уены иде, монна кала, команда
тантаналы рәвештә Гекдениз Карадениз белән саубуллашты. Ул команда составында
2008 елдан исәпләнә һәм аның өчен 300 матчта уйнаган. Старт алдыннан кырга футболчының
балалары чыкты, ә тупны аларның кечкенәсе Топрак типте. “Рубин” уенчылары кырга
хезмәттәшләренең цитаталары язылган махсус футболкалардан чыкты, ә “Казан Арена”
гөмбәзе астына 61 номерлы футболка күтәрелде. Моннан кала, һөҗүмчегә “Татарстан
Республикасы алданда казанышлары өчен” ордены тапшырылу турында игълан ителде.
Уен Бөек Ватан
сугышында һәлак булганнарны искә алып, бер минут тынлыктан башланды. “Матч,
көтелгәнчә, компромиссыз һәм каршылыкларга бай булды”, - дип билгеләп үтелә
Казан командасы матбугат хезмәтендә.
Уен, шулай ук, футбол
буенча ДЧ-2018 уеннарына әзерлек кысаларында тест матчы булды. Уен вакытында
стадион һәм шәһәр хезмәтләренең эше, шул исәптән “соңгы миль” территорясендә
хәрәкәт чикләнү тикшерелде.