19 гыйнварда
"Татнефть-Аренада" хоккей йолдызлары атнасы кысаларында "Ак
Барс" ветераннары һәм КХЛ ветераннары арасында иптәшләрчә матч узды. Казан
Мэры Илсур Метшин танылган спортчылар – Данис Зарипов, Сергей Зиновьев, Алексей
Морозов һәм башкалар белән бер командада чыгыш ясады. КХЛ ветераннары өчен
легендар хоккейчылар – Александр Медведев, Максим Сушин, Алексей Яшин һәм
башкалар уйнады.
Татарстан
башкаласы Мэры матчта соңгы голны кертте.
"Ак Барс" ветераннары командасы файдасына 8:4 исәбе белән
тәмамланган уеннан соң, Илсур Метшин үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.
И.М.:
Трибуналардан команда артыннан күзәтеп торасың, ә монда команда белән
утырасың... Бу аңлатып бетергесез хис. Бераз вакыт калгач, Данис Зарипов һәм
Алексей Морозов мина алар белән бозга чыгарга әйттеләр. Алар алга китте, Данис
мине күрде һәм искиткеч тапшыру ясады.
Партнерлар сезнең
алканы ыргытуыгыз турында нәрсә әйттеләр?
И.М.: Данис:
"Илсур Рәисович, 400 гол кертәсең, ә мондый хәл гомер буена истә
кала", - диде. Бу минем өчен зур дәрәҗә. Чара оештыручыларга һәм КХЛга
шундый бәйрәмнең Казанга килгәне өчен рәхмәт, меңләгән бала безгә килгән
йолдызларны күрә.
Метшин һәм Россия
Хоккей федерациясе вице-президенты Роман Ротенберг тарафыннан көчәйтелгән Казан
клубы ветераннары 1:4 исәбенә җиңде.
2019 елның 20
гыйнварында "БИЗНЕС Online. Спорт" электрон газетасында бастырылды