(Казан шәһәре
KZN.RU, 28-нче гыйнвар). Бүген Казанның "Зилант" боз сарае аренасында
А.Тарасов исемендәге "Алтын алка" Бөтенроссия ярышларының шәһәр этабы
башланды. Турнир яшь хоккейчылар, Казан Мэры Илсур Метшин, шәһәр Башкарма
комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, ТР Хоккей федерациясе вице-президенты Андрей
Рябов, атказанган хоккей ветераны Геннадий Маслов, "Ак Барс" ХК
генераль менеджеры Рәфыйк Якубов, шулай ук ТР башкаласы районнары
администрацияләре башлыклары катнашында командалар ярышы белән ачылды. Шул ук
вакытта бозда көч тигез иде, чөнки һәр команданың составы катнаш иде.
"Без сезне
"Алтын алка" турнирының шәһәр этабында сәламләргә шатбыз. Быел
ярышларда 100 команда катнашты. Без алга таба да сезнең хоккей, футбол
уйнавыгыз, спортның башка төрләре белән шөгыльләнүегез һәм сәламәт яшәү рәвеше
алып баруыгыз өчен барлык шартлар тудырачакбыз. Бүген сезнең белән бергә бозга
чыгуыбызга мин бик шат. Исегездә тотыгыз, хоккейны чын ир-атлар уйный!"-
яшь спортчыларны И.Метшин сәламләде.
Быел "Алтын
алка" турниры Казанда рекордлы санда катнашучылар җыйды. 2000-гә якын яшь
спортчы 100 команда өчен уйнады. Үзләренең яшь төркемнәрендә беренче урыннарны
яулый алган кешеләр "Алтын алканың" республика этабында Казан данын
яклаячак.
"Казан
спортны үстерү, хоккей белән шөгыльләнү өчен тиешле шартлар тудыру
мәсьәләләрендә бөтен планетадан алда бара. Казан Мэрына, шәһәр Мэриясенә һәм
шәхси мисал белән хоккейга ихлас мәхәббәт белдерүчеләргә зур рәхмәт", -
дип билгеләп үтте ТР Хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Рябов.
Турнирның шәһәр
этабының беренче матчы 7: 4 исәбе белән тәмамланды. Иң нәтиҗәле уенчылар - иң
күп тапшырулар башкарган һәм бу очрашуда беренче алканы керткән Илсур Метшин
һәм көндәшләренә капкасына берничә алка керткән Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе башлыгы Сергей Миронов.