Илсур Метшин Сергей Безруков белән очрашты
Денис Гордийко фотосы
Бүген Казанның М.Җәлил исемендәге опера һәм
балет театрында үзенең моноспектакле белән Россиянең халык артисты Сергей
Безруков чыгыш ясаячак. Бер куелышта
актер театрда һәм кинода уйнаган рольләреннән (Сирано де Бержерак, Пушкин,
Есенин, Высоцкий) мозаика тәкъдим итәчәк.
Чыгыш ясар алдыннан Сергей Безруков Казан
Мэры Илсур Метшин белән очрашты һәм үзенең әлеге шәһәргә һәрвакытта да шатланып
кайтуы турында сөйләде. Артист биредә кинода төште, «Әдәби ишегалды» шәһәр
проектында катнашты, «Оперение» хәйрия фестивале кысаларында Константин
Хабенскийның иҗат студиясе укучылары белән очрашты. Әлеге сәфәре вакытында ул
чираттагы иҗади проектын тәкъдим итәчәк.