Илсур Метшин һәм Гекдениз Карадениз Калинино бистәсендә мәчет төзелеше турында фикер алыштылар
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль).
Бүген Казан Мэры Илсур Метшин «Рубин» футбол клубының элеккеге уенчысы Гекдениз
Карадениз белән очрашты. Шәһәр башкарма комитетында узган очрашуда алар
Калинино бистәсендә мәчет төзү, тирә-юньне төзекләндерү һәм башка мәсьәләләр
буенча фикер алыштылар.
«Рубин»ның элеккеге һөҗүмчесе, төрек
футболчысы Гекдениз Карадениз мәчет
төзелешенә үз акчаларын инвестицияли. Мәчет нигезенә беренче ташны салу 2016
елның июнендә булды. Бүген, спортчы сүзләренчә, төзелеш ахырына якынлаша - бу
елның җәендә барлык эшләр дә тәмамланыр дип көтелә. Ике катлы мәчет бинасы ике
манаралы булачак, шуларның берсе татар стилендә, икенчесе госманлы стилендә
башкарылачак.
Шәһәр башлыгы мәчет төзелеше өчен
Г.Караденизга рәхмәт белдерде һәм эшләрне уңышлы тәмамлауларын теләде.
Исегезгә төшерәбез, Төркия футболчысы
Гекдениз Карадениз «Рубин» өчен 2008 елдан бирле чыгыш ясады, 300 матчта уйнады
һәм бу вакыт эчендә ике тапкыр футбол буенча Россия чемпионы булды. 2018 елның
маенда Г.Карадениз Казан командасыннан китте.