Кулланучылар базарына килгәндә, 2019 ел нәтиҗәләре
буенча ваклап сату әйләнеше 2,3%-ка артыр дип көтелә, бу 573 млрд. сумнан артык
тәшкил итәчәк. 2022 елга ваклап сату әйләнеше 680 млрд. сумнан артыр дип
көтелә.
Ел нәтиҗәләре буенча инфляция 5% тәшкил итәчәк. Уртача
вакытлы перспективада инфляция ел саен 4% дәрәҗәсендә фаразлана.
2019 ел башына Казанда халык саны 1 млн 251 мең 969
кеше тәшкил иткән. 2019 елда шәһәр халкы санының планлаштырыла торган үсеше 8,5
мең кеше булачак. Икътисади үсеш комитеты фаразында ел саен халыкның уртача
еллык саны 1% чикләрендә артуны күздә тота. Шулай итеп, 2022 елга Татарстан
башкаласында 1 млн 280 мең кеше яшәячәк.
Гомуми чыгымнарның
77%-ы социаль-мәдәни өлкә тармагына туры килә
2020 елга салым һәм салымныкы булмаган керемнәрнең
гомуми күләме 15 млрд. 878 млн. сум тәшкил итәчәк, шуның 13 млрд. 646 млн. сумы
салым керемнәренә туры килә. Бюджетара трансфертлар 9 млрд 86 млн сум күләмендә
каралган.
Алдагы еллардагы кебек үк физик затлар кеременә
башкарылган салым, җир салымы һәм җыелма керемгә башкарылган салым Казан
бюджетының салым керемнәренең төп чыганаклары булып кала, дип ассызыклады
И.Мөхәммәтшин. Элеккечә үк иң күп керем чыганагы - физик затлар кеременә
башкарылган салым. Салым керемнәренең гомуми күләмендә салымның чагыштырма
күләме елдан-ел арта һәм аның өлешенә бюджет салым керемнәренең гомуми
күләменең 43% туры килә. 2020 елга шәһәр бюджетына әлеге салымнан 5 млрд. 881
млн. сум акча керер дип фаразлана.
Зурлыгы буенча җир салымыикенче керем чыганагы булып тора. Ул
тулысынча шәһәр бюджетына күчерелә. 2020 елга фараз 3 млрд 501 млн сум тәшкил
итә. Җыелма керемгә башкарылган салымнар буенча 2 млрд. 952 млн. сум күләмендә
керемнәр фаразлана. Бюджетның эре керем чыганагы булып физик затлар милкенә
башкарылган салым тора, аның керемнәре 975 млн. сум күләмендә бәяләнә. Моннан
тыш, шәһәр бюджетына 336,5 млн. сум күләмендә башка салым керемнәренең керүе
планлаштырыла.
2020 елга шәһәр бюджетына салым булмаган керемнәр 2
млрд 232 млн сум, ягъни үз керемнәренең 14,1% тәшкил итәчәк. Алар муниципаль
милектәге мөлкәтне (1 млрд 579 млн сум), мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сатудан
кергән табышларны (435 млн сум), салым булмаган башка керемнәрне (217,7 млн
сум) үз эченә ала.
«Әлеге керем күләме шәһәр бюджеты чыгымнарын 24 млрд.
964 млн. сум күләмендә фаразларга мөмкинлек бирә, бу агымдагы елның расланган
бюджетына үсеш темпы - 108,4%-ка», - диде Финанс идарәсе башлыгы.
Социаль-мәдәни өлкә мәгариф (15 млрд 170 млн сум),
социаль сәясәт (1 млрд 658 млн сум), физик тәрбия һәм спорт (1 млрд сумнан аз
гына артык), мәдәният (842 млн сум), яшьләр сәясәте (563 млн сум) һәм
сәламәтлек саклау (20 млн сум) чыгымнарын үз эченә ала. Бюджетның калган
чыгымнары 5 млрд 695 млн сум тәшкил итә һәм түбәндәгебүлекләр буенча бүленгән: гомумдәүләт
мәсьәләләр (1 млрд. 972 млн. сум), илкүләм икътисад (1 млрд. 580 млн.
сум), торак-коммуналь хуҗалык (1 млрд. 391 млн. сум), илкүләм куркынычсызлык
һәм хокук саклау эшчәнлеге (197 млн. сум), әйләнә-тирә мохитне саклау (81 млн.
сум), муниципаль бурычка хезмәт күрсәтү (441 млн. сум) һәм Татарстан
Республикасы бюджетына бюджетара субсидияләр күчерү (32,8 млн. сум).
«Алдагы ике елда фараз күрсәткечләрен формалаштыру
этабында ук шәһәр бюджетына өстәмә чыганаклар эзләргә туры килгән чыгымнарның
шактый өлешен кертә алдык. 2020 ел бюджетын формалаштырганда ярты миллиард
сумга якын өстәмә чыгымнар исәпкә алынган», - диде спикер. Акча парклар һәм
скверларны тотуга – 220 млн.сум, аерым категория мәктәп укучыларын ташламалы
шартларда тукландыруга – 119 млн. сум, яктырту объектларын карап тотуга – 57
млн. сум, мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләренең аз түләнә торган ата-аналар
түләве өлешен компенсацияләүгә – 41 млн. сум һәм яңгыр канализацияләрен тотуга
- 35 млн. сум юнәлдереләчәк.
«2020 ел бюджеты
бүгенге көннең барлык реалийларын исәпкә ала»
Чыгышларны тыңлаганнан соң, контроль-хисап палатасы
рәисе Илнар Нургалиев Казан бюджетының 2020 елга да, план чорына да керемнәре
һәм чыгымнары буенча баланслы булуын билгеләп үтте. Проект бюджет законнары
нормаларына һәм нигезләмәләренә туры килә.