2023 елда ата-аналар контроле журналында Казан мәктәпләрендә оештырылган туклану сыйфаты турында 18 мең язма калдырылган, шуларның 98,5 проценты – уңай. 1 нче сентябрьдән ата-аналар контроле журналы Россиянең «Битрикс24» CRM-системасы базасында «Акыллы туклану» экосистемасында эшли башлаган. Сораштыруларга караганда, ата-аналар балаларын белен һәм пилмән белән ешрак сыйлау, җиләк-җимеш һәм камыр ризыклары ассортиментын киңәйтү яклы. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина хәбәр итте.
«Казан мәктәпләрендә оештырылган туклану – баланслы, барлык нормаларга һәм стандартларга тулысынча туры килә, шул ук вакытта тәмле һәм арзан, – дип билгеләп үтте мэр Илсур Метшин. – Ата-аналар контроле журналы буенча фикер йөртсәк, мәктәптәге төшке ашлардан әти-әниләр дә бик канәгать».
Шәһәр башлыгы фикеренчә, балаларның сәламәтлеге аларның көннең беренче яртысында ничек туклануына турыдан-туры бәйле – бу сәгатьләрдә организмга көнлек гомуми ризык күләменең 60% ы керергә тиеш. Шул ук вакытта хәзерге тормыш ритмы балаларга өйдә дә тиешенчә тукланырга мөмкинлек бирми.
«Әниләрнең күбесе, эш белән мәшгуль булу сәбәпле, өйдә ризыкны азрак әзерли башлады. Ярымфабрикатларга, әзер ризыкларга өстенлек бирелә. Шуңа күрә, балачакны искә төшереп, «мәктәп ашханәсендәге кебек тәмле» дип әйтәчәк буын үсә, минемчә. Һәрхәлдә, без үзебезгә шуны максат итеп куябыз», – диде мэр.
Рима Мөхәммәтшина билгеләп үткәнчә, узган ел мәктәп ашханәләрендә «салат конструкторы»н куллана башлаганнар. Бу очракта укучылар теләгән һәм кирәкле күләмдә яшелчәләрне үзләре сайлый ала. Төп һәм өстәмә ингредиентлар ассортименты сезонга карап үзгәрә.
«Гомумән алганда, «салатлар конструкторы» күпчелек ата-аналар һәм укучылар, бигрәк тә өлкән сыйныф укучылары күңеленә хуш килде. Күзәтүләргә таянсак, балалар үсә барган саен, алар арасында дөрес туклануны һәм спорт белән шөгыльләнүне үзенә максат итеп куйганнар саны арта», – дип ассызыклады спикер.
Аның сүзләренчә, ризыкларның тәме һәм температурасы белән бәйле шелтәләр азрак теркәлә башлаган, алар 1,5% ны һәм 0,3% ны тәшкил итә. Ата-аналар контроле журналындагы уңай язмаларның 99,3 проценты ашханә залларының чисталыгы белән бәйле, сораштыруда катнашучыларның 1,9 проценты балаларга балык һәм балык котлетлары ошамый, дип белдергән.
Ата-аналардан экзотик тәкъдимнәр дә килә икән. Мәсәлән, менюга хөрмә, җиләк кушылган ботка, бөртекле икмәк, туңдырма, фунчоза белән салатлар һәм кыздырылган балык өстәүне сорыйлар. «Без мондый тәкъдимнәрне кабул итә алмыйбыз, чөнки балаларның күпләп туклануы белән бәйле чикләүләр бар», – дип аңлатты департаментның генераль директоры.
1 нче сентябрьдән ата-аналар контроле журналы Россиянең «Битрикс24» CRM-системасы базасында «Акыллы туклану» экосистемасында эшли башлаган. Анда ата-аналар контроле, дегустация һәм сораштырулар нәтиҗәләре, мөрәҗәгатьләр, тикшерү актлары һ.б. туплана. Шул рәвешле мәктәп ашханәсенең цифрлы күчермәсе булдырылган. Болар барысы да ризык белән агулану куркынычын киметергә, сервисның сыйфатын яхшыртырга, килеп туган проблемаларны оператив рәвештә хәл итәргә һәм туклануны оештыру системасының ачыклыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Сәламәт туклануны пропагандалау эше дәвам итә. 2023 елда сигез мәктәп пикнигы һәм «Әни барысын да белә» проекты кысаларында өч очрашу уздырылган, аларда туклану культурасын формалаштырудан алып, мәктәп ашханәләре дизайнын да кертеп, төрле мәсьәләләр турында фикер алышканнар. Шулай ук ата-аналар һәм балалар өчен туклану комбинатына экскурсия оештырылган.
«Әниләрнең берсе белән биш мәктәп укучылары өчен сәламәт яшәү рәвеше һәм мәктәптә оештырыла торган туклануның файдасы турында лекцияләр үткәрдек, ә Яңа ел алдыннан 25 нче һәм 76 нчы мәктәпләрдә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен осталык дәресләре оештырдык», – дип өстәде Рима Мөхәммәтшина.