Казанда тәмамланган «Киләчәк уеннары» фиджитал-турниры ярышлары трансляцияләре 2 миллиардтан артык карау җыйган. Ярышларны тамаша кылырга һәм анда катнашырга дип, ТР башкаласына 2586 кеше килгән, шуларның 1811 е – спортчылар. Шәһәр кунакларын 33 кунакханәдә һәм Универсиада авылы бүлмәләрендә урнаштырганнар, шулай ук Иннополис кампуслары да җәлеп ителгән. Кунакханәләрнең уртача йөкләнеше 65% ны тәшкил иткән, бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 30% ка югарырак. Чараның кайбер көннәрендә әлеге күрсәткеч 80% ка җиткән. Болар хакында Башкарма комитетта узган аппарат киңәшмәсендә туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.
«Фиджитал-спорт – дөнья спорты тарихында бөтенләй яңа сәхифә. Һәм ул Казанда башланды. Әлеге ярышларга карата көчле кызыксыну Уеннарның киләчәге зур, якты, ышанычлы булыр дигән өмет уята. Чираттагы ярышларны уздыру хокукына тугыз ил гариза биргән инде. Уеннарның кайда узачагын кызыксынып күзәтәчәкбез. Әлеге корабка киң диңгез һәм юл уңаена исә торган җил телибез. Диджитал-спорт яшьләрне берләштерә. Үз вакытында Олимпия уеннарына нигез салган барон Пьер де Кубертен «О спорт, син – дөнья!» дигән, без дә шулай дип белдерәбез. Мондый матур тарихның дәвамы булыр дигән ышанычта калабыз», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Турнирда катнашучылар тарафыннан ярышларның оештырылу дәрәҗәсе һәм шәһәрнең кунакчыллыгы югары бәяләнгән. Комитет директоры сүзләренә караганда, ТР башкаласы кунаклары турнирдан, Казанның истәлекле урыннарыннан фото- һәм видеоматериаллар урнаштырганнар, шәһәрнең кышкы пейзажы белән уртаклашканнар. Уеннар алдыннан кунакханә хезмәткәрләре белән туристларны кабул итүгә әзерлек буенча өстәмә эш башкарылган. Менюларга хәләл ризыклар һәм татар милли ашлары кертелгән. Ә турнир барышында 85 мең 416 билет сатылган.
«Без чараны ачу һәм ябу тантаналарын гына түгел, ә ярышларны да тамаша кылдык. Уеннар белән кызыксыну көннән-көн арта барды. Ярышлар төрле мәйданчыкларда узды, әмма шәхсән миңа фиджитал-хоккей һәм фиджитал-футбол якынрак. Кичә фиджитал-футбол финалына бардык, шундый драматик уен булды, әмма Уругвай җыелма командасы белән ул бер тында узды. Башта исәп 3:3 иде, аннары бер кертелгән туп, һәм безнең егетләр, Мәскәү командасы, оттырды. Ярышларда көчле җиңә, ә спорт галиҗәнаплары аннан да өстен чыга! Бик үзенчәлекле формат. Без шулай ук «Татнефть Арена»да узган ярышларны күзәттек, анда да егетләр җиңүгә якын иде. Моннан тыш, турнир IT-паркта, «Казан Экспо»да, циркта узды – бар җирдә дә ярышлар зур кызыксыну уятты», – дип, үз тәэсирләре белән уртаклашты шәһәр башлыгы.
Мэр фикеренчә, фиджитал-турнир – балалар өчен яхшы үрнәк, чөнки технологияләрне һәм классик спортны берләштерә. «Балаларыбыз, оныкларыбыз FIFA, танклар, башка төрле диджитал-уеннар белән кызыксына. Ләкин «Киләчәк уеннары»н популярлаштыру нәтиҗәсендә алар мәйданчыкта баскетбол, футбол, хоккей уйнарга кирәклеге турында да уйлана башлаячак. Казандагы һәр шундый вакыйга спорт төрләренә зур кызыксыну уятыр дип өметләнәбез», – дип өстәде Илсур Метшин.
23 кунакханәдә мәгълүмат өстәлләре урнаштырылган булган, анда менеджерлар кизү торган. Кунаклар аларга Уеннар расписаниесе, туклану, урнашу, трансфер, валюта алмаштыру пунктлары, шулай ук мәдәни программалар һәм экскурсияләр турындагы сораулар белән мөрәҗәгать иткән. Башка урнаштыру урыннарында да кунаклар «Киләчәк уеннары» символикасы белән афишалар, рестораннар һәм шәһәрдә уза торган чаралар турында мәгълүмат таба алган.
Чит ил кешеләре өчен чит телләрдә телевидение эшләгән, ресепшенда инглиз телле персонал кизү торган, ә ресторан һәм кафе хуҗалары белән фиджитал-турнир трансляцияләрен оештыру мәсьәләсе килештерелгән.
«Моннан тыш, Казан кафеларында һәм рестораннарында шәһәр кунакларын аның истәлекле урыннары һәм башкала тарихыннан кызыклы вакыйгалар белән таныштыра торган мәгълүмати экраннар пәйда булды», – дип сөйләде Дарья Санникова.
Көн саен, урыннарга чыгып, Казан кунакханәләрендә инспекция тикшерүләре оештырылган. Хезмәткәрләр территорияне кардан чистартуны, чүп-чар чыгаруны һ.б. тикшергәннәр. Әлеге эшләр «ТКХП» ИК, «Водоканал» МУП, район администрацияләре белән берлектә башкарылган.
«Киләчәк уеннары» тәмамланырга өлгермәде, ә без БРИКС уеннарына һәм БРИКС саммитына әзерлекне дәвам итәбез. Җәйге БРИКС уеннары да сәламәт тормыш рәвеше алып барырга һәм спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр санын арттырыр дигән өметтә калабыз», – дип нәтиҗә ясады мэр.
Исегезгә төшерәбез, «Киләчәк уеннары» мультиспорт турниры Казанда 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр узды. Анда 107 илдән, шул исәптән Франция, Испания, АКШ, Италия, Бразилия, Португалиядән спортчылар катнашты. Ярышлар 21 дисциплина буенча оештырылды.