Казан мэры Илсур Метшин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады.
Хөрмәтле казанлылар!
Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Ураза гаете – Рамазан ае тәмамлануын гәүдәләндерүче олуг бәйрәм – барлык мөселманнар өчен тирән мәгънәгә ия. Әлеге күркәм айда мөэминнәр изге Коръәнне уку һәм игелекле гамәлләр кылу аша әхлакый сафлыкка һәм камиллеккә, гаделлек һәм тирә-юньдәгеләргә карата мәрхәмәтле булу идеалларына ирешергә омтылалар. Без дин кардәшләребезгә хөрмәт күрсәтүгә, барлык халыклар һәм конфессияләр бердәмлеге принципларына нигезләнгән гореф-гадәтләребезне кадерләп саклыйбыз.
Казанда төрле милләт һәм дин вәкилләре, үзара аңлашып, дус-тату гомер кичерә. Сезнең һәрберегез үзенең шәхси үрнәге белән әлеге тотрыклылыкны тагын да ныгытуга, хакыйкый исламның мәңгелек кыйммәтләрен киләчәк буыннарга тапшыруга мөһим өлеш кертә. Нәкъ менә сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә Татарстан башкаласы бүген, Россиядә иң уңайлы мегаполисларның берсе булудан тыш, рухи яктан бай кешеләр яшәгән ислам мәдәниятен үстерү үзәгенә әйләнде.
Бу көнне сезгә ихлас йөрәктән бәхет, тынычлык һәм игелек телим! Мөбарәк бәйрәм шатлыгы сезгә яңа көч һәм илһам бүләк итсен, өйләрегезне нурга күмсен!
Ураза гаете мөбарәк булсын!