Бүген шәһәр мэры
Илсур Метшин террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча комиссия утырышында
Казан предприятиеләрендә һәм оешмаларында иминлекне һәм террорчылыкка каршы
куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча эшче төркемнәр булдырырга, барлык сыену һәм
ышыклану урыннарын тикшерергә, шулай ук шәһәр халкына хәбәр итәргә тәкъдим
итте. Халык иминлеген тәэмин итү турындагы
докладлар белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин,
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров,
транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров, мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов
чыгыш ясады.
«Шәһәр һәм шәһәрлеләрнең иминлеге мәсьәләсе һәрвакытта
да көн тәртибендә тора. Беркемгә дә Мәскәүдәге «Крокус Сити Холл»да булган
фаҗигале вакыйгаларны, шулай ук «Алубуга» сәнәгать зонасында һәм Түбән Камада
булган пилотсыз аппаратларның һөҗүмнәрен искә төшерергә кирәкми. Без
террорчылыкка каршы комиссиянең эшен билгеләү өчен җыелмадык. Дедлайн артта,
без әлеге эшне инде алып барабыз. Мин транспорт, торак-коммуналь хуҗалык
өлкәсендәге һәр предприятиедә, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә эшче
төркемнәр булдырырга тәкъдим итәм, район администрацияләрендә дә шундый ук
төркемнәр булдырылган. Оешманың һәр җитәкчесе теге яки бу ситуациядә ни
эшләргә икәнлекне төгәл аңларга тиеш», – дип билгеләп үтте Илсур
Метшин.
Республика башкаласында гражданнарның иминлеге
мәсьәләләренә комплекслы игътибар бирелә. Әмма соңгы фаҗигале вакыйгалар белән
бәйле рәвештә, аларны булдырмау һәм тискәре нәтиҗәләрне киметү максатыннан яңа
чаралар кертергә кирәк, дип саный мэр. Штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда,
халыкның паникага бирелүенә юл куймаска һәм аларның иминлеген максималь рәвештә
тәэмин итәргә кирәк.
«Без һәрвакыт куркынычсызлык мәсьәләләренә системалы
игътибар бирдек, бүген хәл бик нык үзгәрде. Аллаһыга ышанырга, үзеңә гамәл
кылырга кирәк. Безгә теге яки бу кискен хәл килеп чыккан очракта халык
иминлеген тәэмин итү буенча эшебезне анализларга кирәк», – дип белдерде шәһәр
башлыгы. Гражданнарны саклау ысуллары һәм чаралары турында хәбәр иткән очракта
гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
Шәһәр объектларында гадәттән тыш хәлләр очрагына ышык
урыннар әзерләнергә, шәһәр халкын кисәтү системасының эшен җайга салырга кирәк,
дип билгеләп үтте мэр. Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, сыену урыннарын әзерләү
һәм карап тоту өчен алар урнашкан территорияләрдәге предприятиеләр җаваплы, һәм
моның өчен җаваплылык генераль директорларга йөкләнә. Шул ук вакытта вакытлыча
ышыклану урыннары сыйфатында идарәче компанияләр күзәтергә тиеш булган торак
йортларның подвал биналары да кулланылырга мөмкин. Моннан тыш, алар гадәттән
тыш хәлләр вакытында эш итү тәртибе турында халыкка хәбәр итәргә тиеш. Идарәче
компания җитәкчеләре вазифаларын үтәүне контрольдә тоту район администрацияләре
башлыкларына йөкләнә, дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Киңәшмәдә ТР буенча Федераль иминлек хезмәте идарәсе,
Татарстан прокуратурасы, Казан буенча Эчке эшләр идарәсе, республика буенча
Росгвардия, Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе
вәкилләре, шулай ук район администрацияләре башлыклары, шәһәрнең эре идарәче
компанияләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты. «Без халыкның иминлеген бердәм
һәм комплекслы эш белән генә тәэмин итә алабыз», – дип мөрәҗәгать итте аларга
шәһәр башлыгы.
Диләрә Гафурова