Казан мэры Илсур Метшин шәһәр халкын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән котлады.
«Хөрмәтле Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Кадерле казанлылар!
Сезне Бөек Җиңү көне – чиксез батырлык һәм ныклыкны, игелек һәм гаделлек тантанасын гәүдәләндергән бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм!
9 нчы май – тарихта иң мөһим һәм хәлиткеч даталарның берсе. Бу көндә без чын патриотларны зур хөрмәт белән искә алабыз, Ватаныбызны саклаучыларның каһарманлыгына сокланабыз. Еллар узу белән буыннар алмашына, әмма 1945 елдагы бөек триумф курку белмәс халкыбызның милли горурлыгы һәм кыюлыгы символы булып кала.
Сугыш беркемне аямады, кайтарып булмаслык югалтулар ачысын һәр гаилә үз җилкәсендә татыды. Уртак киләчәгебез өчен сугыш кырларында мәңгегә ятып калганнар алдында бурычыбыз зур.
Кадерле ветераннар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, блокадалы Ленинград халкы, Ватан елъязмасына зур хәрефләр белән уелган фидакарьлегегезне һич онытмабыз. Сез безгә – тыныч тормыш, дәүләткә чын мәгънәсендә бәйсезлек бүләк иттегез. Аның белән бүген бөтен дөнья санлаша. Сезнең алда тагын бер кат түбәнчелек белән баш иябез һәм тирән ихтирам хисләрен җиткерәбез.
Сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз безне яңа адымнарга этәрә, рухыбызны тагын да ныгыта, Россиядәге халыкларны үзара берләштереп, замана сынауларына лаеклы җавап бирергә ярдәм итә.
Сезгә ияреп, бүген ир-атларыбыз янә Ватан азатлыгы сагына басты. Аларның какшамас кыюлыгы, каһарманлыгы һәм ихтыяр көче тарихи хакыйкатьне, Бөек Ватан сугышының кыйммәтле сабакларын онытырга ирек бирмәс. Без тарих битләрен үзгәртергә һәм ата-бабаларыбызның бар дөньяда тынычлык урнаштыру хакына кылган гамәлләрен түбәнсетергә юл куймабыз.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртучанлыгын тоеп, озак еллар яшәвегезне телим!
Казан шәһәре мэры И.Р.Метшин», – диелә котлауда.