М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Тантанада республика рәисе Рөстәм Миңнеханов ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә һәм хәрби хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды. Чарада Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Театр каршындагы мәйданчыкта кунакларны балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары һәм волонтерлар каршы алды. Учреждение холлында фронт һәм тыл геройларына, Татарстанның Җиңүгә керткән өлешенә багышланган архив документлары һәм фотосурәтләре күргәзмәсе оештырылган иде.
«Җиңү көне – һәрберебез өчен изге бәйрәм. Ул – халык даны, горурлык һәм кайгы көне. Еллар узган саен Бөек Җиңүнең дә тарихи әһәмияте арта бара», – диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.
«Бүген без сугыш кырларында үлемгә каршы барган ветераннарны, фронтны кирәк-ярак белән тәэмин итү өчен үзләрен аямаган тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез. Сугыштан соңгы елларда илебезне хәрабәләрдән күтәргән һәркемгә рәхмәт сүзләре әйтәбез», – дип ассызыклады ул.
Яу кырларында ятып калган һәм сугыштан соң вафат булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Республика рәисе билгеләп үткәнчә, Бөек Җиңү бөтен ил халкы белән бергә яулана. Ә хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин иткән сәнәгать предприятиеләренең уртак эшкә керткән өлеше аеруча зур. Хәзерге вакытта республикада «Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945 еллар» дигән мактаулы исемне 22 завод йөртә.
«Кадерле ветераннар! Сезнең гаделлекнең җиңеп чыгасына какшамас ышанычыгыз һәм Ватанга тугрылыгыгыз безнең өчен һәрвакыт югары әхлак һәм чын патриотизм өлгесе булачак. Үсеп килүче буынны Җиңүгә ирешкән халыкның батырлык үрнәкләрендә тәрбияләү – изге бурычыбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Залда махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар иде. Республика рәисе аларны аерым сәламләде: «Бүген Ватанны һәм аның киләчәген махсус хәрби операциядә катнашучылар яклый. Алар – үз иленең чын патриотлары, батыр ата-бабалары эшен лаеклы дәвам итүчеләр».
Ул бәйрәм кунакларына нык сәламәтлек, күңел җылысы һәм озын гомер теләде. Соңрак бүләкләү тантанасы узды. Республика рәисе «Алтын Йолдыз» медален узган елның октябрендә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Россия Герое Владимир Козинның хатынына тапшырды.
ТРның «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Капитолина Винокурова, Елизавета Ефимова, Ольга Костюхина, Азат Мөхетдинов һәм Анастасия Полевова бүләкләнде.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медаленә подполковник Тимур Хәбибуллин, кече сержант Андрей Кондеев, лейтенант Антон Вяткин һәм ефрейтор Рөстәм Гамбәров лаек булды.
Республиканың кайбер иҗтимагый оешмалары Татарстан рәисенең Рәхмәтен алды. «Радиоприбор» акционерлык җәмгыятенә һәм Татарстан агач эшкәртү комбинатына Рөстәм Миңнеханов «Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945 еллар» мактаулы исемен бирү турында таныклык тапшырды.
Видеорепортаж