Бүген Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Андреев залында Россия Президенты Владимир Путинның инаугурация тантанасы узды. Тантаналы төстә ант биргәннән соң, ул яңа вазифада ил гражданнарына беренче мөрәҗәгате белән чыкты.
Владимир Путин чыгышын махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм бүген Ватан өчен көрәшүчеләрне искә алудан башлады. Ул Россиянең катлаулы чорны лаеклы уза алачагына һәм илнең үсеш максатларына ирешүгә юнәлдерелгән масштаблы проектларны уңышлы гамәлгә ашырачагына ышаныч белдерде.
«Илне һәм төбәкләрне үстерү буенча карарларыбыз нәтиҗәле һәм гадел булырга, гаиләләрнең иминлеген арттырырга, тормыш сыйфатын яхшыртырга тиеш. Без Россияне ышанычлы һәм намуслы партнер итеп күргән барлык илләр белән яхшы мөнәсәбәтләрне ныгыту яклы булдык һәм булачакбыз», – дип ассызыклады дәүләт башлыгы.
«Ышанычыгызны аклар өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләячәкмен. Моның өчен дәүләт башлыгының Конституциядә язылган барлык вәкаләтләрен кулланачакмын. Шул ук вакытта ассызыклап үтәм: әлеге эшнең нәтиҗәләре безнең бердәмлегебезгә һәм оешканлыгыбызга, Ватанга файда китерергә, аны якларга, тулы көчкә эшләргә омтылуыбызга да бәйле», – дип белдерде Владимир Путин.
Россия Президенты үз чыгышын тәмамлагач, артиллерия орудиеләреннән тантаналы 30 залп яңгырады.
Чарада кунаклар сыйфатында Татарстан делегациясе составында республика рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, төбәктән Дәүләт Думасына сайланган депутатлар катнашты.
Тантанадан соң Илсур Метшин Владимир Путин ярдәме белән Татарстан башкаласында тормыш дәрәҗәсенең көннән-көн яхшыруын билгеләп үтте. Бүгенге көндә Казанда эшләп килә торган иң зур программалар арасында йортларны һәм юлларны капиталь ремонтлауны атарга мөмкин. Моннан тыш даими рәвештә эре халыкара чаралар үткәрелә, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт объектлары, поликлиникалар төзү, паркларны һәм скверларны төзекләндерү белән бәйле илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла.
«Бүген мин мөһим тарихи вакыйганың шаһиты булу бәхетенә ирештем. Казандагы зур үзгәрешләр Владимир Владимирович Путин исеме белән бәйле, алар шәһәр мохитенең сыйфатын һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирде», – диде мэр.
Хәзерге вакытта Казанда метрополитен, меңләгән квадрат метр мәйданда торак йортлар, татар театры бинасы төзелә, ә якын арада җәмигъ мәчете төзелешенә керешәчәкләр.
«Без моңа кадәр ирешкән казанышларда туктап калырга җыенмыйбыз. Казанлылар узган президент сайлауларында күпчелек тавыш белән үз сүзен әйтте: ярдәмне тоябыз, аның өчен рәхмәтлебез һәм алга таба үсәргә телибез. Владимир Владимировичның шәһәрләрне ишетүен һәм анда яшәүчеләрнең таләп-ихтыяҗларына җавап бирүен күрәбез. Алда безне яңа үзгәрешләр көтәчәгенә, аларның Казан һәм аның халкы тормышына уңай йогынты ясаячагына ышанам», – дип белдерде шәһәр башлыгы.
Казанда сәнәгать җитештерүе, кече һәм урта бизнес үсештә. «Барлык эре үзгәрешләр туризм өлкәсен үстерү өчен нигез булды, узган ел Казанга дүрт миллион турист килде. Шәһәрдә күзәтелә торган уңай демографик вазгыять һәм балалар саны өзлексез арту ТР башкаласының иминлеге турында сөйли. Шәһәр киңәя, бар җирдә төзелеш краннары эшли. Идел өстендә меңьеллык шәһәр ритмы әллә кайдан ишетелә. Бүген илебез тотрыклы үсештә булган шушындый шәһәрләрдән төзелә», – диде Илсур Метшин.
Сәяси блок әгъзаларыннан тыш, тантанада традицион рәвештә Россия Геройлары, суд системасы, дипломатик корпус, төп дини конфессияләр вәкилләре, сайлау штабы әгъзалары һәм президентның ышанычлы затлары, төрле иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр җитәкчеләре, чит ил кунаклары катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Россия президентын сайлаулар 2024 елның 15-17 нче мартында узды. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Владимир Путин 87,28% тавыш җыйды. Татарстан башкаласында Россия президентын сайлауларда катнашкан тавыш бирүчеләр саны буенча рекорд куелды – әлеге күрсәткеч 72,7% ны тәшкил итте.