Узган ял көннәрендә «Аккош» урман-паркында узган «Вместе просто» гаилә экофестивалендә 3 меңнән артык кеше булды. Оештыручы булып шәһәр мэриясе ярдәмендә «Казаноргсинтез» чыкты. Бу хакта Башкарма комитетта эшлекле дүшәмбедә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.
«СИБУР»га зур рәхмәт, ширкәтнең социаль җаваплылыгының яхшы, якты һәм күрсәтмә үрнәге. Бүген экологик көн тәртибе безнең өчен бик мөһим һәм актуаль. Предприятиеләрнең моңа шундый игътибар бирүенә без бик шат», — диде мэр Илсур Метшин.
Владимир Жаворонков сөйләвенчә, кунаклар арасында балалар һәм өлкәннәр өчен белем бирү программасы һәм экологик мастер-класслар зур кызыксыну уяткан. «Чара форматы һәм шәһәр халкының аңа карата кызыксынуы буенча без кешеләргә экологик көн тәртибенең ни дәрәҗәдә кызыклы булуын һәм казанлыларның үз районнарының һәм шәһәрләренең яшелләнүе белән ничек кызыксынуларын күрәбез. Шунысы мөһим, мондый чаралардан кешеләр яңа белемнәре һәм файдалы «яшел гадәтләре» белән кайталар», – дип билгеләде спикер.
«Казаноргсинтез» фестивалендә «Синең яшел гадәтләрең» экологик программасын – предприятиеләрдә шәһәр мэриясе һәм район администрациясе белән берлектә гамәлгә ашырылган экологик чистарту проектларын тәкъдир итте. Бу мәктәпләрдә экодәресләр, «Аккош» урман-паркында экосукмаклар, ТР Милли китапханәсендә экокиштәләр, «Чиста уеннар» форматындагы өмәләр һәм башкалар.
Программа белән танышырга һәм проектларда катнашу өчен зеленыепривычки.рф сайтында гариза бирергә мөмкин.
10 гектар мәйданда предприятиенең үзеннән һәм аның партнерларыннан 30 интерактив мәйданчык һәм тематик зона җәелдерелде. Алар арасында шәһәр халкы һәм аларның балаларына ошаган шөгыльләр дә бар иде: шәһәр хушбуе ясау буенча мастер-класслар, пластик эшкәртү дәресләре, апсайклинг остаханәләре.
Бәйрәмгә яңа активлыклар да әзерләнде: табигать фотосы, экологик граффити, агач утырту һәм музыка язу буенча мастер-класслар. Аларны урман-паркын үстерү турындагы әңгәмәләр, Татарстан урманнары турындагы хикәяләр һәм фәнни лекцияләр тулыландырды.
Шулай ук «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК ярдәме белән мәйданчыкта калдыкларны аерым җыю оештырылды. Фестиваль кунакларына чүп-чарны дөрес итеп сортларга аерырга волонтерлар ярдәм итте. Калдыкларны пластик, катнаш һәм сортларга аерылмый торган предметлар өчен махсус бүленгән чүп савытларына җибәргәннәр. Фестивальдә су икенчел пластик катнашында җитештерелгән vivilen дип аталган яңа төрле савытта тәкъдим ителде.
«Вместе просто» фестивале бизәге сыйфатында кулланылган барлык төзелешләр алга таба файдалану өчен «Кот и пес» йортсыз хайваннарга ярдәм хәйрия фондына җибәрәчәкләр.
Бәйрәм хедлайнерлар чыгышы белән тәмамланды – сәхнәгә җырчы Tatarka һәм Tesla boy төркеме чыкты.