Бүгенгә Казанда планлаштырылган 17 җәмәгать мәйданының алтысын төзекләндерү эшләре тәмамланган. Эшләр ике программа буенча бара – «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты (алты объект) һәм республика акчалары исәбеннән (11 объект). Паркларда һәм скверларда 11 фонтан төзәтелгән, шулай ук быел 12 яңа бәдрәф модуле урнаштырылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
«Бу көндәлек иҗади һәм күп көч таләп итә торган эш. Ә һава шартлары әле бер, әле икенче төрлегә әйләнә. Без иҗтимагый киңлекләрне яңартуның беренче баскычын узабыз. Шул ук Петров паркында беркайчан да капиталь ремонт булмады. Без яңа иҗтимагый киңлекләр – Серов урамындагы сквер, Акчарлак күлләре, Кремль яр буендагы балалар паркы һәм Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасы белән дә тулыланабыз», – диде мэр Илсур Метшин.
Ул билгеләп үткәнчә, һәр иҗтимагый киңлек шәһәр копилкасына керә һәм ТР башкаласының яшел каркасын арттырырга ярдәм итә. «Иң мөһиме – безнең халык паркларны үзләре, гаиләләре һәм анда уйнарга килгән балалары белән тулыландыра. Бу иң төп нәтиҗә, без нәкъ шуның өчен эшлибез дә», – дип өстәде мэр.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, Казанда иҗтимагый киңлекләрне арттырудан тыш, башка – системалы җиңүләр дә бар. «Без компетенцияләрдә үсәбез, бу – дизайн һәм эскиз проектлардан башлап һәм башкарып чыгу белән тәмамлап, бөтенләй башка кешеләр кулы. Кече архитектура формаларын безнең республика территориясендә, шул исәптән Татарстан башкаласында да күпләр ясый. Гадәти эш кебек тоелса да, һәр парк һәм скверда яшәүче хөрмәтле халык белән фикер алышканнан соң, без яңа әйберләрне эшкәртәбез», – диде Илсур Метшин.
Август ахырына кадәр ТР төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверында кече архитектура формалары һәм балалар җайланмалары урнаштырылачак
Карбышев урамындагы ТР төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверы федераль программа буенча төзекләндерелә. Бүгенге көндә монда тротуарлар төзекләндерелгән, фонтан буендагы коймалар, өстәмә яктырту һәм видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Август ахырына кадәр территорияне кече архитектура формалары (КАФ), балалар җиһазлары белән җиһазландырачаклар, шулай ук анда спорт мәйданчыклары оештырылачак.
«Казан-2» тимер юл вокзалы янындагы скверны төзекләндерү ахырына якынлаша. Бу киңлектә юллар, ял итү зоналары һәм КАФлары барлыкка килде. Хәзер бригадалар навигация элементларын урнаштыралар. Территория көзге чорда яшелләндереләчәк.
Киров районында Петров паркын реконструкцияләү башланды. Ярты гектар мәйданда быел кече һәм өлкән яшьтәге балалар өчен мәйданчыклар, юллар һәм яктырту яңартылачак. Эшләр җылылык челтәрләрен алыштыру белән бергә башкарыла. Тиешле финанслау булган очракта, паркны реконструкцияләүне тулысынча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә төгәлләү планлаштырыла, дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Зур Акчарлак күлендә белгечләр экологлар тәкъдиме буенча июль аенда эшкә керештеләр. Бу оя кору чорында акчарлакларны борчымас өчен кирәк иде. Паркны төзекләндерү тәмамлангач, халык эскәмияләр һәм пирс белән ял итү зонасы, күзәтү мәйданчыгы, каһвәханә һәм җәмәгать бәдрәфләре булган зур булмаган павильонлы булачак. Шулай ук эшләр нәтиҗәсендә, Адоратский урамы белән яңа җәяүлеләр элемтәсе барлыкка киләчәк.
«Бутлеров һәм Толстой урамнары чатында, 3 нче бала тудыру йорты янында, зур булмаган скверны төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Хирург Александр Вишневский һәйкәле янында эскәмияләр, өстәмә яктырту һәм яшелләндерү белән ял итү зонасы барлыкка киләчәк. Монда заманча брусчатка салынган инде», – дип уртаклашты спикер.
Быел Серов урамындагы бульварның беренче – «Ярдәм» мәчетеннән сулыкка кадәр булган өлеше ачылачак. Парк сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ихтыяҗларына тулысынча яраклаштырылачак. Хәзер биредә спорт зоналарына җайлаштырылган тренажерлар урнаштырыла, вакыйгалар зонасы, балалар өчен уен зоналары, бочча уйнар өчен мәйданчык җиһазландырыла. Бульвар буенда парковка өчен, шул исәптән азмобильле кешеләр өчен дә, урыннар эшләнә.
Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы территориясен төзекләндерү 10 нчы октябрьгә төгәлләнәчәк
Казансу яр буендагы «Елмай» балалар паркында республика акчалары хисабына хәзер Казанда иң зур мәйданчык урнаштырыла, күзәтү мәйданчыгы булган, 2 мең кызылча (кизил) куагыннан торган табигый лабиринт утыртыла. Бригадалар тыныч ял итү зоналарын, сәхнә һәм аланнар белән вакыйгалар өчен мәйданчыкны төзекләндерә, мастер-класслар өчен кафе һәм җәмәгать бәдрәфләре белән павильон урнаштырыла.
Балалар паркы белән бергә Фукс бакчасы да төзекләндерелә. Монда яшелләндерүгә аерым игътибар бирелә, чөнки Карл Фукс табиб һәм ботаник булган. Скверда брусчатканы алыштырганнар инде, ә хәзер парк җиһазларын һәм чуеннан тарихи стильдәге яктырту баганаларын урнаштыралар. Белгечләр керү зоналарын торгызалар. Шулай ук тау битендә яңа баскыч барлыкка киләчәк, ул Фукс бакчасын «Елмай» паркы белән тоташтырачак.
Горький исемендәге паркның керү төркемен төзегәндә, инженерлык челтәрләрен күчерү белән бәйле проблемалар барлыкка килде, әмма мәсьәләләр хәл ителде, дип сөйләде Игорь Куляжев. Җир асты җәяүлеләр кичүе инде тәмамланган диярлек – ул керү төркеме төзелгәннән соң ачылачак. Бүгенге көндә мемориаль комплексны тышлау һәм паркка керү урынын яшелләндерү эшләре төгәлләнә. Алдарак эшчеләр монумент белән Арча зираты арасындагы борылыш элмәгендәге яшел зоналарны төзекләндергәннәр иде. Объектны 30 августта ачу планлаштырыла.
Тагын бер мөһим бурыч – Түбән Кабан күле буенда төзелә торган Г.Камал театры бинасы янындагы территорияне төзекләндерү. «Бинаның үзәк керү урыны каршында театр мәйданы һәм ял итү зоналары булган театр бакчасы урнашачак. Театр белән яр буе арасында вакыйгалар мәйданчыгы һәм амфитеатр барлыкка киләчәк. Яр буендагы җәяүле юллар бина тирәли маршрутлар белән яңартылачак, шулай ук суга керү мөмкинлеге булган пирс ясалачак», – дип сөйләде җитәкче урынбасары.
Территорияне яшелләндерүгә 1 сентябрьдә керешәчәкләр – эшчеләр театр урманы булдырачаклар, ул күл буеның турыдан-туры дәвамы булачак. Яңа театр янында шулай ук парк барлыкка киләчәк. Эшләр 10 октябрьгә кадәр тәмамланачак.
«Татарстан көзгеләре» экологик проекты буенча Казан чикләрендә Зур Зәңгәр күлгә якын территорияләр төзекләндерелә. Казансу елгасына койган урында су үзенчәлекләрен югалтмыйча коенуны тәэмин итә торган ике куркынычсыз коену урыны җиһазландырылган. Территориядә юллар, суга төшү, көймә станцияләре һәм пирслар оештырылган. Эшчеләр керү юлын киңәйткәннәр, җәяүлеләр өчен куркынычсыз хәрәкәт итү өчен яктырткычлы тротуар һәм прокат пункты белән экологик капкалар ясаганнар.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Меңьеллык паркы, Котельников һәм Коротченко скверлары, Бауман урамында, Казан Кремле диварлары янындагы Меңьеллык мәйданы һәм Булак инешендә эшләр тәмамланган.
Белинский скверында 10 еллык тәнәфестән соң беренче тапкыр фонтан эшли башлады
Быел парк һәм скверларда, шул исәптән Лядский бакчасында, Тинчурин скверында, «Крылья Советов» паркында, Совет мәйданында, «Ак чәчәкләр» бульварында 11 фонтан ремонтланды. Монда насос җиһазлары, светодиодлы яктырткычлар, гранит плитәләр, идарә щитлары һәм башка детальләр яңартылган.
Белинский скверында 10 еллык тәнәфестән соң беренче тапкыр фонтан эшләтеп җибәрделәр. Эшчеләр модульле фонтан һәм идарә щиты урнаштырдылар, гидроизоляцияле керамогранит плитәләр җәйделәр.
Казанда сигез җәмәгать бәдрәфен ремонтладылар
Быел ТР башкаласында 12 яңа заманча бәдрәф модуле барлыкка килде. «Барлык проектлар да бердәм концепциядә, азмобильле кешеләр һәм кечкенә балалары булган ата-аналарның ихтыяҗларын исәпкә алып эшләнгән. Бүгенгә сигез модуль инде ачылган, тагын дүртесе буенча соңгы кисәтүләр бетерелә», – дип хәбәр итте Игорь Куляжев.
Шулай ук сигез җәмәгать бәдрәфендә зыян килгән һәм тузган элементлар алыштырылды, түбә ремонтланды, тышлыклар һәм сантехник җиһазлар яңартылды.