Махсус хәрби операциянең 100 дән артык ветераны һәм аларның гаилә әгъзалары IT-белгечлекләргә бушлай белем ала алачак. Тугыз ай эчендә студентлар программалаштыру телен үзләштерәчәк, веб-кушымталар эшләргә, үз проектларын тормышка ашырырга, нейрон челтәрләре һәм машина күрүе белән эшләргә өйрәнәчәк. Urban университетында бушлай курс IT-өлкәдә эш тәҗрибәсе булмаган студентларга исәпләнгән, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова.
Шәһәрдә МХОдә катнашучыларның гаиләләре белән эш даими алып барыла, Казан мэры Илсур Метшин алар белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә һәм ярдәмнең яңа ысулларын табарга кушты. «Әйләнеп кайтканнан соң кемдер белгечлек буенча эшен дәвам итәчәк, әмма кайберәүләр объектив сәбәпләр аркасында яки теләге булмау сәбәпле үз һөнәрләренә кире кайта алмаячак. МХОдә катнашучыларның гаилә әгъзаларын да кызыксындыру мөмкинлеге бар. Бу эшне бергә башкару мөһим», – диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтовага республика органнары белән берлектә махсус операциядән кайтучы сугышчыларга социаль ярдәм күрсәтүне оештыруны йөкләде: «Бу бик мөһим эш. Әйдәгез, хөкүмәт, вәкаләтле органнардан коллегалар белән бергә бу проблеманы медицина ярдәменнән башлап, эшкә урнашу белән тәмамлап, комплекслы хәл итик».
Ирина Смирнова сүзләренчә, Urban университетында уку 11:00 сәгатьтән -22:00 сәгатькә кадәр дәресләр графигы белән 12 кешелек төркемнәрдә узачак. Уку процессы ашау һәм ял итүгә тәнәфесләр белән 90 минутлык семинарларны үз эченә ала. Төп уку алты ай дәвам итә һәм Иннополиста атнага дүрт семинарны үз эченә ала – трансфер, заманча компьютерларда уку, түләүсез китапханә каралган. Алга таба студентларны команда проектлары өстендә эшләүне үз эченә алган өч айлык стажировка көтә.
«Һәр студентка куратор һәм укуда ярдәм итәр һәм терәк булыр өчен укытучы беркетеләчәк. Моннан тыш, карьера үзәге белгечләре һәм тәҗрибәле тим-лидлар консультацияләр алу мөмкинлеге булдырып, студентларны эш бирүчеләр белән әңгәмәләргә әзерләячәкләр», – дип ачыклык кертте Ирина Смирнова.
+7(843)223-19-00 телефоны (Казанның социаль сәясәт идарәсе) яки сылтама буенча укырга гариза бирергә һәм өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин.
Хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен бушлай курслар эшләтеп җибәрү инициативасы белән Urban университеты үзе чыгыш ясады – ул аккредитацияләнгән IT-компания һәм «Сколково» инновацион үзәге резиденты. Шәһәр Башкарма комитеты белән хезмәттәшлек турындагы килешүгә җәй көне кул куелды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында хәрбиләр, Лисичанск һәм Рубежныйда яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю пунктлары эшләвен дәвам итә. «Без барлыгы 1,5 мең тонна гуманитар йөк һәм 15 колонна җибәрдек – бу 78 фура. Без бу эшне дәвам итәчәкбез», – дип ышандырды Илсур Метшин.
МХОдә катнашучы гаиләләрдән 3 меңгә якын укучы мәктәпләрдә бушлай туклана. Балалар бакчаларына түләүсез нигездә 1568 бала йөри. Район хакимиятләре 3686 транспорт картасы һәм тагын 6 меңгә якын «Батыр» картасы биргәннәр, алар буенча мәдәни һәм спорт объектларына бушлай йөрергә мөмкин. Ташламалар турында өстәмә мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган.